Төп мәгълуматка күчү

Ачылыш китабының 13 нчы бүлегендәге 7 башлы ерткыч нәрсәнең символы?

Ачылыш китабының 13 нчы бүлегендәге 7 башлы ерткыч нәрсәнең символы?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Ачылыш 13:1 дә әйтелгән «җиде башлы ерткыч» — бөтендөнья сәяси системасының символы.

  •   Ул хакимлеккә, көчкә ия, аның тәхете бар, ә бу сәясәт белән бәйле булуны күрсәтә (Ачылыш 13:2).

  •   Ул «һәр кабилә, халык, тел һәм милләт өстеннән хакимлек» итә, шуңа күрә ул ниндидер бер илнең хөкүмәте түгел (Ачылыш 13:7).

  •   Бу ерткычка Даниял 7:2—8 дәге пәйгамбәрлектә әйтелгән дүрт ерткычның үзенчәлекләре хас: ул үзе капланга охшаш, аяклары аюныкы, авызы арысланныкы һәм ун мөгезе бар. Даниял пәйгамбәрлегендәге ерткычлар — патшалар яки патшалыклар итеп күрсәтелә, һәм алар чиратлашып бөтендөнья империяләре булып идарә итә (Даниял 7:17, 23). Шулай итеп, Ачылыш китабының 13 нчы бүлегендә күрсәтелгән ерткыч — җыелма сәяси оешма.

  •   Ул «диңгездән чыгучы» итеп күрсәтелә. Диңгез — котырынып торган кешелек. Нәкъ аннан кеше уйлап чыгарган хөкүмәтләр барлыкка килә (Ачылыш 13:1; Ишагыйя 17:12, 13).

  •   Изге Язмаларда ерткычның саны яки исеме 666 дип әйтелә һәм «бу — кеше саны» дип өстәлә (Ачылыш 13:17, 18). Димәк, Ачылыш китабының 13 бүлегендә әйтелгән ерткыч берәр рух я җен түгел, аңа кеше табигате хас.

 Халыклар бик сирәк кенә бер фикердә булгалый, ә менә Аллаһы Патшалыгына алар һич тә буйсынырга теләми, алар бар хакимлекне үзләренә алырга тели (Зәбур 2:2). Алар шулай ук, Гайсә Мәсих җитәкчелегендәге Аллаһы гаскәренә каршы күтәрелер өчен, бар көчләрен берләштерәләр. Бу сугыш Армагеддон сугышы дип атала һәм халыклар шул сугышта юк ителәчәк (Ачылыш 16:14, 16; 19:19, 20).

«Ун мөгезле һәм җиде башлы ерткыч»

 Изге Язмаларда кайбер саннар символик мәгънәгә ия. Мәсәлән, 10 һәм 7 саннары тулылыкны аңлата. Ачылыш китабының 13 нче бүлегендәге «ун мөгез» белән «җиде башның» мәгънәсен аңлар өчен, шул ук китапта, киләсе бүлекләрдә, әйтелгән «ерткыч сурәтенә» игътибар итәргә кирәк. Бу кызыл төсле ерткычның «ун мөгезе» һәм «җиде башы» бар (Ачылыш 13:1, 14, 15; 17:3). Изге Язмаларда җиде баш — «җиде патша», ягъни җиде хөкүмәтне аңлата дип әйтелә (Ачылыш 17:9, 10).

 Ачылыш 13:1 дә әйтелгән ерткычның җиде башы да җиде хөкүмәтне — төп сәяси көчләрне аңлата. Алар тарихта бөтендөнья державалар булган һәм Аллаһы халкын җәберләүдә төп рольне уйнаган. Бу — Мисыр, Ассирия, Бабыл, Мидия белән Фарсы, Греция, Рим һәм Англо-Америка державасы. Ун мөгез — бар булган аерым илләр (зурлары да, кечеләре дә). Шуңа күрә мондый нәтиҗә ясап була: һәр мөгездәге таҗ һәр халык һәм заманның төп сәяси көче идарә иткәндә шулай ук идарә итә.