Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Фактларны җыегыз

Фактларны җыегыз

Авырлык

Еш кына тискәре караш ялган мәгълүматка нигезләнгән. Кайбер мисалларны карап чыгыйк.

  • Кайбер эш бирүчеләр хатын-кызлар фән я техника белән бәйле эшләрне башкарырга сәләтле түгел дип ялгыш уйлый.

  • Урта гасырларда Европада еврейләрне коеларны агулауда һәм чир-авыруларны таратуда нахакка гаепләгәннәр. Нацистлар идарәсе вакытында еврейләргә кабат яла якканнар. Бу юлы аларны Германиядәге экономик кризис булдыруда гаепләгәннәр. Ике очракта да бу еврейләргә карата тискәре карашны тудырган. Андый караш бүген дә чагыла.

  • Күп кенә кеше уйлавынча, физик кимчелеге булган һәркем кайгылы һәм моңсу.

Андый мифларга ышанган кешеләр үз фикерләрен аклаучы мисаллар китерергә мөмкин. Алар уйлавынча, үзләре белән ризалашмаган кешеләр надан.

Изге Язмалардагы принцип

«Кешенең белеме булмаса яхшы түгел» (ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 19:2).

Бу нәрсәне аңлата? Фактларны белмәсәк, без начар карарлар кабул итәрбез. Фактларга түгел, ә мифларга ышансак, бездә кешеләргә карата тискәре караш булыр.

Фактларны белү ничек ярдәм итә?

Кешеләр турында фактларны белгәндә, без алар хакындагы киң таралган, әмма шул ук вакыт ялгыш булган фикерләргә тиз ышанмабыз. Андый карашларның ялгыш икәнлеген белсәк, без дөреслекне белергә тырышырбыз.

Нәрсә эшләп була?

  • Күпләр билгеле бер төркем кешеләре ниндидер начар сыйфатка ия дип уйласалар да, шуны истә тотыгыз: шул төркемдәге күпләрнең андый сыйфаты булмаска да мөмкин.

  • Үзегезнең башкалар турында күп кенә нәрсәне белмәвегезне таныгыз.

  • Мәгълүматны ышанычлы чыганаклардан алыгыз.