Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Төрле кешеләр белән дуслашыгыз

Төрле кешеләр белән дуслашыгыз

Авырлык

Үзебезгә ошамаган кешеләрдән читләшсәк, аларга карата тискәре карашыбыз үсәр генә. Һәм үзебезгә охшаган кешеләр белән генә дуслашсак, без үз уйларыбызны, хисләребезне һәм эшләребезне генә дөрес дип санарбыз.

Изге Язмалардагы принцип

«Йөрәгегезне киң итеп ачыгыз» (2 КӨРИНТЛЕЛӘРГӘ 6:13).

Бу нәрсәне аңлата? «Йөрәк» ул — кешенең хисләре һәм тойгылары. Без үзебезгә охшаган кешеләрне генә яратсак, йөрәгебез «ябык» һәм «тар» булыр. Шуңа күрә безгә үзебездән аерылып торган кешеләр белән дә дуслашырга кирәк.

Ни өчен бу файдалы?

Кеше белән яхшы танышкач, без аның ни өчен тегеләй я болай эш иткәнен аңлый башлыйбыз. Аның белән дуслашкач, без инде аның башка төркем кешесе булуын онытабыз. Без аны күбрәк кадерли башлыйбыз һәм аның кайгысын да, шатлыгын да уртаклашабыз.

Назари исемле хатын-кызның мисалын карап чыгыйк. Элек ул иммигрантларга карата тискәре карашта булган. Аңа бу карашны җиңәргә нәрсә булышкан? Ул болай дип сөйли: «Мин алар белән эшләдем һәм вакыт үткәрдем. Башка кешеләрнең алар турында сөйләгәннәре бөтенләй дөрес түгел булып чыкты. Башка культура кешесе белән дуслашканда, син аны инде стереотиплар буенча бәяләмисең, ә аны ярата һәм кадерли башлыйсың».

Нәрсә эшләп була?

Башка ил, милләт кешеләре белән аралашырга мөмкинлекләр эзләгез. Болай эшләп карагыз:

  • үзләре турында сөйләүләрен сорагыз

  • аларны үзегезгә кунакка чакырыгыз

  • аларны игътибар белән тыңлагыз һәм алар өчен нәрсә мөһим икәнен аңларга тырышыгыз

Тормыштагы вакыйгалар кешенең холкына ничек тәэсир иткәнен аңларга тырышсагыз, бу сезгә аның төркемендәге бар кешеләргә уңай караш белән карарга булышыр.