Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИМАННАРЫН ҮРНӘК ИТЕП ТОТЫГЫЗ | НУХ

Аллаһы аны һәм «тагын җиде кешене коткарып калган»

Аллаһы аны һәм «тагын җиде кешене коткарып калган»

НУХ һәм аның гаиләсе бер-берсенә сыенып утыра. Коеп яңгыр ява. Чак кына яктылык биреп лампада май янып тора. Лампа яктысында үз гаиләсе белән Нух утыра. Алар көймә түбәсенә һәм як ягына бәреп яуган яңгырның тавышын ишетеп тора. Көймә эче буйлап таралган тавыш хәтәр яңгырый.

Нух үз яраткан гаиләсенә — үз тугры хатынына, өч батыр угылына һәм аларның хатыннарына карап ала. Аның йөрәге рәхмәт хисе белән тулы. Бу авыр чорда аңа, үз яраткан гаиләсе аның белән бергә булганга, авырлыкларны кичереп чыгу җиңелрәк булгандыр. Аларның барысы да исән-сау. Шунда ул үз рәхмәтләрен Аллаһыга җиткереп дога кыла. Аның тавышы, догасын гаиләсендәге һәр кеше ишетсен өчен, яңгыр тавышыннан катырак яңгырый.

Нух гаҗәеп иманлы кеше булган. Нәкъ иманы аркасында аның Аллаһысы Йәһвә аның үзен һәм гаиләсен саклап калдырырга булган (Еврейләргә 11:7). Әмма яңгыр ява башлагач, аларга иман кирәк булганмы? Әйе. Аларны алда әле авыр көннәр көткән, һәм иман кебек сыйфат аларга аеруча кирәк булган. Без дә бик шомлы көннәрдә яшибез, һәм бу сыйфат безгә дә кирәк. Шуңа күрә, әйдәгез, Нух иманыннан нәрсәгә өйрәнә алабыз икәнен карап чыгыйк.

«КЫРЫК КӨН һӘМ КЫРЫК ТӨН»

Яңгыр «кырык көн һәм кырык төн буе» коеп яуган (Яратылыш 7:4, 11, 12). Җир йөзен каплаган су әкрен-әкрен генә күтәрелә барган. Шунда Нух үз Аллаһысы Йәһвәнең тәкъва кешеләрне яклап, шул ук вакыт явыз кешеләргә җәза биргәнен күргән.

Туфан ярдәмендә фәрештәләр арасында туган фетнә туктатылган булган. Эгоистик карашлы Шайтанның коткысына бирелеп күп кенә фәрештәләр хатын-кызлар белән якынлык кылыр өчен күктәге «тиешле торакларын ташлап киткән», һәм, нәтиҗәдә, шул хатын-кызлардан гаять зур кешеләр — нефилимнар туган (Яһүд 6; Яратылыш 6:4). Шунда Шайтан шатланып туя алмагандыр, чөнки Йәһвәнең җирдә барлыкка китергән иң гаҗәеп затлары — кешеләр моның аркасында тагы да ныграк бозыла башлаган.

Әмма Туфан сулары күтәрелә башлагач, шул фетнәче фәрештәләргә үзләренә алган кеше тәннәрен калдырып кире күккә кайтырга туры килгән. Шул вакыттан алып алар үзләренә кеше тәне инде ала алмый. Шул фәрештәләр үз хатыннарын һәм үз балаларын ташлап киткән, һәм алар башка кешеләр белән бергә Туфан суларында һәлак булган.

Якынча җиде гасыр элегрәк, Ханук көннәрендә Йәһвә явыз, динсез кешеләрне юк итәчәк дип кешелекне кисәткән булган (Яратылыш 5:24; Яһүд 14, 15). Ләкин шуннан бирле кешеләр, җирне һәлак итеп һәм җир йөзен җәбер-золым белән тутырып, бозыла гына барган. Хәзер алар Туфан суларында һәлак булган. Моны күреп Нух һәм аның гаиләсе сөенгәнме?

