Төп мәгълуматка күчү

Аллаһының ун әмере турында сез нәрсә беләсез?

Аллаһының ун әмере турында сез нәрсә беләсез?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Ун әмер — Аллаһының борынгы Исраилгә бирелгән кануннары. Бу кануннарны шулай ук «Ун сүз» дип тә атыйлар, һәм бу төшенчә асе́рет хаддевари́м дигән еврей сүзтезмәсенең тәрҗемәсе. Бу сүзтезмә Изге Язмаларның өлеше булган Тәүратта өч тапкыр очрый (Чыгыш 34:28; Канун 4:13; 10:4). Грек телендәге эквиваленттан «декалог» дигән төшенчә барлыкка килгән: де́ка (мәгъ. «ун»), ло́гус (мәгъ. «сүзләр»).

 Ике таш тактадагы Ун әмер Аллаһы тарафыннан рухландырылган һәм Синай тавында үз пәйгамбәре Мусага бирелгән булган (Чыгыш 24:12—18). Ун әмер Чыгыш 20:1—17 дә һәм Канун 5:6—21 дә китерелгән.

 Ун әмернең тәртибе

  1.   Йәһвә Аллаһыга гына гыйбадәт кыл (Чыгыш 20:3).

  2.   Потларга табынма (Чыгыш 20:4—6).

  3.   Аллаһы исемен тиешсез рәвештә кулланма (Чыгыш 20:7).

  4.   Шимбә көнен тот (Чыгыш 20:8—11).

  5.   Әти-әниеңне хөрмәт ит (Чыгыш 20:12).

  6.   Кеше үтермә (Чыгыш 20:13).

  7.   Зина кылма (Чыгыш 20:14).

  8.   Урлама (Чыгыш 20:15).

  9.   Ялган шаһитлек бирмә (Чыгыш 20:16).

  10.   Кызыкма (Чыгыш 20:17).

 Ни өчен тәртипне үзгәртәләр?

 Изге Язмаларда кайсы әмер беренчесе, ә кайсы соңгысы икәне билгеләнмәгән. Әмерләрнең тәртибе турында һаман бәхәсләр бара. Югарыдагы тәртипне күпләр таный. Ләкин башкалар ун әмерне бүтән тәртиптә урнаштыра. Үзгәрешләр 1 нче, 2 нче һәм соңгы әмергә кагыла a.

 Ун әмернең максаты нинди булган?

 Ун әмер Муса канунының өлеше булган. 600 дән артык әмердән торган Канун Аллаһы борынгы Исраил халкы белән төзегән килешү булган (Чыгыш 34:27). Аллаһы Исраил халкына вәгъдә биргән: Муса канунына буйсынсалар, ул аларны фатихалаячак (Канун 28:1—14). Әмма Канунның максаты башка булган: ул исраиллеләрне вәгъдә ителгән Мәсихнең килүенә әзерләгән (Гәләтиялеләргә 3:24).

 Мәсихчеләр Ун әмерне тотарга тиешме?

 Юк, тотарга тиеш түгел. Аллаһы үз Канунын, шул исәптән Ун әмерне борынгы Исраил халкына биргән булган (Канун 5:2, 3; Зәбур 147:19, 20). Муса кануны мәсихчеләргә кагылмый, хәтта яһүдләр арасыннан мәсихчеләр «Кануннан азат ителгән» булган (Римлыларга 7:6) b. Муса канунының алмашына «Мәсих кануны» килгән, шул канун үз эченә Гайсә пәйгамбәрнең үз шәкертләренә биргән барлык әмерләрен алган (Гәләтиялеләргә 6:2; Маттай 28:19, 20).

 Ун әмер элеккечә файдалымы?

 Әйе. Ун әмердән Аллаһының фикер йөртү рәвешен белеп була; аларны өйрәнүдән күп файда табып була (2 Тимутигә 3:16, 17). Ун әмер ышанычлы принципларга нигезләнгән, алар беркайчан да искермәс (Зәбур 111:7, 8). Бу принципларның күбесе Инҗилдәге тәгълиматларда чагыла ( «Ун әмердәге принциплар Инҗилдә чагыла» дигән рамканы кара.)

 Гайсә пәйгамбәр Муса кануны, шул исәптән Ун әмер ике төп әмергә нигезләнә дип өйрәткән. Ул болай дигән: «„Аллаһың Йәһвәне бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат“. Бу — иң мөһим һәм беренче әмер. Икенчесе беренчесенә охшаш: „Якыныңны үзеңне яраткандай ярат“. Шушы ике әмергә бөтен Канун һәм пәйгамбәрләрнең сүзләре нигезләнгән» (Маттай 22:34—40). Мәсихчеләр Муса канунын тотарга тиеш булмаса да, алар Аллаһыны һәм үз якыннарын яратырга тиеш (Яхъя 13:34; 1 Яхъя 4:20, 21).

  Ун әмердәге принциплар Инҗилдә чагыла

Принцип

Инҗилдән өзекләр

Йәһвә Аллаһыга гына гыйбадәт кыл

Ачылыш 22:8, 9

Потларга табынма

1 Көринтлеләргә 10:14

Аллаһы исемен хөрмәт ит

Маттай 6:9

Аллаһыга регуляр рәвештә гыйбадәт кыл

Еврейләргә 10:24, 25

Әти-әниеңне хөрмәт ит

Эфеслеләргә 6:1, 2

Кеше үтермә

1 Яхъя 3:15

Зина кылма

Еврейләргә 13:4

Урлама

Эфеслеләргә 4:28

Ялган шаһитлек бирмә

Эфеслеләргә 4:25

Кызыкма

Лүк 12:15

a Яһүдләрнең йоласы буенча, «Чы[гыш] хх: 2 беренче әмер, ә 3—6 нчы шигырьләр — икенче әмер дип санала» («The Jewish Encyclopedia»). Ә менә католиклар Чыгыш 20:1—6 ны бер әмер дип саный. Шулай итеп, Аллаһы исеменең тиешсез кулланылышы турындагы әмер икенче урынга күчә. Нәтиҗәдә ун әмер чыксын өчен, алар соңгы әмерне икегә бүлә: беренчесендә «якыныңның хатынына кызыкма» дип әйтелә, икенчесендә «якыныңның әйберенә кызыкма» диелә.

b Римлыларга 7:7 дә унынчы әмер китерелә. Шулай итеп бу, Муса кануны эченә Ун әмер кергәнен дәлилли.