92 НЧЕ ҖЫР
Патшалык Залы Аллаһыга дан китерә
-
1. Йәһвә, без шатлык кичерәбез,
Бергә җыелып бу Залда.
Аны без бүген багышлыйбыз.
Мактау китерсен ул сиңа.
Сиңа бүләкләр китерсәк тә,
Бирәбез синнән алганны —
Безгә көч-сәләт син бирәсең,
Шуңа төзедек бу Залны.
КУШЫМТА:
Без багышлыйбыз бу Залны
Сиңа, Аллабыз Йәһвә.
Зинһар, кабул ит бу йортны.
Син лаек бөтен данга.
-
2. Синең йортыңны кадерлибез,
Яхшы шаһитлек ул бирә.
Тәртип, чисталык без сакларбыз
Яңа Патшалык Залында.
Йәһвә, без сиңа рәхмәтлебез —
Бирдең гыйбадәт урыны.
Монда тырышып өйрәнербез
Синең кадерле Сүзеңне.
КУШЫМТА:
Без багышлыйбыз бу Залны
Сиңа, Аллабыз Йәһвә.
Зинһар, кабул ит бу йортны.
Син лаек бөтен данга.
(1 Пат. 8:18, 27; 1 Елъ. 29:11—14; Рәс. 20:24 дә кара.)