Юк! Аларның шәфкатьле Аллаһылары да моны күреп сөенмәгән (Йәзәкил 33:11). Йәһвә мөмкин кадәр күбрәк кешене коткарып калыр өчен барысын эшләгән. Ул Ханукка кисәтү хәбәрен таратырга кушкан һәм Нухка гаять зур көймә төзү эшен тапшырган. Нух үз гаиләсе белән шул зур йөкләмәне үтәр өчен дистәләгән еллар эшләгән, һәм кешеләр бу төзелешне үз күзләре белән күреп торган. Йәһвә, өстәвенә, Нухка «тәкъвалыкны вәгазьләүче» булып хезмәт итәргә кушкан (2 Петер 2:5). Ханук кебек ул да кешеләрне киләчәк хөкем турында кисәтеп йөргән. Кешеләр аның сүзләрен ишеткәч, нәрсә эшләгән? Шул вакыйгаларны күктән күзәтеп торган Гайсә соңрак Нух көннәрен искә төшереп, болай дигән: «Туфан килеп, барысын да юк иткәнгә кадәр, алар төшенмәгәннәр» (Маттай 24:39).

Йәһвә көймәнең ишеген япкач, Нух һәм аның гаиләсе шул кырык көн дәвамында нәрсәләр кичергән? Әйдәгез, моны күз алдыбызга китерик. Көннәр үтә бара, яңгыр бер дә туктамыйча шыбырдап явуын дәвам итә. Шушы сигез кеше бер-берсе турында кайгыртып, үз яшәгән җирләрен җыештырып, шулай ук көймәдәге хайваннарны карап, көндәлек эшләр белән мәшгуль булып йөри. Шунда, көтмәгәндә, бу гаять зур көймә селкенеп куя һәм үз урыныннан күчә. Ул йөзә башлый! Күтәрелә барган суларда чайкалып, көймә дә алар белән бергә күтәрелә бара, һәм ахыр чиктә ул «җир өстеннән югары күтәрелеп», йөзеп йөри башлый (Яратылыш 7:17). Шулай итеп, Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһы Йәһвә үз куәтен гаҗәеп итеп күрсәтә!

Нух Йәһвәгә бик рәхмәтле булгандыр, чөнки Йәһвә шәфкать күрсәтеп, аны да, гаиләсен дә коткарган һәм шулай ук аларга башка кешеләрне дә кисәтергә кушкан. Шулай да, теге кешеләр көймәгә кермәгән һәм һәлак булган. Шул елларда, үз хезмәтен тырышып башкарганда, Нух бар тырышлыклары юкка гына дип уйлагандыр. Кешеләр һич тә тыңларга теләмәгән! Уйлап кына карагыз: аның бит абый-энеләре, апа-сеңелләре һәм башка туганнары да булгандыр. Шулай да, аны, үз гаиләсеннән башка, беркем дә тыңламаган (Яратылыш 5:30). Хәзер, шушы сигез кеше көймәдә исән-имин утырганда, кешеләргә коткарылырга мөмкинлек биреп сөйләп йөргәннәрен исләренә төшерәдер. Алар, һичшиксез, җан тынычлыгы кичерә.

Йәһвә Нух көннәрендә нинди булса, безнең көннәрдә дә шундый булып кала (Малахий 3:6). Гайсә Мәсих безнең бүгенге көннәр «Нух көннәре» белән бик нык охшаш булачак дигән (Маттай 24:37). Без яшәгән заман — кайгылы, махсус чор, һәм ул бу бозык дөнья төзелешенең юк ителүе белән тәмамланачак. Бүген Аллаһы халкы да тыңларга теләгән кешеләргә кисәтә торган хәбәр җиткерә. Син бу хәбәрне кабул итәрсеңме? Әгәр син тормышны коткара торган шул хәбәрне инде кабул иткәнсең икән, аны башкаларга сөйләрсеңме? Нух һәм аның гаиләсе һәрберебезгә үрнәк калдырган.

