Төп мәгълуматка күчү

Ачылыш китабы. Анда нәрсә турында әйтелә?

Ачылыш китабы. Анда нәрсә турында әйтелә?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Изге Язмаларның Ачылыш дип аталган китабы грек телендә апока́липсис дип атала. Бу сүз «ачылыш» дип тәрҗемә ителә. Бу исем Ачылыш китабының исеменә туры килә, чөнки бу китапта башта яшерен булган нәрсәләр ачыклана һәм гасырлар узгач булачак вакыйгалар бәян ителә. Бу китаптагы күп кенә вакыйгаларның әле үтәләсе бар.

Эчтәлеге

Ачылыш китабын аңлар өчен кайбер мәгълүмат

  1.   Бу китаптагы хәбәр Аллаһы хезмәтчеләренә курку салмый, ә өмет бирә. Күп кенә кеше «апокалипсис» дигән сүзне ниндидер зур бәла-каза белән бәйләп кулланса да, бу китапның башында һәм ахырында аны укучы, аңлаучы һәм анда әйтелгәнне кулланучы бәхетле булачак дип әйтелә (Ачылыш 1:3; 22:7).

  2.   Бу китапта күп кенә нәрсә символ аша сурәтләнгән, шуңа күрә бу китаптагы сүзләрне туры мәгънәдә аңлау дөрес булмас иде (Ачылыш 1:1).

  3.   Күп кенә төп персонажлар, төшенчәләр һәм символлар Изге Язмалар китабының башка өлешләрендә дә кулланыла:

  4.   Китаптагы күренешләр «Хуҗабыз көнендә» үтәлә. Бу көн 1914 елда башланган. Ул вакытта Аллаһы Патшалыгы урнаштырылган һәм Гайсә Патша булып утырган (Ачылыш 1:10). Шуңа күрә Ачылыш китабында әйтелгәннең барысы безнең көннәрдә үтәлә дип әйтү дөрес булыр.

  5.   Ачылыш китабын аңлар өчен Аллаһыдан килүче зирәклек һәм ул китапны аңлаучы кешеләрнең ярдәме кирәк. Бу шулай ук Изге Язмаларның башка китапларын да аңлар өчен кирәк (Рәсүлләр 8:26—39; Ягъкуб 1:5).