Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШНЫ ҮЗГӘРТӘ

Хәзер мин башкаларга ярдәм итә алам

Хәзер мин башкаларга ярдәм итә алам
  • ТУУ ЕЛЫ: 1981

  • ТУГАН ИЛЕ:ГВАТЕМАЛА

  • ҮТКӘНДӘ: АВЫР БАЛАЧАГЫ

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ.

Мин Акуль шәһәрендә тудым. Бу бәләкәй шәһәр Гватемаланың көнбатыш калкулыкларында урнаша. Гаиләм чыгышы буенча ишель халкыннан. Бу халык майя халкыннан барлыкка килгән. Мин балачагымда испан телендә дә, ана телендә дә сөйләшергә өйрәндем. Бала чагымда Гватемаладагы гражданнар сугышын күрдем. Бу 36 ел дәвам ителгән сугышта халкыбыздан күп кенә кеше вафат булды.

Миңа дүрт яшь булганда, җиде яшьлек абыем граната белән уйнады, һәм бу граната кинәт кенә шартлады. Бу шартлау аркасында, мин сукыр булып калдым. Кызганычка каршы, абыем үз тормышын югалтты. Ул вакыттан алып, мин сукыр балалар өчен Гватемала шәһәрендәге интернатта яши башладым. Анда мине Брайль шрифтында укырга өйрәттеләр. Андагы хезмәтчеләр миңа башка балалар белән аралашырга рөхсәт итмәделәр. Укучылар да минем белән сөйләшмәде. Ни өчен шулай булганын мин әле дә аңлап җиткермим. Мин анда үземне һәрвакыт ялгыз итеп хис итә идем һәм әнием белән өйдә вакыт үткәрә алган ике айны зарыгып көтә идем. Әнием миңа карата һәрвакыт игелекле иде, мине һәрвакыт кызгана иде. Ләкин, кызганычка каршы, миңа ун яшь булганда, ул үлеп китте. Үземне яраткан бердәнбер кешемне югалткач, мин бөтенләй өметсезлеккә бирелдем.

11 яшемдә мин туган шәһәремә кайттым. Абыем һәм аның гаиләсе белән яши башладым. Алар физик ихтыяҗларымны кайгырта иде, ләкин җылылык белән назлылык миңа җитми иде. Кайвакыт мин Аллаһыга ялвара идем: «Ни өчен әнием үлде? Ни өчен мин сукыр булырга тиеш?» Кешеләр миңа бар газапларым — Аллаһының ихтыяры дип әйтә иде. Шуңа күрә мин Аллаһы ваемсыз һәм гаделсез дигән нәтиҗәгә килдем. Мөмкинлегем булмаганга гына, мин үз-үземә кул салмадым.

Сукыр булганга, мин үз-үземне физик һәм эмоциональ яктан яклый алмадым. Балачакта мине берничә тапкыр көчләделәр. Мин бу җинаятьләр турында беркемгә дә беркайчан да сөйләмәдем. Кешеләргә барыбер дип уйлаган идем. Кешеләр минем белән сирәк сөйләшә иде, һәм мин беркем белән дә аралашмый идем. Мин үз-үземә ябылган һәм бик боеккан идем. Мин беркемгә дә ышанмадым.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ.

Мин яшүсмер булганда, ике Йәһвә Шаһите (ирле-хатынлы) мәктәптә тәнәфес вакытында минем яныма килде. Мәктәптәге бер укытучым мине кызганып, аларны минем яныма килергә сорады. Алар миңа Изге Язмаларда язылган вәгъдәләр турында сөйләде. Үлгәннәр тереләчәк, ә сукырлар күрә башлаячак диделәр алар (Ишагыя 35:5; Яхъя 5:28, 29). Аларның өйрәткәннәре ошаса да, миңа алар белән сөйләшергә кыен иде, чөнки сөйләшү гадәтемнән чыкты. Мин бик аралашмаучан булсам да, алар миңа карата игелекле һәм түземле булдылар һәм минем белән Изге Язмалар өйрәнүен дәвам иттеләр. Мин яшәгән шәһәргә барып җитәр өчен, бу ирле-хатынлыга тау аша 10 километрдан күбрәк барырга кирәк иде.