«СУ АША КОТКАРЫЛГАН»

Дулкыннарда чайкалып йөргән көймәнең бүрәнәләре шыгырдап-шыгырдап куя. Көймә эчендәге кешеләр моны ишетеп тора. Нух дулкыннар турында борчылганмы? Көймә бер көн җимерелер дип курыкканмы? Юк. Бүген кайбер кешеләрдә андый шикләр туса да, Нухның андый шикләре булмаган. Инҗилдә: «Иман ярдәмендә Нух... көймә төзегән»,— дип әйтелә (Еврейләргә 11:7). Нух нәрсәгә иман иткән? Йәһвә Нух белән килешү төзегән булган, һәм шул килешү буенча, Нух һәм аның белән бергә булган кешеләр Туфанда исән калырга тиеш булган (Яратылыш 6:18, 19). Әллә Галәмне, җирне һәм бар тереклекне барлыкка китергән Зат көймә турында кайгырта алмас идеме? Әлбәттә, кайгырта алган! Йәһвәнең үз вәгъдәсе буенча эш итәчәгенә Нух бер дә шикләнмәгән. Ахыр чиктә, Нух та, аның гаиләсе дә «су аша коткарылган булган» (1 Петер 3:20).

Кырык көн һәм кырык төн үткәннән соң яңгыр туктаган. Безнең бүгенге календарь буенча бу, күрәсең, б. э. к. якынча 2370 елның декабрь аенда булган. Ләкин Нух гаиләсенең көймәдә сәяхәте яңгыр туктау белән әле тәмамланмаган. Тереклек тулы көймә бөтен җир йөзен — хәтта иң биек тауларны каплаган диңгездә бер үзе генә йөзеп йөргән (Яратылыш 7:19, 20). Күз алдыгызга китерегез: Шем, Хам һәм Йафет көймәдәге хайваннарны ашатып һәм чистартып, аларның сәламәтлекләре турында кайгыртсын өчен, Нух барысын оештырып йөри. Әлбәттә, бар бу хайваннарны буйсындырып көймәгә кертә алган Аллаһы аларны Туфан вакытында көймәдә тыныч кына тота алган a.

Нух, күрәсең, бар вакыйгаларны җентекләп язып барган. Аның язуларында яңгырның кайчан башланган һәм кайчан туктаган вакыты язылган. Анда шулай ук сулар җир өстеннән биек күтәрелгән килеш 150 көн торган дип әйтелгән. Ахыр чиктә, су кими башлаган. Бер көн көймә «Арарат таулары» өстенә йомшак кына килеп утырган (бу таулар хәзерге Төркия җирләрендә урнаша). Шул мөһим көн б. э. к. 2369 елның апрель аенда булган. 73 көн үткәннән соң, июнь аенда тауларның очлары күренә башлаган. Тагын өч ай узганнан соң, сентябрь аенда Нух көймә түбәсенең бер өлешен сүтеп ачарга булган. Бу эш әллә ни җиңел булмаса да, түбәнең бер өлеше сүтелгәч, көймәгә яктылык сибелә, һәм саф һава агыла башлаган. Элегрәк Нух, тирә яктагы җирнең яшәргә яраклы булуын белер өчен, кайбер адымнар ясаган булган. Ул башта козгынны җибәреп караган. Козгын бер очып китеп, бер кайтып йөргән. Ул, күрәсең, ял итәр өчен көймә янына кайткан. Шуннан соң Нух күгәрчен җибәргән, күгәрчен дә, үзенә оя корырлык урын тапканчы, Нух янына кайтып йөргән (Яратылыш 7:24—8:13).

