Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Киләчәк турында хакыйкать

Киләчәк турында хакыйкать

Сезнең кайчан да булса киләчәктә безне нәрсә көтә дип уйланганыгыз булдымы? Изге Язмалардан күренгәнчә, тиздән мөһим вакыйгалар булачак һәм алар җирдә яшәүче бар кешеләргә кагылачак.

«Аллаһы Патшалыгы якын» икәнен нинди вакыйгалардан белеп була? (Лүк 21:31) Гайсә үзе моны аңлаткан. Ул киләчәктә зур сугышлар, җимергеч җир тетрәүләр, ачлык һәм үләтләр булачак дип әйткән. Бүген без бу пәйгамбәрлекнең үтәлешен үз күзләребез белән күрәбез (Лүк 21:10—17).

Изге Язмалар буенча, җирдәге хөкүмәтләрнең «соңгы көннәрен» шулай ук кешеләрнең начар тәртибеннән билгеләп була. Моның турында 2 Тимутигә 3:1—5 тән укып була. Кешеләрнең үз-үзләрен тотышына карап, сез һичшиксез ризалашырсыз: Изге Язмалардагы бу пәйгамбәрлек бүген төгәл үтәлә.

Моның барысы нәрсәне аңлата? Бик тиздән Аллаһы Патшалыгы, зур үзгәрешләр ясап, җирдәге тормышны яхшыга үзгәртәчәк (Лүк 21:36). Изге Язмалар аша Аллаһы җиргә карата һәм анда яшәячәк кешеләргә карата яхшы вәгъдәләр бирә. Менә аларның кайберләре.

ЯХШЫ ХАКИМЛЕК

«Бөтен халыклар, милләтләр һәм төрле тел кешеләре аңа [Гайсәгә] хезмәт итсен өчен, аңа хакимлек, дан һәм патшалык бирелде. Аның хакимлеге — беркайчан юк ителмәс мәңгелек хакимлек, аның патшалыгы — җимерелмәс патшалык» (ДАНИЯЛ 7:14).

Бу нәрсәне аңлата? Аллаһы бөтен җир өстеннән үз хөкүмәтен куйган, һәм сезнең аның идарәсе астында рәхәтләнеп яшәргә мөмкинлегегез бар.

ЯХШЫ СӘЛАМӘТЛЕК

«Яшәүчеләрнең берсе дә: „Мин авырыйм“,— дип әйтмәс» (ИШАГЫЯ 33:24).

Бу нәрсәне аңлата? Сез беркайчан да авыру я гарип булмаячаксыз; сез хәтта үлмичә яши алачаксыз.

ТЫНЫЧЛЫК

«Ул бөтен җирдә сугышларны туктата» (ЗӘБУР 46:9).

Бу нәрсәне аңлата? Кешеләргә сугыш бүтән янамаячак, һәм сугыш китергән бар газаплар юк булачак.

ҖИРДӘ ЯХШЫ КЕШЕЛӘР ГЕНӘ ЯШӘЯЧӘК

«Явызлар инде юк булачак... ә юашлар җирне мирас итеп алачак» (ЗӘБУР 37:10, 11).

Бу нәрсәне аңлата? Җирдә явызлар булмаячак, ә Аллаһыга тыңлаучан кешеләр генә яшәячәк.

БӨТЕН ҖИР ОҖМАХКА ӘЙЛӘНӘЧӘК

«Алар йортлар төзер һәм анда яшәр, йөзем бакчалары утыртыр һәм җимешләрен ашар» (ИШАГЫЯ 65:21, 22).

Бу нәрсәне аңлата? Бөтен җир йөзе матур булачак. Аллаһы «җирдә дә синең ихтыярың үтәлсен» дигән үтенечебезне үтәячәк (Маттай 6:10).