Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

89 НЧЫ ҖЫР

Тыңла, төшен һәм куллан

Тыңла, төшен һәм куллан

(Лүк 11:28)

  1. 1. Мәсих сүзен үтәргә тырышабыз.

    Әмерләре китерә зур файда.

    Фатихалар мул итеп урачакбыз,

    Ишеткәнне куллансак тормышта.

    КУШЫМТА:

    Тыңла, төшен һәм куллан,

    Ур фатиха соңыннан.

    Син бәхетле булырга теләсәң,

    Тыңла, төшен һәм куллан.

  2. 2. Үз йортыңны кыяда син төзерсең,

    Йәһвә Сүзен гамәлдә кулланып.

    Тормышыңда җил-давыл башланса да,

    Синең йортың какшамас, нык калыр.

    КУШЫМТА:

    Тыңла, төшен һәм куллан,

    Ур фатиха соңыннан.

    Син бәхетле булырга теләсәң,

    Тыңла, төшен һәм куллан.

  3. 3. Бик күп җимеш агачлар китерәләр,

    Агым сулар буенда үскәндә.

    Шулай ук син уңышлы булачаксың,

    Бала кебек буйсынсаң Йәһвәгә.

    КУШЫМТА:

    Тыңла, төшен һәм куллан,

    Ур фатиха соңыннан.

    Син бәхетле булырга теләсәң,

    Тыңла, төшен һәм куллан.