Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Син унике рәсүлнең исемнәрен беләсеңме?

Син унике рәсүлнең исемнәрен беләсеңме?

Йөкләргә:

  1. 1. Гайсә җирдә булган чакта, яхшы дуслар тапкан.

    Унике рәсүл дип аларны ул атаган.

    Чирләрдән Гайсә савыктырган. Рәсүлләр моны күргән.

    Аларның исемнәрен син беләсеңме яттан?

    КУШЫМТА:

    Петер, Ягъкуб, Яхъя, Әндри,

    Филип, Томас, Яһүд, Маттай,

    Башка Ягъкуб, Шимун белән Фаддай,

    Һәм онытмыйбыз: Бартолмай.

  2. 2. Унике рәсүл Гайсә белән йөргән.

    Гайсәне тыңлап, алар күп вәгазьләгән.

    Берсе тугры калмаган, ул хыянәт иткән.

    Аларның исемнәрен без яхшы белик яттан.

    КУШЫМТА:

    Петер, Ягъкуб, Яхъя, Әндри,

    Филип, Томас, Яһүд, Маттай,

    Башка Ягъкуб, Шимун белән Фаддай,

    Һәм онытмыйбыз: Бартолмай.