Төп мәгълуматка күчү

Аллаһының миңа карата ихтыяры нинди?

Аллаһының миңа карата ихтыяры нинди?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Аллаһыны яхшы белегез, аңа якынлашыгыз, аны бөтен йөрәк белән яратыгыз һәм аңа тырышып хезмәт итегез. Бу аның ихтыяры (Маттай 22:37, 38; Ягъкуб 4:8). Аллаһы ихтыярын үтәү нәрсәне аңлата? Бу сорауга җавапны Гайсәнең өйрәтүләреннән һәм тормышыннан белеп була (Яхъя 7:16, 17). Гайсә Аллаһы ихтыяры турында сөйләү белән генә чикләнмәгән, ул аның буенча яшәгән дә. Аның тормыш максаты үз ихтыярын түгел, ә аны «җибәрүченең ихтыярын» үтәү булган (Яхъя 6:38).

Аллаһының ихтыярын белер өчен, берәр күренеш, билге яисә күктән тавыш кирәкме?

 Юк, чөнки бар кешеләр өчен Аллаһының хәбәре Изге Язмаларда язылган. Бу китапта кеше «һәркайсы игелекле эшкә әзер» булсын өчен кирәкле белем бар (2 Тимутигә 3:16, 17). Аллаһы аның үзегезгә карата ихтыярын белүегезне тели, моның өчен сезгә Изге Язмаларны өйрәнергә һәм «акылыгызны кулланырга» кирәк (Римлыларга 12:1, 2; Эфеслеләргә 5:17).

Мин Аллаһы ихтыярын үти аламмы?

 Әйе, чөнки Изге Язмаларда Аллаһының «әмерләре авыр түгел» дип әйтелә (1 Яхъя 5:3). Ләкин бу Аллаһының әмерләре буенча яшәү һәрвакыт җиңел булыр дигән сүз түгел. Бу тырышлыклар таләп итсә дә, алачак фатихаларыгыз күпкә күбрәк булыр. Гайсә болай дигән: «Аллаһы сүзен тыңлап, аны үтәүчеләр бәхетле!» (Лүк 11:28)