Төп мәгълуматка күчү

Нәрсә ул Аллаһы Патшалыгы?

Нәрсә ул Аллаһы Патшалыгы?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Аллаһы Патшалыгы — чын хөкүмәт. Аны Йәһвә Аллаһы урнаштырган. Изге Язмаларда «Аллаһы Патшалыгы» шулай ук «күкләр Патшалыгы» дип тә атала, чөнки ул күктән идарә итә (Марк 1:14, 15; Маттай 4:17). Ул кеше хөкүмәтләренә охшаш булса да, бар яктан алардан яхшырак.

  •   Идарәчеләре. Аллаһы Гайсә Мәсихне Патшалыкның патшасы итеп билгеләгән һәм аңа зур хакимлек биргән. Бер идарәченең дә андый хакимлеге булмаган һәм юк та (Маттай 28:18). Гайсә үзенә бирелгән хакимлекне яхшылык эшләр өчен куллана. Җирдә яшәгәндә ул үзенең ышанычлы һәм кеше хәленә керә белүче Җитәкче булуын инде күрсәткән иде (Маттай 4:23; Марк 1:40, 41; 6:31—34; Лүк 7:11—17). Аллаһының җитәкчелегендә Гайсә бар милләтләрдән кешеләр сайлаган һәм алар аның белән бергә күктән «патшалар һәм руханилар» булып идарә итәчәк (Ачылыш 5:9, 10).

  •   Идарә итүенең озынлыгы. Кеше хөкүмәтләре килә дә китә, ә Аллаһы Патшалыгы «мәңге торачак» (Данил 2:44).

  •   Гражданнары. Һәркайсы кеше, үз чыгышына һәм туган җиренә карамастан, Аллаһы таләпләрен үтәсә Аллаһы Патшалыгының гражданы була ала (Рәсүлләр 10:34, 35).

  •   Законнары. Аллаһы Патшалыгының законнары бозык тәртипне тыю белән генә чикләнми. Ул үз гражданнарының югары әхлакый нормалар буенча яшәвен таләп итә. Мәсәлән, Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «„Йәһвә Аллаһыңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат“. Бу — беренче һәм иң мөһим әмер. Икенчесе беренчесенә охшаш: „Якыныңны үзеңне яраткандай ярат“» (Маттай 22:37—39). Аллаһыны һәм якыннарын ярату Патшалык гражданнарын башкаларга игелек теләп эш итәргә дәртләндерә.

  •   Мәгариф. Аллаһы Патшалыгы үз гражданнарыннан югары әхлакый нормалар буенча яшәвен дә таләп итә, шул нормаларга туры килер өчен нәрсә эшләргә кирәклеген дә аңлата (Ишагыйя 48:17, 18).

  •   Максаты. Аллаһы Патшалыгының максаты үз идарәчеләрен гражданнар исәбенә баету түгел, ә Аллаһы ихтыярын үтәү. Ул шул ихтыярны үтәп Аллаһының вәгъдәсен дә үтәячәк: Аллаһыны яратучы кешеләр мәңге җирдәге оҗмахта яшәячәк (Ишагыйя 35:1, 5, 6; Маттай 6:10; Ачылыш 21:1—4).