84 НЧЕ ҖЫР
Хезмәтне киңәйтәбез
-
1. Чын шатлыкны нәрсә бирер?
Канәгатьлек кайдан килер?
Йәһвә моны төгәл белә,
Күп ишекләр безгә ача.
КУШЫМТА:
Хезмәтне киңәйтеп,
Йәһвәне данлыйк.
Зур ихтыяҗ булган җирләргә
Шатланып барыйк.
-
2. Әз вәгазьче булган җирдә
Бик күп эшләр безне көтә.
Анда күчеп, ярдәм итик,
Хакыйкатьне уртаклашыйк.
КУШЫМТА:
Хезмәтне киңәйтеп,
Йәһвәне данлыйк.
Зур ихтыяҗ булган җирләргә
Шатланып барыйк.
-
3. Төрле телләр өйрәнгәндә,
Төзелештә катнашканда,
Яхшы хәбәр җиткерелә.
Андый эшләр шатлык бирә!
КУШЫМТА:
Хезмәтне киңәйтеп,
Йәһвәне данлыйк.
Зур ихтыяҗ булган җирләргә
Шатланып барыйк.
(Яхъя 4:35; Рәс. 2:8; Рим. 10:14 дә кара.)