Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алар чыннан да Нух көймәсен тапканмы?

Алар чыннан да Нух көймәсен тапканмы?

Алар чыннан да Нух көймәсен тапканмы?

КЕШЕЛӘР Нух пәйгамбәр көймәсен безнең көннәрдә дә эзләүләрен дәвам итә һәм моның турында хәбәрләр вакыт-вакыт ишетелеп тора. Кешеләрнең көймә белән кызыксынуларына гаҗәпләнәсе юк. Нух белән аның гаиләсе б. э. к. 2370—2369 елларда Туфанда зур көймәгә утырып исән калган һәм шул көймә табылса, бу чыннан да гаҗәеп археологик ачыш булыр иде. Әмма көймәне эзләп күп кенә тир түгелсә дә, бу эшләр әле дә дәвам итә. Безнең көннәргә көймәгә кагылышлы күп кенә фаразлар төзелгән һәм кешеләрне шаккатырлык хәбәрләр яңгыраган, ләкин аларга ышанып буламы?

Тәүратта Нух көймәсе «Арарат таулары түбәсенә утырды» дип әйтелә (Яратылыш 8:4). Арарат таулары көнчыгыш Төркиядә, Әрмәнстан белән Иран чикләре янында урнашкан. Тауларның иң атаклысы — бу Арарат тавы.

Нухның көймәсен эзләп, бу җиргә күп кенә экспедицияләр оештырылган булган һәм алар бик кызыклы мәгълүмат хәбәр иткәннәр, әмма аңа ышанырлык дәлилләр китерә алмаган. Тау өстен фотографиягә дә төшереп караганнар, дегетле агач кисәкләре дә тапканнар. Моның барысы һәм, имеш, көймәне үз күзләре белән күргән кешеләрнең сүзләре, башкаларны чын дәлилләр эзләп китәргә дәртләндергән. Әмма бу бик авыр булган, чөнки еш кына телгә алынган андый бер урын Арарат тавында якынча 4 600 метр биеклектә урнашкан. Өстәвенә, бу район сәяси яктан тыныч түгел һәм чит илләрдән килгән экспедицияләргә кайвакыт тауга менәргә рөхсәт бирелми.

Шулай да бу районга барырга теләүчеләр саны шактый зур. Алар көймә кисәкләре ел буе диярлек кар һәм боз белән капланган Арарат тавы өстендә әле дә ята дип ышана. Әмма кызу җәйләр булгалаганда, көймәне күреп аның янына килеп була, дип әйтә андый кешеләр.

Күп санлы хәбәрләр андый өмет очкыннарын ялкынландырып җибәрә. Б. э. беренче гасырында яшәгән яһүдләрнең тарихчысы Иосиф Флавий алдарак яшәгән берничә тарихчы турында яза һәм аларның Арарат таулары өстендә көймә күренеп торганы турында әйткән сүзләрен китерә. Бу тарихчылар хәтта кешеләр истәлек итеп дегет белән капланган бүрәнәләрдән кисәкләр алган дип әйткән. Иосиф искә алган тарихчылар арасында б. э. к. өченче гасырда яшәгән Бабыл елъязмачысы Берос та бар.

Үткән гасырда иң зур кызыксыну уяткан хәбәрне әрмән кешесе Джордж Хагопиан сөйләгән. Джордж сүзләре буенча, аны 20 нче гасыр башларында, ул әле малай булганда, үзе белән бер туганы көймә янына алган һәм Джордж көймә өстенә менгән. Хагопиан 1972 елда вафат булган, әмма аның сөйләгәннәре күпләрне әле дә гаҗәпләндерә һәм сокландыра.

Иман итәр өчен ышанычлы нигез бармы?

Көймә чыннан да табылганмы? Яки аны киләчәктә берәр экспедиция табармы? Моңа өметләнер өчен нигез бармы? Бардыр, әмма көймәне табуларына өмет әллә ни зур түгел. Чөнки Изге Язмаларда көймәнең, Туфан сулары кимегәч, туктаган урыны турында төгәл әйтелми, анда нибары «Арарат таулары» гына искә алына.

