Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Хакыйкать эзләү

Хакыйкать эзләү

Хакыйкатьне белү тормышыбызны коткара ала. Мәсәлән, «Инфекцион чирләр ничек тарала?» дигән сорауга җавап тормышыбызга ничек тәэсир иткәнен карап чыгыйк.

Меңләгән еллар буе беркем дә бу сорауга төгәл җавапны белмәгәнгә, эпидемияләр һәм үләтләр миллионлаган кешенең тормышын алып киткән. Ахыр чиктә галимнәр хакыйкатьне ачыклаган. Алар чирләрнең сәбәбе — микроблар, ягъни бактерия я вирус кебек микроорганизмнар, икәнен дәлилләгән. Бер генә бу хакыйкатьне ачыклау күп чирләрнең таралуына юл куймаска һәм аларны дәваларга ярдәм иткән. Нәтиҗәдә, миллиардлаган кеше сәламәтрәк һәм озынрак тормыш алып бара алган.

Ә мөһимрәк сораулар турында нәрсә әйтеп була? Сезнеңчә, киләсе сорауларга җавап табу тормышыгызга ничек тәэсир итә ала?

  • Аллаһы кем ул?

  • Гайсә Мәсих кем ул?

  • Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?

  • Киләчәктә нәрсә булачак?

Миллионлаган кеше, бу сорауларга җавап табып, үз тормышларын яхшырткан. Сезгә дә бу җаваплар файда китерер.

ХАКЫЙКАТЬНЕ ТАБЫП БУЛАМЫ?

Сез, бәлки, болай дип уйлыйсыздыр: «Берәр нәрсә турында хакыйкатьне белеп буламы соң?» Өстәвенә, кайбер нәрсәләр турында хакыйкатьне белү тагы да катлаулырак булып китә. Ни өчен?

Күпләр хөкүмәтләргә, компанияләргә һәм журналистларга ышанмый. Алар өчен чын фактларны кеше фикереннән, ярым дөреслектән һәм ачык ялганнан аеру авыр. Кешеләр бер-берсенә ышанмаганга һәм ялган киң таралганга күрә, алар төрле нәрсәне хакыйкать дип саный һәм фактларны төрлечә аңлата.

Моңа карамастан, тормышның мөһим сорауларына ышанычлы җавап табып була. Ничек итеп? Көндәлек сорауларны хәл иткәндә ясаган адымнарыбыз ярдәмендә.

ХАКЫЙКАТЬНЕ ЭЗЛӘП ТАБУ

Ниндидер мәгънәдә, без хакыйкатьне көн саен эзлибез. Джессика мисалына игътибар итик. «Минем кызым җир чикләвегенә көчле аллергиядән интегә,— дип әйтә ул.— Хәтта кечкенә күләме дә аны үтерә ала». Джессикага, ризыкны сатып алганда, бу ризыкның кызы өчен зыянсызмы икәнен һәрвакыт тикшерергә туры килә. Ул болай ди: «Башта мин составын җентекләп карыйм. Аннан соң өстәмә тикшерү үткәрәм. Ризыкка җир чикләвегенең аксымы очраклы рәвештә эләкмәгәнме икәнен белер өчен, хәтта җитештерүче фабрика белән бәйләнешкә керәм. Мин шулай ук, фабриканың репутациясен белер өчен, башка ышанычлы чыганакларны да тикшереп карыйм».

Сез көн дә чишә торган сораулар Джессиканыкы кебек үк мөһим түгелдер. Ләкин сез, үзегезне борчый торган сорауларга җавап табар өчен, Джессика ясаган адымнар ясый аласыз.

  • Фактлар җыегыз.

  • Өстәмә тикшерү үткәрегез.

  • Мәгълүматны ышанычлы чыганаклардан эзләгез.

Шулай эшләп, сез тормышның мөһим сорауларына җавап таба алырсыз.

ХАКЫЙКАТЬ КИТАБЫ

Джессика, үзен борчыган башка мөһим сорауларга җавап эзләгәндә дә, охшаш адымнар ясый. Ул болай дип әйтә: «Изге Язмаларны игътибар белән уку һәм җентекләп тикшерү миңа ышанычлы җаваплар табарга ярдәм итте». Джессика кебек, миллионлаган кеше Изге Язмалардан киләсе сорауларга җавап тапкан:

  • Тормыш мәгънәсе нәрсәдә?

  • Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була?

  • Ни өчен без газап чигәбез?

  • Аллаһы газапларны ничек бетерәчәк?

  • Гаилә бәхетенең сере нәрсәдә?

Изге Язмаларны укып һәм www.ps8318.com сайтында өстәмә тикшерү үткәреп, сез бу һәм башка сорауларга ышанычлы җаваплар таба аласыз.