Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ | ЯШЬЛӘР

Кискен хәлләрдән тәм табу куркынычмы?

Кискен хәлләрдән тәм табу куркынычмы?

АВЫРЛЫК

«Мин тоннель аша очып барган йөгерек поездга бик якын тордым. Адреналин ташкыны бөтен авырлыкларымны юкка чыгарган кебек булды» (Лион) *.

«Коточкыч биек кыялардан суга ташланганда, мин берничә секундка үземне тулысынча ирекле хис итәм. Гадәттә, бу миңа шатлык китерә, әмма кайвакыт мин куркам» (Ларисса).

Күп кенә яшьләр, Лион белән Ларисса кебек, кайвакыт бик куркыныч ысуллар белән, үз мөмкинлекләрен сынаудан рәхәтлек таба. Синең дә шундый теләгең бармы? Бар икән, бу мәкалә синең өчен файдалы булыр.

НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?

Кискен хәлләрдән тәм табу зыянлы гадәт булып китәргә мөмкин. Бу сезгә кыска гына рәхәтлек тойгысы китерергә, ләкин тагы да зуррак әсәрләнү теләге калдырырга мөмкин. Лион кебек, поезд тоннельләренә йөргән Марко болай ди: «Бу котылгысыз хәл иде. Мин бер мизгелгә генә бәхетле була идем. Ләкин миңа инде икенче көчле хис кирәк иде».

Үтеп барган машиналарга тотынып, роликлы тимераякта бик тиз йөрергә яраткан Джастин болай дип әйтә: «Мин тойган рәхәтлек хисе мине моны кабатларга этәрә иде. Кешеләрне үземә каратасым килде, ләкин мин ахыр чиктә хастәханәгә эләктем».

Яшьтәшләрнең басымы акылсыз адымнар ясарга этәрә ала. Марвин исемле бер егет болай ди: «Дусларым: „Әйдә, син булдыра аласың“,— диеп, мине, саклау чаралары кулланмыйча, биек бинага менәргә котыртты. Мин курыктым. Мин калтырый-калтырый стенага менә башладым». Өстә искә алынган Ларисса: «Мин башкалар эшләгәнне эшләдем. Мин аларга иярдем генә»,— ди.

Кайберәүләр шулай ук интернетны да куллана: хәвефкә ташланучыларны мактап һәм моның куркынычын киметеп, башкаларга басым ясый. Әйе, кайберәүләр башларын куркыныч астына тыгучыларның гамәлләрен видеога төшереп, интернетка куя. Моны кыска вакыт эчендә күп кешеләр сокланып карый.

Мәсәлән, кайбер популяр видеороликларда паркур күрсәтелә: бу саклану чаралары кулланмыйча йөгереп, менеп я сикереп киртәләрне (мәсәлән, стеналар, йортлар һәм баскычларны) бик тиз һәм нәтиҗәле итеп ерып чыгу. Моны карап, ике хаталы нәтиҗә ясавың бар: 1) бу куркыныч түгел һәм 2) бөтенесе моны эшли. Нәтиҗәдә, синең дә тормышны куркыныч астына куйган нәрсәләр белән шөгыльләнеп карарга теләгең туар.

Мөмкинлекләреңне сынар өчен яхшырак һәм куркынычсызрак ысуллар бар. «Тән өчен күнегүләрнең файдасы аз бит»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (1 Тимутигә 4:8). Ләкин анда «төпле... яшәргә» өндәү дә бар (Титуска 2:12). Моны ничек эшләргә?

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?

Куркыныч бармы икәнен карап чык. Изге Язмаларда әйтелә: «Алдын-артын уйлаучы кеше белемгә таянып эш итә, ә акылсыз кеше үз ахмаклыгын күрсәтә» (Гыйбрәтле сүзләр 13:16). Берәр нәрсә белән шөгыльләнер алдыннан аның куркынычы бармы икәнен тикшереп бел. Үзеңнән сора: «Бу нәрсә белән шөгыльләнеп, мин үз тормышымны куркыныч астына куймаммы я җәрәхәтләнмәмме?» (Изге Язмалардагы принцип: Гыйбрәтле сүзләр 14:15.)

Тормышны хөрмәт иткән дуслар сайла. Чын дуслар тормышыңны куркыныч астына куярга өндәмәс я үзеңә эшләргә кыен булган берәр нәрсә белән шөгыльләнергә күндерергә тырышмас. Ларисса болай ди: «Яхшы һәм ышанычлы дуслар миңа әйбәтрәк шөгыльләр сайларга булышты. Башка дуслар сайлаганнан соң, минем тормышым да үзгәрде». (Изге Язмалардагы принцип: Гыйбрәтле сүзләр 13:20.)

Үзеңнән сора: «Бу нәрсә белән шөгыльләнеп, мин үз тормышымны куркыныч астына куймаммы я җәрәхәтләнмәмме?»

Тормышны куркыныч астына куймыйча, осталыкларыңа шатлан. Җитлегүнең бер билгесе бу «үз принципларыңны һәм чикләреңне урнаштырырга өйрәнү» дип әйтелә бер китапта («Adolescent Risk Behaviors»). Син үз мөмкинлекләреңне куркынычсыз мохитта һәм саклану чаралары кулланып, сыный аласың.

Үз-үзеңне хөрмәт ит. Кешеләр үзеңне, көчле хисләр тояр өчен, батырлыклар кылганың өчен түгел, ә тормыш авырлыкларын уңышлы кичереп чыга алганың өчен хәрмәт итәчәк. Ларисса болай ди: «Кыядан суга сикерү беренче адым гына булды; аннары мин үз-үземә зыян китерә алган күп нәрсәләр белән шөгыльләндем. Мин юк дияргә өйрәнгән булсам, күпкә яхшырак булыр иде».

Нәтиҗә: Кискен хәлләрдән тәм табар өчен, тормышны куркыныч астына куяр урынына, төпле, акыллы булып, яхшы күңел ачулар сайла. (Изге Язмалардагы принцип: Гыйбрәтле сүзләр 15:24.)

^ 4 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.