һичшиксез, Нух хәтта иң авыр вакытларда да үз гаиләсе белән бергә гыйбадәт кылган

Әмма Нух өчен иң мөһим нәрсә булып үзенең һәм гаиләсенең рухилыгы булып калган. Аның гаиләсе бергә регуляр рәвештә җыелып дога кылган һәм үзләрен яклап торучы күктәге Аталары турында сөйләшкән. Нух һәр мөһим карарны Йәһвәгә таянып кабул иткән. Ул туфракның «тәмам кипкәнен» күрсә дә һәм көймәдә инде бер елдан артык вакыт яшәгән булса да, көймәнең ишеген ачмаган һәм көймәдән кешеләр белән хайваннарны чыгармаган (Яратылыш 8:14). Ул Йәһвәнең әмерен көткән!

Безнең көннәрдә гаилә башлары шул тугры ир-аттан күп нәрсәгә өйрәнә ала. Нух пөхтә, эшчән, сабыр кеше булган һәм үз гаиләсенең иминлеге турында кайгыртып торган. Әмма аның өчен иң мөһим нәрсә Йәһвә Аллаһының ихтыяры булган. Шул яклардан Нух иманын үрнәк итеп тотсак, үзебезнең бар яраткан кешеләребезгә фатихалар китерербез.

«КӨЙМӘДӘН ЧЫК»

Ниһаять, Йәһвәнең әмере яңгырый. «Хатының, угылларың һәм киленнәрең белән бергә көймәдән чык»,— дип әйтә Аллаһы Нухка. Шул әмергә буйсынып, Нухның гаиләсе һәм аларга ияреп хайваннар көймәдән чыга. Алар ничек чыга? Кем ничек тели, шулай чыгалармы? һич тә юк! Тәүратта хайваннар «төркем-төркем көймәдән чыкты», дип әйтелә (Яратылыш 8:15—19, ЯД). Нух һәм аның гаиләсе көймәдән чыгып таулардагы саф һаваны сулый башлый һәм, Арарат таулары өстеннән еракка карагач, яңартылган җирне күрә. Нефилимнар да, җәбер-золым да, фетнәче фәрештәләр дә һәм теге явыз кешелек җәмгыяте дә инде юк b! Кешелеккә барысын яңадан башларга мөмкинлек бирелә.

Көймәдән чыккач, Нух, нәрсә эшләргә микән дип, басып тормаган. Ул Аллаһыга корбан китерергә булган. Нух корбан китерү урыны төзегән һәм Аллаһы чиста дип санаган, ягъни көймәгә җидешәр алынган хайваннарның кайберләрен яндырып Йәһвәгә корбан китергән (Яратылыш 7:2; 8:20). Йәһвә бу корбанны кабул иткәнме?

Тәүратта Йәһвә турында: «Хуш истән күңеле булган Раббы»,— дип әйтелә. Моннан без Йәһвәнең бу корбанны кабул иткәнен күрәбез. Туфанга кадәр кешелек җир йөзен җәбер-золым белән тутырганга, Аллаһы бөтен йөрәге белән сызланган булган, ә хәзер, аның ихтыярын үтәргә тәвәккәл торучы тугры хезмәтчеләр гаиләсен күреп, аның күңеле тынычлана, ул шатлык кичерә. Йәһвә шушы хезмәтчеләре камил булыр дип көтми. Тәүратта: «Кешенең йөрәгендә туа торган явызлыклар аның балачагыннан ук килә»,— дип әйтелә (Яратылыш 8:21). Йәһвә кешелек белән үзен сабыр һәм мәрхәмәтле тота һәм моны өстәмә адымнар ясап та күрсәтә.

Ул җирдән үз ләгънәтен алып куя. Адәм белән Хаува фетнә күтәргәч, ул җирне каһәрләгән булган, һәм аны эшкәртү чиктән тыш авыр булган. Нухның әтисе Ләмек үз улына Нух дигән исем биргән. Бу исем, күрәсең, «Ял» яки «Юаныч» дигәнне аңлата, һәм шулай итеп Ләмек аның улы кешелекне ләгънәттән азат булган вакытка алып барачак икәнен пәйгамбәрлек итеп әйткән булган. Бу пәйгамбәрлекнең үтәлешен үз күзләре белән күрәчәген һәм җирне хәзер эшкәртү җиңелрәк булачагын аңлагач, Нухның йөзе шатлыктан балкып киткәндер. Шуңа күрә Нухның тиздән җирне эшкәртә башлаганына гаҗәпләнәсе дә юк! (Яратылыш 3:17, 18; 5:28, 29; 9:20).

