Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гаилә бәхетенең серләре

Балаларны тәрбияләү

Балаларны тәрбияләү

Джон *: Әти-әнием мин берәр хата эшләсәм, җәза бирер алдыннан, барысын исәпкә алып һәм минем ни өчен алай эшләгәнемне аңларга тырыштылар. Мин дә кызларымны тәрбияләгәндә нәкъ шулай эшләргә тырышам. Минем хатыным, Элисон, башка төрле гаиләдә үскән. Аның әти-әнисе еш кына хисләргә бирелеп эш иткән һәм берәр хәл килеп чыкса, балаларына, әллә ни тикшереп тормыйча, җәза биргәннәр. Кайвакыт миңа, хатыным да балаларым белән үзен нәкъ шулай ук кырыс тота кебек күренә.

Кэрол: Әтием гаиләне ташлап киткәндә миңа биш яшь иде. Ул минем турында да һәм өч сеңелем турында да кайгыртмады. Бездә бар кирәклесе булсын өчен, әнием күп эшләде, ә мин сеңелләрем турында кайгырттым. Миңа гаиләбездә «әти-әни» булырга туры килде, шуңа күрә балачакка әллә ни шатланып яши алмадым. Бу минем тормышымда тирән «эз» калдырды: мин хәзер дә барысына чиктән тыш җитди карыйм. Кызларым берәр хата эшләсә, мин, ни өчен алар шулай эшләгәннәр һәм аларны бу эшкә нәрсә этәргән икәнен аңлаганчы, интегеп бетә идем. Ирем, Марк, киресенчә, озак вакыт борчылмый. Аның әтисе таләпчән булса да, аны яраткан һәм үз хатыны турында тугры кайгырткан. Марк балаларым белән бәйле проблемаларны тиз чишә: ул туган хәлне карап чыга, төзәтә һәм моның турында башка инде уйламый.

ДЖОН һәм Кэрол сүзләреннән ир белән хатынның балачакта алган тәрбиясе үзенең әти-әни ролен үтәвенә бик нык тәэсир итәргә мөмкин икәнен күреп була. Ир белән хатын төрле тәрбия алса, балалар тәрбияләүгә дә төрлечә карарга мөмкин. Кайвакыт бу алар арасында проблемалар тудыра.

Арыганлык аркасында проблемалар көчәя ала. Күпләр, беренче балалары тугач, аларны тәрбияләү — бу бар вакытны ала торган авыр эш икәнен бик тиз аңлыйлар. Үз ире Даррен белән ике кыз үстергән Джоан болай дип сөйли: «Мин кызларымны яратам, ләкин аларны йокларга яткыру — бу зур проблема иде. Алар кирәкмәгәндә уяндылар, сүземне бүлдерделәр, аяк киемнәрен, үз киемнәрен һәм уенчыкларын җыймадылар һәм ризыкны да суыткычка беркайчан алып куймадылар».

Джекның хатыны икенче бала тапкач, бала табудан соң була торган депрессия белән авырган. «Мин эштән арып кайта идем, ә төн уртасында торып яңа туган балабызны карарга туры килә иде. Шуңа күрә миңа олы кызымны тәрбияләү авыр булды. Ул үз сеңеленнән көнләшә иде»,— дип сөйли Джек.

Арыган әти-әни бала тәрбияләү буенча уртак фикергә килә алмаса, кечкенә бәхәс зур талаш булып китәргә мөмкин. Андый хәлдә ир белән хатын икесе дә ике фикердә торса, моның белән бала файдаланырга мөмкин: ул әтисе яки әнисе белән үз файдасына «уйный» ала. Изге Язмалардагы нинди принциплар ир белән хатынга җылы мөнәсәбәтләр үстереп үз балаларын яхшы тәрбияләргә ярдәм итәчәк?

