Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | ДОГА КЫЛУ ФАЙДА КИТЕРӘМЕ?

Берәрсе догаларны тыңлыймы?

Берәрсе догаларны тыңлыймы?

Кемдер доганы — вакытны бушка уздыру дип саный. Барыбер беркем дә тыңламый диләр алар. Икенчеләре дога кылып караган, ләкин аларга догаларына җавап алмаган кебек тоела. Бер атеист Аллаһыны күз алдына китереп: «Пышылдап булса да, берәр нәрсә әйт инде»,— дип әйткән аңа. Ләкин, аның сүзләре буенча, Аллаһы «дәшмәгән».

Изге Язмалар, Аллаһы догаларыбызны тыңлый, дип ышандыра. Изге Язмаларда инде күптән болай дип язылган булган: «Ул [Аллаһы], ярдәм сорап кычкыруыңны ишетү белән, сиңа илтифат күрсәтер. Ул, аны ишетү белән, сиңа җавап бирер» (Ишагыя 30:19). Башка шигырьдә: «Гадел кешенең догасын Ул мәгъкуль күрер»,— диелә (Гыйбрәтле сүзләр 15:8).

Гайсә үз күктәге Атасына дога кылган, һәм «Ул аны ишеткән» (Еврейләргә 5:7).

Изге Язмаларда шулай ук күп кенә кешеләрнең догаларын Аллаһы ишеткән дип әйтелгән. Мәсәлән, Гайсә «үзен үлемнән Коткара алучыга ялварып һәм үтенеп... дога кылган. ...Ул [Аллаһы] аны ишеткән» (Еврейләргә 5:7). Башка мисалларны Даниял 9:21 дә һәм 2 Елъязма 7:1 дә күреп була.

Алайса, ни өчен кайбер кешеләр үз догаларына җавап күрми? Аллаһы безне ишетсен өчен, без төрле илаһларга яки ата-бабаларыбызга түгел, ә Изге Язмаларда әйтелгән Аллаһыга — Йәһвәгә * генә дога кылырга тиеш. Аллаһы шулай ук «аның ихтыяры буенча», ягъни ул хуплаганны гына, соравыбызны таләп итә. Шулай дога кылсак, Аллаһы «безне ишетер» дип үзе ышандыра (1 Яхъя 5:14). Шуңа күрә догаларыбызга җавапны алыр өчен, безгә Изге Язмаларда әйтелгән Аллаһыны һәм аның ихтыярын белергә кирәк.

Ләкин күпләр доганы диндар кешеләр өчен күнегү генә дип санамый. Алар Аллаһының догаларны тыңлаганына һәм аларга җавап биргәненә ышана. Кениядән Исаак болай ди: «Мин дога кылдым һәм Аллаһыдан Изге Язмаларны аңларга ярдәм итсен дип сорадым. Озакламый бер кеше минем яныма килде һәм ярдәм тәкъдим итте». Филиппин утрауларыннан Хильда исемле хатын тәмәке тартуны ташларга теләгән. Күп тапкыр тырышса да, булдыра алмаган. Нәтиҗәдә, ире: «Аллаһыдан ярдәм сорап кара»,— дип тәкъдим иткән. Ул шул киңәшне кулланган. Ул болай ди: «Мин Аллаһының үземә ничек булышканын күреп, гаҗәпләндем. Тәмәке тарту теләге юкка чыга башлады. Мин шул гадәтне ташлый алдым».

Бәлки, Аллаһы сезнең үтенечләрегезгә дә җавап бирер?

^ 6 абз. Изге Язмалар буенча, Йәһвә — Аллаһының исеме.