Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

74 НЧЕ ҖЫР

Патшалык җырына кушыл!

Патшалык җырына кушыл!

(Зәбур 98:1)

  1. 1. Без Патшалык җырын бергә җырлыйбыз.

    Аны ятлап, безнең белән җырла.

    Көе матур, күркәм бар сүзләре дә.

    Аллаһыны шатлык белән данла.

    КУШЫМТА:

    Кил Йәһвәнең хозурына.

    Өметеңне аңа багла.

    Патшалыгын шушы җырда данлыйбыз.

    Йәһвә Алла лаек бөтен данга.

  2. 2. Без Мәсихне Патша итеп таныйбыз,

    Хакимлеге бөтен җирдә булыр.

    Аллаһының тәкъва угыллары да

    Патшалыкны мирас итеп алыр.

    КУШЫМТА:

    Кил Йәһвәнең хозурына.

    Өметеңне аңа багла.

    Патшалыгын шушы җырда данлыйбыз.

    Йәһвә Алла лаек бөтен данга.

  3. 3. Бар кардәшләр яңа җыр башкаралар.

    Безгә бу җыр якты өмет бирә.

    Башкаларны: «Кушыл»,— дип чакырабыз,

    Чакыруны алар кабул итә.

    КУШЫМТА:

    Кил Йәһвәнең хозурына.

    Өметеңне аңа багла.

    Патшалыгын шушы җырда данлыйбыз.

    Йәһвә Алла лаек бөтен данга.