Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРГӘ АҢЛАТМА

Римлыларга 15:13: «Өмет бирүче Аллаһы... сезне зур шатлык һәм чиксез тынычлык белән сугарсын»

Римлыларга 15:13: «Өмет бирүче Аллаһы... сезне зур шатлык һәм чиксез тынычлык белән сугарсын»

 «Өмет бирүче Аллаһы, сез аңа таянганга, изге рухның кодрәте ярдәмендә өметегез ныгый барсын өчен, сезне зур шатлык һәм чиксез тынычлык белән сугарсын» (Римлыларга 15:13, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).

 «Изге Рухның кодрәте аша өметегез артканнан-арта барсын өчен, өмет бирүче Аллаһы сезне иманыгызда бар шатлык һәм иминлек белән сугарсын» (Римлыларга 15:13, Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе)

Римлыларга 15:13 нең мәгънәсе

 Бу сүзләр белән рәсүл Паул үз теләген белдергән: ул Аллаһының имандашларына шатлык һәм тынычлык бирүен теләгән. Бу яхшы сыйфатлар Аллаһы биргән өмет белән һәм изге рухның кодрәте белән бәйле.

 Аллаһы биргән өмет турында аның Сүзеннән, Изге Язмалардан белеп була. Римлыларга 15:4 буенча, Изге Язмаларда «элек язылганнарның барысы да, чыдамлыгыбыз һәм Язмалар аша бирелгән юаныч ярдәмендә бездә өмет булсын дип, безгә үгет-нәсыйхәт бирер өчен язылган». Изге Язмаларда Аллаһы бүген тормышны өметсез итә торган проблемаларны юк итәргә вәгъдә итә дип әйтелә. Мәсәлән, ярлылык, гаделсезлек һәм үлем инде бүтән булмаячак (Ачылыш 21:4). Бу вәгъдәләрен үтәр өчен, Аллаһы Гайсә Мәсихне кулланачак. Әйе, безнең яхшырак киләчәккә өметебез бар! (Римлыларга 15:12).

 Аллаһы биргән өмет «ныгый барсын өчен» безгә аңа өметләнеп торырга кирәк. Аллаһы турында күбрәк белем алган саен аңа ышанычыбыз да арта һәм без аңа тулысынча таянып була икәнен күрәбез (Ишагыя 46:10; Титуска 1:2). Аллаһы биргән өмет ярдәмендә, кеше, хәтта авырлыклар кичереп торса да, шатлыгын югалтмый һәм үзен тыныч хис итә (Римлыларга 12:12).

 Тынычлык, шатлык һәм өмет Аллаһының эш итүче көче белән, «изге рух» белән бәйле. a Аллаһы изге рухны үз вәгъдәләрен үтәр өчен куллана һәм бу өмет бирә. Бу рух, шулай ук, кешеләрдә шатлык һәм тынычлык кебек яхшы сыйфатлар үстерә (Гәләтиялеләргә 5:22).

Римлыларга 15:13 нең контексты

 Римлыларга язылган хат Рим шәһәрендә яшәүче мәсихчеләргә юлланган булган. Аларның кайберләре чыгышы белән яһүд булган, калганнары башка халык кешеләре булган. Аларның чыгышлары һәм культуралары төрле булса да, Паул аларны бер фикердә булырга һәм эшләрендә бердәм булырга өндәгән (Римлыларга 15:6).

 Паул Рим мәсихчеләренең исләренә төшергән: Аллаһы инде күп еллар элек бар халыклар аны бердәмлектә мактаячак дип пәйгамбәрлек иткән булган. Моны исбатлар өчен, Паул Еврей Язмаларыннан b 4 тапкыр өзек китергән (Римлыларга 15:9—12). Паулның шуны әйтәсе килгән: Мәсих хезмәтеннән файда яһүдләр белән бергә башка халыклар да ала. Аллаһы биргән өмет бу ике төркемгә дә кагыла. Шулай итеп, Римдагы бар җыелышлар, үзләренең чыгышларына карамастан, бер-берсен «кабул итәргә» тиеш булган, ягъни бер-берсенә карата кунакчыл һәм игелекле булырга тиеш булган (Римлыларга 15:7).

a Күбрәк белер өчен, «Изге рух нәрсә ул?» дигән мәкаләне укыгыз.

b Еврей Язмалары кайвакыт Иске Гаһед дип атала.