Бергә вакыт үткәрегез

Аллаһының нияте буенча, кешеләр башта никахлашырга, ә инде аннан соң балалар табарга һәм балалар өйләрен калдыргач, никахта калырга тиеш. Андый никах турында Инҗилдә: «Аллаһы кушылдырганны кеше аермасын»,— дип әйтелә (Маттай 19:6). Әмма шул ук өзектә Аллаһының нияте буенча бала ахырда «атасын һәм анасын калдырыр» диелгән (Маттай 19:5). Димәк, балаларны тәрбияләү — никахның нигезе түгел, ә ир белән хатын тормышының бер өлеше генә. Һичшиксез, тәрбияләү күп вакыт ала, шулай да әти-әнигә шуны истә тотарга кирәк: бала тәрбияләүнең яхшы нигезе — нык никах.

Ир белән хатынга балалары үскәндә никахларын нык килеш ничек сакларга? Мөмкин булса, бергә балаларсыз вакыт үткәрергә тырышыгыз. Бу сезгә гаиләгә кагылышлы мөһим сорауларны карап чыгарга һәм икәүдән-икәү генә калып вакыт үткәрергә булышачак. Әлбәттә, андый вакытны табу җиңел түгел. Мәкалә башында әйтелгән Элисон болай дип сөйли: «Ирем белән бергә бер-ике минутка гына калыйк дигәндә, кечерәк кызым үзенә игътибар таләп итә башлый яисә алты яшьлек кызым берәр „бәлагә“ эләгә, мәсәлән, карандашлары каядыр югала».

Ә инде искә алынган Джоан белән Даррен бергә вакыт үткәрер өчен, үз кызларын билгеләнгән вакытта йокларга яткырганнар. «Кызларым билгеле бер вакытта йокларга ятарга һәм утны сүндерергә тиеш иделәр,— дип әйтә Джоан.— Бу безгә Даррен белән бераз ял итеп, сөйләшергә мөмкинлек бирә иде».

Балалар өчен йокларга яту вакытын билгеләп, ир белән хатын, икәүләшеп калыр өчен, кадерле минутлар табалар. Бу шулай ук балаларны «үзләре хакында тиешлесеннән артык уйламаска» өйрәтә (Римлыларга 12:3). Билгеле вакытта йокларга ятарга өйрәтелгән бала шуны аңлый: ул гаиләнең мөһим өлеше булса да, ул гаиләдә «патша» түгел. Бала гаиләдә урнаштырылган тәртипкә буйсынырга һәм аның бар теләкләре канәгатьләндерелер дип уйламаска тиеш.

КИҢӘШ. Йокларга яту вакытын билгеләгез һәм балалар бу вакытта ятсын өчен күзәтегез. Бала йокларга ятарга теләмичә, мәсәлән, минем эчәсе килә дип әйтсә, бәлкем, сез аның теләген канәгатьләндерерсез. Әмма йокларга яту вакытын башка теләкләр белән соңартырга рөхсәт итмәгез. Яисә ул сездән тагын биш минут сораса, будильникны биш минуттан шалтыратсын өчен, куегыз һәм шалтыраткач, баланы шунда ук йокларга яткырыгыз. «„Әйе“ дигән сүзегез — „Әйе“ булсын, „Юк“ — „Юк“ булсын» (Маттай 5:37).

Үзара килешеп тәрбияләгез

«Улым! Атаң нәсыйхәтен тыңла, анаң васыйәтен кире какма»,— дип әйтелгән бер акыллы гыйбрәтле хикәядә (Гыйбрәтле сүзләр 1:8). Изге Язмаларның бу шигыреннән шуны күрәбез: әти кешенең дә, әни кешенең дә, балаларны тәрбияләргә хакы бар. Әмма ир белән хатын бер үк тәрбия алган булса да, аларның бала тәрбияләүгә һәм нинди очракта гаиләдә урнаштырган нинди кагыйдәне кулланырга кирәк икәненә карашлары төрле булырга мөмкин. Андый очракларда әти-әнигә ничек эш итәргә?

Инде иске алынган Джон болай ди: «Каршылыкны бала алдында чишәргә ярамый». Шулай да ул тормышта балага каршылыклар булуын сиздермәү бик авыр дип таный. «Балалар бик күзәтүчән,— дип әйтә Джон.— Без каршылыклар турында турыдан-туры бернәрсә әйтмәсәк тә, кызым хисләребезне бик яхшы аңлый».

