Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Энергияне сак тоту турында сез нәрсә белергә тиеш?

Энергияне сак тоту турында сез нәрсә белергә тиеш?

ӨЙЛӘРЕБЕЗНЕ җылытыр һәм суытыр өчен, машиналарыбызга ягулык салыр өчен һәм күп кенә көндәлек эшләребезне башкарыр өчен, энергия кирәк. Әмма бөтен дөньяда кешеләр энергия җитмәү проблемасына очрый.

Көньяк Африка Республикасында яшәгән Гари өчен «ягулык бәясенең арта баруы» зур авырлык булып тора. Филиппин утрауларыннан булган Дженифер, анда «электр энергиясен өзү гомуми проблема» булганга, аның даими булуын бик тели. Сальвадорда яшәүче Фернандо «экологик хәлнең начарлануы турында борчыла». Әйе, җирнең күп кенә почмакларында энергия чыганаклары әйләнә-тирәдәге мохитне пычрата.

Әлбәттә, сездә дә «Энергияне куллануга килгәндә, мин нәрсә эшли алам?» дигән сорау туадыр.

Без барыбыз энергияне акыллы куллана алабыз. Электр энергиясен сак тоту да, аны нәтиҗәле итеп куллану да файдалы була. Шулай итеп без энергия өчен әзрәк түләп, акчабызны сак тотабыз. Шулай ук әйләнә-тирәдәге мохитне сакларга булышлык итәбез һәм электр энергиясенә ихтыяҗның үсүенә үз өлешебезне кертмибез.

Әйдәгез, энергияне акыллырак кулланып булган өч өлкәне карап чыгыйк: өйдә, машинаны куллануда һәм көндәлек эшләрдә.

ӨЙДӘ

Җылыткыч һәм суыткыч җайланмаларны акыллы куллану. Европаның бер илендә үткәрелгән бер тикшерү буенча, кыш вакытында җылыту җайланмасы термостатының эшләү режимын ике градуска гына киметү ел дәвамында энергия саклауның иң яхшы чарасы булган. Канадада яшәүче Дерек моның белән риза. «Кыш көннәрендә радиаторны бөтен көченә җылытыр урынына свитер кисәк, гаиләбез электр энергиясен саклап кала»,— дип әйтә ул.

Шул ук принцип җылы көннәрдә бүлмә суытуга кулланырлык. Филиппинда яшәүче Родольфо кондиционерның эшләү режимын көйләп, аны әзрәк куллана. Ни өчен? «Без акчаны саклыйбыз һәм электр энергиясен дә сак тотабыз»,— дип әйтә ул.

Өйне җылытканда я суытканда, ишек-тәрәзәләрне ябык тотыгыз *. Җылынган я суынган һава урамга чыкмасын өчен, чаралар күрелсә, бу электр энергиясен әрәм итүдән саклый. Мәсәлән, салкын көннәрне өй ишеген ачык килеш калдырсак, аны җылытыр өчен энергия куллану күләме күпкә үсәчәк.

Кайбер кешеләр үз йортларында ишек-тәрәзәләрен ябык тотып кына калмый; алар йортларын җылылык изоляцияләү материаллары белән каплый һәм җылылык чыгармый торган тәрәзәләр куя.

Энергия саклаучы лампочкаларга күчегез. «Гади лампочкаларны без энергия саклаучы яңа яктырткычларга алмаштырдык»,— дип әйтә өстә искә алынган Дженифер. Энергия саклаучы бу лампочкалар гадәттә кыйммәтрәк булса да, алар күпкә әзрәк энергия сарыф итә һәм ахыр чиктә акчагызны саклый.

МАШИНАНЫ КУЛЛАНУ

Мөмкин булса, җәмәгать транспортын кулланыгыз. «Булдыра алганда мин эшкә я поездда, я велосипедта барам»,— дип әйтә Бөек Британиядә яшәүче Эндрю. Бер китапта әйтелгәнчә, «автобуслар һәм поездлар белән чагыштырганда, машиналар бер кешегә исәпләгәндә ким дигәндә өч тапкыр күбрәк ягулык сарыф итә» («Energy: What Everyone Needs to Know»).

Барачак урыннарны алдан билгеләп куегыз. Алдан планлаштырып, сез кайсы урынга ничек барачагыгызны хәл итә алырсыз; шулай итеп әзрәк ягулык сарыф итәрсез һәм вакыт белән акчаны саклап калырсыз.

Филиппинда яшәүче Джетро үзенең машинасында һәр айга билгеле бер күләмдә ягулык сарыф итәргә ният итә. «Бу миңа барачак урыннарымны акыллы итеп планлаштырырга булыша»,— дип әйтә ул.

КӨНДӘЛЕК ЭШЛӘР

Кайнар суны әзрәк кулланыгыз. Австралиядә үткәрелгән бер тикшерү буенча, «торак йортларда суны кайнарлату өчен шәһәрләрдә кулланылган бөтен энергиянең уртача 1,3% сарыф ителә», һәм бу «өйләрдә кулланылган бөтен энергиянең 27% ын тәшкил итә».

Суны кайнарлату күп энергияне сарыф иткәнгә, кайнар суны азрак куллану аны саклап кала. Шуңа күрә Көньяк Африка Республикасында яшәүче Виктор: «Душ кергәндә, без мөмкин кадәр азрак кайнар су кулланырга тырышабыз»,— дип әйтә. Стивен Кенвей исемле галимнең сүзләре буенча, «кайнар суны сак тоту өч яктан файдалы», чөнки «энергия һәм суны куллану күләме кими, аларны җитештерүче оешмаларга кирәкле энергия сак тотыла һәм торакларда яшәүчеләргә акчаны саклап калырга булыша».

Сүндереп куегыз. Ягъни утны, төрле электр җиһазларын, телевизор һәм компьютер кебек, электрон җайланмаларны сүндереп куегыз. Хәтта сүндерелгән килеш тә күп кенә андый җайланмалар көтү режимында һаман да энергияне сарыф итә. Кайбер белгечләр, энергияне сак тотар өчен, аларның вилкаларын розеткадан суырып чыгарырга я көтү режимын сүндерү өчен өзгече булган озайткычлар кулланырга тәкъдим итә. Өстә искә алынган Фернандо шулай эшләргә гадәтләнгән дә. Ул: «Мин артык утларны һәм кулланмаган электр җиһазларын сүндереп куям»,— ди.

Без шәхсән, бәлки, энергия бәясен я ул җитештерелгәндә тирә-як мохит никадәр пычрана икәнен күзәтә алмыйбыздыр, ләкин энергияне акыллы куллану хәлебездән килә. Җир шарында яшәгән кешеләр нәкъ шуны эшләргә юллар таба. Әлбәттә, энергияне сак тотар өчен күбрәк тырышлыклар куярга һәм планлаштыру кирәк булыр, әмма моның файдасы бар. Мексикада яшәүче Валерия болай ди: «Мин акчаны сак тотам һәм тирә-як мохитны саклыйм».

^ 10 абз. Җылыткыч һәм суыткыч җайланмалар куркынычсыз эшләсен өчен, аларны җитештерүче заводның күрсәтмәләре буенча эш итегез. Мәсәлән, кайбер җайланмалар махсус ясалган һәм алар эшләсен өчен ишек я тәрәзә ачык булырга тиеш.