Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмаларны бүлекләргә һәм шигырьләргә кем бүлгән?

Изге Язмаларны бүлекләргә һәм шигырьләргә кем бүлгән?

ҮЗЕГЕЗНЕ беренче гасырда яшәүче Мәсихнең шәкерте итеп күз алдына китерегез. Җыелышыгыз әле генә рәсүл Паулдан хат алган. Хат укылганда, сез Паулның «изге язмалардан», ягъни Еврей Язмаларыннан, еш өзекләр китергәненә игътибар итәсез (2 Тимутигә 3:15). «Мин бу өзекне үз күзләрем белән күрергә бик теләр идем»,— дип уйлап куясыз сез. Әмма бу җиңел түгел. Ни өчен?

БҮЛЕКЛӘР ДӘ, ШИГЫРЬЛӘР ДӘ БУЛМАГАН

Паулның көннәрендә «изге язмаларның» кулъязмалары ниндирәк булган? Аларның берсе — Үле диңгез янында табылган Ишагыя китабының өзеге — бу биттә китерелгән. Сез нәрсә күрәсез? Текстта тыныш билгеләре дә, сүзләр арасында аралар да юк. Һәм текст без ияләшкән бүлекләргә һәм шигырьләргә бүленмәгән.

Изге Язмаларны язучылар текстны бүлекләргә һәм шигырьләргә бүлмәгән. Алар Аллаһы үзләренә биргән хәбәрне тулаем, бүлмичә язган, һәм укучылар бу хәбәрнең аерым өзекләрен түгел, ә аны тулысынча укыган. Без яраткан кешебездән мөһим хат алганда нәкъ шулай эшлибез бит. Без хатның кайбер өзекләрен генә түгел, ә аны тулысынча укыйбыз.

Әмма бүлекләр белән шигырьләрнең булмавы бер авырлык тудырган. Паул Изге Язмалардан өзекләр китереп, аларның кайда язылганы турында мондый сүзләр генә әйтә алган: «болай дип язылган бит» яисә «Ишагыя пәйгамбәр алдан шулай ук болай дигән» (Римлыларга 3:10; 9:29). Шуңа күрә бөтен «изге язмалар» белән таныш булмаган кешегә бу өзекләрне табу авыр булган.

Өстәвенә, «изге язмалар» Аллаһыдан бирелгән бер генә гади хәбәрдән тормаган. Б. э. беренче гасырының азагына алар 66 аерым китаптан торган! Менә ни өчен бүгенге вакытта Изге Язмаларны укучыларның күбесе аларның бүлекләр белән шигырьләргә бүленгән булуына шат. Шуның ярдәмендә укучылар билгеле бер өзекләрне, мәсәлән, Паул үз хатларында еш кына китергән өзекләрне, җиңел генә таба ала.

Әмма Изге Язмаларны бүлекләргә һәм шигырьләргә кем бүлгән соң?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ БҮЛЕКЛӘРГӘ КЕМ БҮЛГӘН?

Инглиз рухание Стефан Ленгтон (соңрак ул Кентербери архиепискобы булып киткән) Изге Язмаларны бүлекләргә бүлгән дип исәпләнә. Ул моны б. э. XIII гасыры башында, Париж университеты укытучысы булганда эшләгән.

Ленгтон көннәренә кадәр белгечләр Изге Язмаларны бүлекләргә төрлечә бүлеп караган булган инде. Алар моны, күрәсең, Изге Язмалардан өзекләр китерү җиңелрәк булсын өчен эшләгән. Шулай итеп билгеле бер урынны бөтен китапта, мәсәлән, 66 бүлектән торган бөтен Ишагыя китабында түгел, ә бер генә бүлектә эзләгәндә, аны табу алар өчен күпкә җиңелрәк булган.

Әмма моның барысы тагын бер авырлык тудырган. Белгечләр күптөрле, бер-берсеннән аерылып торган бүлү системаларын уйлап чыгарган. Аларның берсендә Марк бәян иткән Яхшы хәбәр бүгенге көндә кебек 16 бүлеккә түгел, ә 50 бүлеккә диярлек бүленгән булган. Ленгтон көннәрендә Парижга төрле-төрле илләрдән килгән студентларның үзләренең җирле Изге Язмалары булган. Әмма укытучылар һәм студентлар Изге Язмалардан өзекләрне китергәндә, аларга бу өзекләрнең кайда язылганын бер-берсенә аңлату авыр булган. Ни өчен? Чөнки аларның Язмаларында бүлекләр төрлечә бүленгән булган.

