Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә юашларны кадерли

Йәһвә юашларны кадерли

Аллаһыны яхшырак белегез

Йәһвә юашларны кадерли

Саннар 12:1–15

ГОРУРЛЫК, көнләшү, дан-шөһрәт яратучанлык — мондый сыйфатлар бу дөньяда уңышларга ирешергә теләгән кешеләргә хас. Әмма бу сыйфатлар безне Йәһвә Аллаһыга якынрак итәме? Юк. Йәһвә үз хезмәтчеләренең юаш булуын тели. Моны Тәүраттан, Саннар китабының 12 нче бүлегеннән күреп була. Анда Синай чүлендә Мисырдан азат ителгән Исраил белән булган вакыйгалар турында әйтелә.

Мусаның апасы Мириам һәм абыйсы Һарун аны «әрли» башлаганнар (1 нче шигырь). Алар, күрәсең, барысын Мусаның үзенә генә сөйләп бирер урынына, аңардан бар кеше алдында зарланып йөргәннәр. Шигырьдә беренче булып Мириам искә алына, шуңа күрә котыртучы ул булган, ахры. Зарлануның беренче сәбәбе — Мусаның хәбәш хатыны булган. Мириам бу хатын-кыздан, хәтта Исраил булмаган хатыннан, аңа үзенә караганда күбрәк игътибар бирүләреннән көнләшкәндер.

Зарлануның башка сәбәпләре дә булган. Мириам белән Һарун: «Әллә Раббы Муса аша гына сөйләдеме? Ул безнең аша да сөйләмәдеме?» — дип сораганнар (2 нче шигырь). Алар моны күбрәк хакимлек һәм танылган булуны теләп әйткәннәрме?

Муса бу сорауга җавап кайтармаган. Ул, күрәсең, аларның рәнҗетүче сүзләрен тыныч кына кабул иткән. Тәүратта «Муса исә дөньядагы барлык кешеләрнең иң тыйнагы» яки юаш иде дип әйтелә (3 нче шигырь) *. Ул сабыр булган. Мусага үзен якларга кирәк булмаган. Йәһвә барысын ишеткән һәм Мусаны яклаган.

Йәһвә Мириам белән Һарунның зарлануын үзеннән зарлану дип санаган. Ул бит үзе Мусаны билгеләгән иде. Зарланучыларны шелтәләп, Аллаһы аларның исләренә үзенең Муса белән махсус мөнәсәбәтләрен төшергән һәм: «Мин аның белән йөзгә-йөз карап... сөйләшәм»,— дигән. Шуннан соң Мириам белән Һаруннан: «Минем хезмәтчем Мусаны гаепләргә сез ничек курыкмадыгыз?» — дип сораган (8 нче шигырь). Мусаны гаепләп, алар чынлыкта Аллаһыга каршы чыкканнар. Андый тупас хөрмәтсезлек Йәһвәнең ачуын чыгарган.

Бар кешеләрне котыртучы Мириамга җәза бирелгән булган: ул махау чире белән авырый башлаган. Һарун Мусадан Мириам өчен үтенгән. Мириам Мусадан зарланып йөргән иде, ә хәзер аңа Мусаның ярдәме кирәк! Муса үзен юаш тоткан һәм Һарун сүзләрен үтәгән. Ул Йәһвәдән үз апасы өчен үтенеп сораган һәм шулай итеп Саннар 12:1—15 тә беренче тапкыр аның сүзләре яңгырый. Аллаһы Мириамны сәламәт иткән, әмма аңа 7 көн кешеләрдән читтә яшәп хурлык кичерергә туры килгән.

Бу өзек безгә Йәһвә кадерләгән һәм нәфрәт иткән сыйфатларны күрергә булыша. Йәһвә Аллаһы белән тагын да тыгызрак мөнәсәбәтләр үстерергә теләсәк, безгә һәркайсы горурлыкны, көнләшүне һәм дан-шөһрәт яратучанлык кебек сыйфатларыбызны тамыры белән йолкып ташларга кирәк. Йәһвә юашларны ярата. Ул Зәбур китабында: «Сабырлар җирне мирас итеп алырлар, һәм тыныч тормышта рәхәтләнеп яшәрләр»,— дигән вәгъдә бирә (Мәдхия 36:11; Ягъкуб 4:6).

[Искәрмә]

^ 4 абз. Юашлык — бу бик көчле сыйфат һәм ул кешегә гаделсезлекне сабыр булып һәм үч алмыйча кичерергә мөмкинлек бирә.