Төп мәгълуматка күчү

Изге Язмаларда исерткеч эчемлекләр турында нәрсә әйтелә? Эчү — гөнаһмы?

Изге Язмаларда исерткеч эчемлекләр турында нәрсә әйтелә? Эчү — гөнаһмы?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Исерткеч эчемлекләрне чамасын белеп эчү гөнаһ түгел. Изге Язмаларда шәраб Аллаһыдан шатлык китерә торган бүләк итеп сурәтләнә (Зәбур 103:14, 15; Вәгазьче 3:13; 9:7). Шулай ук Изге Язмаларда, шәрабның сәламәтлек өчен файдасы бар, дип әйтелә (1 Тимутигә 5:23).

 Җирдә яшәгәндә, Гайсә шәраб эчкән (Маттай 26:29; Лүк 7:34). Бер туйда Гайсә, могҗиза ясап, яшь парга бүләк итеп суны шәрабка әйләндергән (Яхъя 2:1—10).

Исерткеч эчемлекләрне чиктән тыш күп эчү тозагы

 Изге Язмаларда исерткеч эчемлекләр эчүнең файдалы яклары турында әйтелсә дә, чиктән тыш күп эчү һәм эчкечелеккә бирелү хөкем ителә. Шуңа күрә исерткеч эчемлекләрне эчкән мәсихчеләр чамасын белеп эчәргә тиеш (1 Тимутигә 3:8; Титуска 2:2, 3). Ни өчен безгә чиктән тыш күп эчүдән качарга кирәк? Изге Язмаларда берничә сәбәп китерелә.

  •   Чиктән тыш күп эчү безнең аңлау сәләтебезгә һәм аек фикер йөртүебезгә начар яктан тәэсир итә (Гыйбрәтле сүзләр 23:29—35). Кеше, исерек булганда, Аллаһының мондый әмерен үти алмый: «Үз тәннәрегезне тере, изге, Аллаһыга яраклы корбан итеп бирегез, шулай итеп сез, акылыгызны кулланып, аңа изге хезмәт башкарырсыз» (Римлыларга 12:1).

  •   Чиктән тыш күп эчү узынуга китерә, һәм кеше «дөрес булганны эшләү теләген» югалта (Һошия 4:11; Эфеслеләргә 5:18).

  •   Исерткеч эчемлекләрне чамадан тыш эчү фәкыйрьлеккә китерә ала, һәм кешенең сәламәтлеге начарланырга мөмкин (Гыйбрәтле сүзләр 23:21, 31, 32).

  •   Чиктән тыш каты эчү һәм эчкечелек Аллаһы өчен яраклы түгел (Гыйбрәтле сүзләр 23:20; Гәләтиялеләргә 5:19—21).

Чамадан тыш эчү нәрсәне аңлата?

 Кеше, эчеп, үзен я башкаларны куркыныч астына куя икән, димәк, ул артык күп эчә. Изге Язмалар буенча, эчкече аңсыз хәлдә булудан тыш, кайсы җирдә булуын аңламаска, чайкалып йөрергә, бәхәскә керешергә я аңлашыр-аңлашылмас сөйләшергә дә мөмкин (Әюп 12:25; Зәбур 106:27; Гыйбрәтле сүзләр 23:29, 30, 33). Эчеп исерүдән качкан кешеләр өчен дә «артык эчү» йөрәкләренә «авыр йөк булып ятарга» мөмкин, һәм алар моның җитди нәтиҗәләрен күрә ала (Лүк 21:34, 35).

Эчүдән тулысынча баш тарту

 Изге Язмаларда мәсихченең кайсы очракларда исерткеч эчемлекләрне эчүдән баш тартырга кирәклеге турында язылган:

  •   бу башкалар өчен абыну ташы булса (Римлыларга 14:21);

  •   исерткеч эчемлекләр эчү кеше яшәгән илнең законнары буенча тыелган булса (Римлыларга 13:1);

  •   кеше эчүдән туктый алмаса. Эчкече яисә күп эчкән кеше үз гадәтен җиңәр өчен тәвәккәллек белән эш итәргә тиеш (Маттай 5:29, 30).