Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ ӨЙРӘНӘСЕГЕЗ КИЛӘМЕ?

Бар кешеләр өчен Изге Язмаларны өйрәнү программасы

Бар кешеләр өчен Изге Язмаларны өйрәнү программасы

Йәһвә Шаһитләрен вәгазь эшләреннән танып була. Безнең бөтен дөньяда Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәргәнебезне белә идегезме?

2014 елда 8 000 000 нан артык Йәһвә Шаһите 240 илдә һәр ай якынча 9 500 000 Изге Язмалар өйрәнүен үткәргән *. Күз алдыгызга гына китерегез, безнең белән Изге Язмаларны өйрәнгән кешеләрнең саны күп кенә илләрдәге кеше саныннан артык. Андый илләр саны 140 ка якын!

Бу өйрәтү эшен алып барыр өчен, Йәһвә Шаһитләре һәр ел якынча бер ярым миллион Изге Язмалар, китап, журнал һәм Изге Язмаларны өйрәнер өчен башка басмаларны 700 гә якын телдә чыгара! Бу эш ярдәмендә кешеләр Изге Язмаларны үзләре сайлаган телдә өйрәнә ала.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ ӨЙРӘНҮ ПРОГРАММАСЫНА КАГЫЛЫШЛЫ ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАРГА ҖАВАПЛАР

Изге Язмалар өйрәнүе ничек үтә?

Без Изге Язмаларга нигезләнгән төрле темаларны карап чыгабыз һәм аларга кагылышлы Изге Язмалардан шигырьләрне тикшерәбез. Мәсәлән, Изге Язмаларда мондый сорауларга җаваплар бар: Аллаһы кем ул? Нинди ул? Аның исеме бармы? Ул кайда яши? Без аңа якынлаша алабызмы? Әмма бу сорауларга җавапны Изге Язмаларның кайсы шигырьләреннән табып була?

Кешеләргә үз сорауларына җавапны табарга ярдәм итәр өчен, без гадәттә 224 битле «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» * дигән китапны кулланабыз. Бу китап кешеләргә Изге Язмалардагы төп тәгълиматларны аңлар өчен махсус итеп бастырылган. Анда Аллаһы, Гайсә Мәсих, кешеләрнең газап чигүләре, терелтелү, дога һәм башка нәрсә турында белеп була.

Өйрәнү кайчан һәм кайда үткәрелә ала?

Өйрәнүне сезгә уңайлы булган вакытта һәм урында үткәреп була.

Бер дәресне өйрәнер өчен күпме вакыт кирәк?

Күп кенә кеше, Изге Язмаларны өйрәнер өчен, атнага якынча бер сәгать бүлеп куя. Әмма өйрәнү вакыты төрлечә булырга мөмкин. Без сезнең графигыгызга җайлашып өйрәнү үткәрә алабыз. Кайберәүләр һәр атна 10—15 минут кына өйрәнә.

Өйрәнү түләүлеме?

Өйрәнү һәм өйрәнер өчен басмалар бушлай. Бу Гайсәнең үз шәкертләренә биргән мондый әмере буенча эш ителә: «Бушлай алдыгыз — бушлай бирегез» (Маттай 10:8).

Өйрәнү курсы күпме вакыт үткәрелә?

Өйрәнү курсының дәвамлылыгы үзегездән тора. «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» китабы 19 дәрестән тора. Сез кайбер я бөтен дәресләрне дә үзегезгә туры килгән темпта өйрәнә аласыз.

Аннан соң мин Йәһвә Шаһите булып китәргә тиешме?

Юк. Һәр кеше үзе теләгәнчә иман итә һәм без моны таныйбыз. Әмма Изге Язмалардан алган белем сезгә дөрес сайлау ясарга булышыр.

Моның турында күбрәк мәгълүматны кайдан алырга була?

Йәһвә Шаһитләренең ышанулары һәм эшчәнлекләре турында төгәл мәгълүматны аларның басмаларыннан алып була.

Изге Язмаларны өйрәнергә теләгем булса, нәрсә эшләргә?

  • Брошюраның икенче битендә китерелгән адрес буенча языгыз.

  •  

^ 4 абз. Изге Язмалар өйрәнүе гадәттә аерым кеше белән я кешеләрнең кечкенә төркеме белән үткәрелә.

^ 9 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган. Бу китапның 230 миллионнан артык данәсе 260 артык телдә бастырылган.