Нух һәм аның гаиләсе көймәдән чыгып яңартылган җиргә баскан

Йәһвә Нухның бар токымнарына үз тормышларында куллансыннар өчен ачык, гади законнар биргән. Бу законнарның берсе — кеше үтерүдән, икенчесе канны дөрес кулланмаудан тыйган. Ул шулай ук кешелек белән килешү төзегән: кешелекне юк итәр өчен туфан җибәрмәскә вәгъдә биргән. Кешеләрне үз вәгъдәсен үтәячәгенә ышандырыр өчен, ул салават күпере биргән. Безнең көннәргә кадәр һәр салават күпере Йәһвәнең ярату белән биргән вәгъдәсен исебезгә төшереп безне юатып тора (Яратылыш 9:1—17).

Нух уйлап чыгарылган ниндидер бер кеше булса, аның турындагы хикәя салават күпере турында әйтелгән сүзләр белән тәмамланыр иде. Ләкин Нух уйлап чыгарылган түгел, ә җирдә чыннан да яшәгән кеше булган, һәм аңа күп авырлыклар кичерергә туры килгән. Ул көннәрдә кешеләр, безнең көннәрдәге кешеләр белән чагыштырганда, күпкә күбрәк яшәгән. Нух та көймәдән чыккач, җирдә тагын 350 ел яшәгән, ул еллар аңа күп газап китергән. Бер тапкыр ул чиктән тыш күп шәрәб эчеп җитди хата кылган. Шул хатага өстәп аның оныгы Кәнган тагы да авыррак гөнаһ кылган, һәм бу гөнаһның аяныч нәтиҗәләрен Кәнган гаиләсе татып яшәгән. Нухка үз гомерендә үз токымнарының потларга табына башлау һәм Нәмруд көннәрендәге җәбер-золым кебек гөнаһларын күрергә туры килгән. Әмма аның гомерендә үзенә шатлык китерә торган нәрсәләр дә булган. Мәсәлән, аның улы Шем нык иманлы кеше булган һәм шулай итеп үз гаиләсенә яхшы үрнәк биреп торган (Яратылыш 9:21—28; 10:8—11; 11:1—11).

Безгә дә Нухтан үрнәк алып, авырлыкларга карамастан, тугры булып калырга кирәк. Безнең көннәрдә күп кешеләр хак Аллаһыны санга сукмый, ә кайберәүләр хәтта аңа хезмәтләрен ташлап китә, шуңа күрә безгә Нух кебек хезмәтебезне дәвам итәргә кирәк. Йәһвә чыдамлылык күрсәтеп тугры калган андый хезмәтчеләрен бик кадерли. Гайсә Мәсих әйткәнчә, «ахырга кадәр нык калган кеше котылыр» (Маттай 24:13).

a Кайберәүләр Аллаһы ярдәме белән хайваннар йокыга охшаш хәлдә булгандыр дип исәпли, шуңа күрә аларга әзрәк ризык кирәк булган дип әйтәләр. Бу шулай булганмы, юкмы, Аллаһы үз вәгъдәсен үтәгән, һәм көймәдәге бар хайван Туфанны исән-имин кичеп чыккан.

b Шулай ук җир йөзеннән Гадән бакчасы да юк ителгән булган, аны, күрәсең, Туфан сулары каплап юк иткән. Әгәр бу дөрес булса, Гадән бакчасына керү юлын саклап торган керубимнәр кире күккә кайта алган. Аларның 1600 елга сузылган җирдәге хезмәтләре ниһаять тәмамланган булган (Яратылыш 3:22—24).