Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы бар догаларны да тыңлыймы?

Аллаһы бар догаларны да тыңлыймы?

Аллаһы бар догаларны да тыңлыймы?

Аллаһы һәр милләт кешесен тыңлый (Мәдхия 144:18, 19). Безгә үзебезне борчыган һәрнәрсә турында аңа сөйләргә кирәк. Шулай эшләргә аның Сүзендә — Изге Язмаларда язылган сүзләр дәртләндерә (Филипиялеләргә 4:6, 7). Шулай да, Аллаһыга кайбер догалар, мәсәлән, ятлап һәм кабатлап әйтелгән догалар ошамый. (Маттай 6:7 не укыгыз.)

Йәһвәгә шулай ук аның законнарын белә торып бозган кешеләрнең догалары ошамый (Гыйбрәтле сүзләр 28:9). Мәсәлән, борынгы заманда Аллаһы кан коюда гаепле исраиллеләрнең догаларын тыңламаган. Димәк, Аллаһы догаларыбызны тыңласын өчен, без билгеле таләпләрне үтәргә тиеш. (Ишагыйя 1:15 не укыгыз, ЯД: «Сез кулларыгызны сузганда мин сезгә түгел, ә читкә карыйм. һәм сез күп тапкыр дога кылсагыз да, мин тыңламыйм. Сезнең кулларыгыз канга баткан».)

Аллаһы безне тыңласын өчен, без нәрсә эшләргә тиеш?

Аллаһыга дога кылганда, моны иман белән эшләргә кирәк (Ягъкуб 1:5, 6). Без Аллаһының барлыгына һәм безнең турында кайгыртканына шикләнмәскә тиеш. Без иманыбызны Изге Язмаларны өйрәнеп ныгыта алабыз, чөнки чын иман Аллаһы Сүзендәге дәлилләргә нигезләнгән. (Еврейләргә 11:1, 6 ны укыгыз.)

Дога кылганда, эчкерсез һәм басынкы булырга кирәк. Хәтта Гайсә пәйгамбәр дә дога кылганда, үзен басынкы тоткан (Лүк 22:41, 42). Аллаһыга нәрсә эшләргә кирәк икәнен әйтеп торганчы, безгә аның Сүзен укып аның таләпләрен аңларга тырышырга кирәк. Шул чакта без аның ихтыяры буенча дога кыла алачакбыз. (1 Яхъя 5:14 не укыгыз.)