Әлбәттә, көймәне эзләүчеләрнең һәм аның турында хәбәрләрне таратучыларның бу таулар арасыннан иң биеген аерып күрсәтүләренә шаккатасы юк. Шулай да Изге Язмаларда Аллаһы үзе көймәне Арарат тавы очында туктаткан дип әйтелми. Шунсын да әйтергә кирәк: бүген Арарат — бу 5 000 метрга якын биеклектәге тау һәм анда бик салкын *. Өстәвенә, көймә туктагач, Нух үз гаиләсе белән әле берничә ай көймә эчендә яшәгән (Яратылыш 8:4, 5). Һәм көймәдән чыккан кешеләр белән хайваннарның, альпинистлар кебек, шул тауның очыннан төшкәннәрен күз алдына китерү бик авыр. Күрәсең, көймә туктаган җир аны бүген эзләүче кешеләр күз алдына китергәннән күпкә уңайлырак, әмма Яратылыш 8:4, 5 тәге сүзләр буенча, шактый биек тә булган. Көймә Арарат тауларының кайсы җирендә генә туктамасын, аның гасырлар дәвамында черү яки башка сәбәпләр аркасында юкка чыгуы ихтимал түгелме?

Нух көймәсе турындагы хәбәрләр дини яктан мөһим дип әйтелсә дә, бу берникадәр шик тудыра. Экспедицияләрнең берсен оештыручы көймәне тапсак, бу «миллионлаган кешеләрнең иманын ныгытачак» һәм моның ярдәмендә «күпләр иман итә башлаячак» дигән. 2004 елда үткән пресс-конференциядә ул көймәне табу «Мәсихнең терелүеннән соң булган вакыйгаларның иң бөеге булачак» дигән. Әмма соңрак алар экспедициягә бармаска булганнар.

Әмма көймәне табу иманны ныгытырмы яки аны уятырмы? Инҗил буенча, чын иман күзгә күренгән яки тотып караган нәрсәләргә нигезләнми (2 Көринтлеләргә 5:7). Кайбер кешеләр Изге Язмалардагы аерым өзекләргә шикләнеп карый һәм бу өзекләргә, аларга күзгә күренгән яки тотып караган дәлилләр китерсәләр генә, ышаначак диләр. Әмма фактлар күрсәткәнчә, андый кешеләрне бернинди дәлилләр ышандыра алмый. Гайсә Мәсих үзе кайберәүләрне рухи сорауларда бернәрсә — хәтта берәрсе үледән терелсә дә һәм алар моны күрсә дә — ышандыра алмас дигән (Лүк 16:31).

Шулай да чын иманга ия булыр өчен бернинди дәлилләр кирәкми дип әйтеп булмый. Киресенчә, чын иман ышанычлы дәлилгә нигезләнгән (Еврейләргә 11:1). Андый дәлил бармы? Акыллы кешеләрне Туфан турында Изге Язмалардагы хәбәрнең дөреслегенә берәр нәрсә ышандыра аламы? Әйе, андый дәлил бар. Гайсә Мәсих үзе болай дигән: «[Нух] көймәгә кергәннән соң, туфан килгән» (Лүк 17:26, 27). Аның сүзләре — иң яхшы дәлил. Ни өчен?

Гайсә җиргә килгәнче күктә яшәгән (Яхъя 8:58). Ул көймәнең төзүен, Туфанны күргән. Сезнеңчә, кемнең сүзләре ышанычлырак: үз күзләре белән Туфанны күргән ышанычка лаек Аллаһы Угылының сүзләреме яки боз эчендә катып калган агач кисәкләрен табарга өметләнгән тикшерүчеләрнең фаразларымы? Бу яктан карасак, Нух көймәсенең булуына дәлилләр инде җитәрлек.

[Искәрмә]

^ 10 абз. Бүген Арарат дип аталган тау — бу 1840 елдан «йоклый» торган вулкан. Аның биеклеге 5 165 метр, ә очы ел буе кар белән капланган килеш кала.

[29 биттәге сүзләр]

Изге Язмаларның Туфан турындагы хәбәренә иман итәр өчен ышанычлы нигез бармы?

[30 биттәге сүзләр]

Гайсә Мәсих үзе болай дигән: «[Нух] көймәгә кергәннән соң, туфан килгән»