Шуңа күрә Ленгтон яңа бүлү системасын уйлап чыгарган. Бу система «укучыларга һәм күчереп язучыларга бик ошаган һәм тиз арада бөтен Европа буйлап таралган» («The Book—A History of the Bible»). Ул уйлап чыгарган бүлекләргә бүлү системасы бүгенге Изге Язмаларның күбесендә кулланыла.

БҮЛЕКЛӘРНЕ ШИГЫРЬЛӘРГӘ КЕМ БҮЛГӘН?

Якынча 300 ел үткәч (XVI гасыр уртасы), Франциядә яшәгән Робер Этьенн хәлне тагы да җиңеләйткән. Ул нәшрият эшен алып барган һәм танылган белгеч булган. Аның максаты Изге Язмалар өйрәнүен гадиләштерү булган. Ул номерланган бүлекләргә һәм номерланган шигырьләргә бүлү системасының бөтен җирләрдә бер булуы никадәр мөһим икәнен аңлаган.

Этьенн Изге Язмалар текстын шигырьләргә бүлү идеясен үзе уйлап чыгармаган. Башкалар моны инде эшләгән булган. Мәсәлән, гасырлар элек яһүд күчереп язучылары бөтен Еврей Язмаларын, ягъни Изге Язмаларның Иске Васыять дип аталган өлешен, шигырьләргә бүлгән. Әмма алар аны бүлекләргә бүлмәгән. Шулай да бүлекләргә бүлү системалары кебек, шигырьләргә бүлү системалары да төрле булган.

Этьенн Мәсихче Грек Язмаларын, ягъни Яңа Васыятьне, яңа тәртип буенча номерланган шигырьләргә бүлгән. Ул үз системасын һәм Еврей Язмаларында кулланылган шигырьләргә бүлү системаларын бер-берсенә туры китереп берләштергән. 1553 елда ул бүлекләргә һәм шигырьләргә бүленгән беренче тулы Изге Язмаларны (француз телендә) бастырып чыгарган. Ул чыгарылышта кулланылган бүлекләргә һәм шигырьләргә бүлү системасы бүгенге Изге Язмаларның күбесендә кулланылган системага бик охшаш. Әмма тәнкыйтьләүчеләр дә булган. Алар әйтүенчә, Изге Язмалар текстын шигырьләргә бүлү аны аерым, бер-берсе белән бәйле булмаган кисәкләр җыентыгына әйләндергән. Әмма күп тә үтми, Изге Язмаларны нәшер итүчеләр Этьенның системасын кабул итеп куллана башлаган.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ ӨЙРӘНҮЧЕЛӘР ӨЧЕН ЗУР ЯРДӘМ

Текстны номерланган бүлекләргә һәм шигырьләргә бүлү идеясе гади булып күренсә дә, шуның ярдәмендә Изге Язмалардагы һәр шигырьнең почта индексына охшаш үз «адресы» бар. Әлбәттә, бүлекләргә һәм шигырьләргә бүлү системалары Аллаһы тарафыннан рухландырылмаган, һәм кайвакыт алар Изге Язмалар текстын көтелмәгән урыннарда бүлә. Әмма алар ярдәмендә без үзебез өчен мөһим булган шигырьләрне җиңелрәк таба алабыз һәм башкалар белән сөйләшкәндә аларны китерә алабыз. Бу берәр документтагы я китаптагы аерым фикерләрне истә калдырыр өчен, аларны башка төс белән сызып куюга охшаш.

Изге Язмаларны бүлекләргә һәм шигырьләргә бүлү уңайлы булса да, һәрвакыт шуны истә тотыгыз: Аллаһы биргән хәбәрне бербөтен итеп аңлау бик мөһим. Изге Язмалар шигырьләрен аерым түгел, ә контексты белән бергә уку гадәтен үстерегез. Шуның ярдәмендә сезнең «котылуга китерүче зирәклек бирә алган» Изге Язмаларны аңлавыгыз яхшырганнан яхшыра барачак (2 Тимутигә 3:15).