Төп мәгълуматка күчү

Изге Язмаларда милләтара никахлар турында нәрсә әйтелә?

Изге Язмаларда милләтара никахлар турында нәрсә әйтелә?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Аллаһы ир-ат белән хатын-кызның никахлашуын, милләтләре төрле булса да, хуп күрә, чөнки Аллаһы каршында бар милләтләр бертигез. Изге Язмаларда: «Аллаһы кешеләрне аермый, ләкин... [кеше] кайсы гына халыктан булмасын, хуп күрә»,— дип әйтелә (Рәсүлләр 10:34, 35).

 Төрле милләт кешеләренең бертигез булуына һәм андый кешеләрнең никахларына кагылышлы Изге Язмалардан кайбер принципларны карап чыгыйк.

Бар милләтләр дә бер кешедән

 Җирдә яшәүче һәр кеше беренче кешеләр Адәм белән Хауваның оныгы дип әйтеп була. Изге Язмаларда Хаува «һәрбер тере затның анасы» дип атала (Яратылыш 3:20). Шуңа күрә Изге Язмаларда Аллаһы турында болай дип әйтелә: «Ул бер кешедән бөтен халыкларны бар итте» (Рәсүлләр 17:26). Кешенең милләте нинди генә булмасын ул кешелекнең бер гаиләсенең әгъзасы. Ни өчен соң, алайса, милләтара нәфрәт һәм бер-береңне аерып тору шулкадәр киң таралган?

Акыллы кешеләр киңәшләшә

 Аллаһы төрле милләт кешеләрнең никахларын хупласа да, кайбер кешеләр моңа башкарак карый (Ишагыйя 55:8, 9). Сез башка милләт кешесе белән никахлашырга җыенсагыз мондый сорауларны карап чыгыгыз:

  •   Гаиләгезгә басым ясалса моны сез ничек хәл итәрсез?

  •   Балаларыгызга, андый никахыгыз аркасында туган авырлыкларны җиңеп чыгарга ничек булышырсыз?

 «Киңәш эзләүчеләр» булсагыз никахыгызны күпкә бәхетлерәк итәрсез (Гыйбрәтле сүзләр 13:10; 21:5).