Джон белән Элисон бу хәлне ничек чишкән? Элисон болай дип сөйли: «Мин иремнең кызыбызга җәза бирүе белән риза булмасам да, иремә моның турында соңрак, безне беркем дә ишетмәгәндә, әйтәм. Мин кызыбызның безнең төрле карашта булуыбыз белән „уйнавын“ теләмим. Ул безнең бер-беребез белән риза булмавыбызны күрсә, мин аңа гаиләдә һәрбер кеше Йәһвә урнаштырган тәртипне тотарга тиеш һәм шуңа күрә мин аның әтисенең башчылыгына буйсынам, һәм кызым да безгә, әти-әнисенә, буйсынырга тиеш дип әйтәм» (1 Көринтлеләргә 11:3; Эфеслеләргә 6:1—3). Джон болай дип сөйли: «Бергә булганда гадәттә мин тәрбиялим. Ләкин Элисон хәлне яхшырак белсә, мин аңа тәрбияләргә кушам һәм аны хуплыйм. Ә инде берәр нәрсә белән риза булмасам, моның турында соңрак, аның белән генә калып фикер алышам».

Тәрбияләү белән бәйле сорауларда сезнең арагызда каршылыклар тумасын өчен һәм нәтиҗәдә балаларыгызның хөрмәтен югалтмас өчен, нәрсә эшләргә?

КИҢӘШ. Бала тәрбияләү турында сөйләшер өчен, һәр атна вакыт бүлеп куегыз һәм һәркайсы каршылык турында ачык фикер алышыгыз. Тормыш иптәшегезнең фикерен аңларга тырышыгыз һәм аның да бала белән үз мөнәсәбәтләре булырга мөмкин икәнен исәпкә алыгыз.

Бала тәрбияләү сезне якынлаштырыр

Әлбәттә, бала тәрбияләү — авыр эш һәм кайвакыт хәлдән тайдыра кебек күренәдер. Иртәме, соңмы балагыз өйне калдырып китәчәк, һәм сез үзегезне кабат ир белән хатын итеп сизәрсез. Бала тәрбияләү сезне бер-берегезгә якынрак итәрме яки ераклаштырырмы? Бу Вәгазьче 4:9, 10 дагы принципны куллануыгызга бик нык бәйле. «Икәү бергә булу ялгыз булудан яхшырак; чөнки икәүнең бердәм хезмәтендә яхшы әҗер бар. Мәгәр берсе егылса, икенчесе үзенең иптәшен торгызып аякка бастырыр»,— дип әйтелгән анда.

Ир белән хатын бала тәрбияләгәндә бер-берсенә булышса, алар яхшы әҗер алачак. Бу мәкаләнең башында инде искә алынган Кэрол болай дигән: «Мин иремнең күп яхшы сыйфатлары бар икәнен белә идем, әмма балаларны бергә үстергәндә мин аның яңа сыйфатларын күрә башладым. Кызларыбыз турында ярату белән кайгыртуын күреп, мин аны тагын да ныграк ярата һәм хөрмәт итә башладым». Ә Джон үз хатыны турында менә нинди сүзләр әйткән: «Хатынымның кайгыртучан әни булып китүен күреп, мин аны тагын да ныграк ярата башладым. Ул миндә соклану хисе уята».

Тормыш иптәшегез белән бергә вакыт үткәрсәгез һәм балаларны бер-берегез белән килешеп тәрбияләсәгез, алар үскән саен сезнең никахыгыз тагы да ныграк булып китәчәк. Шулай итеп сез балаларыгызга яхшы үрнәк күрсәтәсез.

^ 3 абз. Исемнәр үзгәртелгән.

ҮЗЕГЕЗГӘ МОНДЫЙ СОРАУЛАР БИРЕГЕЗ:

  • Мин тормыш иптәшем белән балаларсыз һәр атна күпме вакыт үткәрәм?

  • Мин тормыш иптәшем балабызны тәрбияләгәндә ничек аңа булышам?