Абыем бу Йәһвә Шаһитләрен пөхтә киенгән, ләкин бай булмаган кешеләр итеп сурәтләп бирде. Шулай да алар кечкенә бүләкләр китереп, һәрвакыт шәхси кызыксыну күрсәтә иде. Чын мәсихчеләр генә андый фидакарьлек күрсәтә ала икәнен аңладым.

Мин Изге Язмаларны Брайль шрифтындагы басмалар ярдәмендә өйрәндем. Өйрәнгәнемне акыл белән аңласам да, йөрәгемә кайбер нәрсәләрне кабул итү авыр иде. Мәсәлән, миңа Аллаһының шәхсән үземне кайгыртуына ышану авыр булды. Башкаларның үземне яратуларында да шикләнә идем. Ни өчен Йәһвә вакытлыча явызлыкка юл куя икәнен мин аңладым, ләкин кайвакыт Аллаһыга яратучан күктәге Атага караган кебек карарга җиңел булмады. *

Әкрен-әкрен генә мин, Аллаһы Сүзен өйрәнеп, үз карашымны үзгәртә алдым. Мәсәлән, мин Аллаһының газап чиккән кешеләрне бик яхшы аңлаганы турында белдем. Мәсәлән, Аллаһының хезмәтчеләре җәберләүгә дучар булгач, Аллаһы болай дигән: «Мин халкымның Мисырда нинди газап чигүен күрдем... Мин ул халыкның ачы кайгысын беләм» (Чыгыш 3:7). Йәһвәнең назлы хисләре турында белгәч, мин үз тормышымны аңа багышларга булдым. 1998 елда мин суга чумдырылып, Йәһвә Шаһите булып киттем.

Бу абый-кардәш мине үз гаиләсенә кабул итте

Суга чумдырылуымнан соң бер ел үткәч, мин Эскуинтла шәһәре янындагы сукырлар өчен махсус курсларга йөрдем. Җыелыш очрашуларына йөрү авыр булды, һәм бер өлкән моның турында белеп алды. Аңлыйсыздыр, җыелышка йөрер өчен, миңа, таулар аша барып, теге ирле-хатынлы үткән юлны үтәргә кирәк иде. Андый сәяхәтләр минем өчен җиңел булмады. Миңа булышыр өчен, бу өлкән Эскуинтла шәһәрендә бер гаиләне тапты. Алар мине үз йортларында кабул итте һәм җыелыш очрашуларына йөрергә булышты. Бүгенге көнгә кадәр алар минем турында үз туганы турында кайгырткандай кайгыртып тора.

Мин җыелыштагылар үземә күрсәткән чын мәхәббәтнең күп очракларын исемә төшерә алам. Алар мине шуңа ышандыра: Йәһвә Шаһите буларак, мин чын мәсихчеләр арасында (Яхъя 13:34, 35).

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ.

Мин үземне бүтән булдыксыз һәм өметсез итеп хис итмим. Хәзер мин мәгънәле тормыш алып барам. Йәһвә Шаһитләренең Изге Язмалар буенча белем бирү эшендә тулы вакытлы катнашып, мин үз игътибарымны чикләнгән булуыма түгел, ә башкаларны хакыйкатькә өйрәтүгә туплыйм. Шулай ук мин җыелышта өлкән булып хезмәт итәм һәм җыелышларда Изге Язмаларга нигезләнгән нотыклар сөйлим. Бу минем өчен хөрмәт. Мин хәтта региональ конгрессларда нотыклар сөйләү хөрмәтенә ия булдым. Анда меңләгән кеше килә.

Брайль шрифтындагы Изге Язмаларны кулланып нотык сөйлим

2010 елда мин Сальвадор шәһәрендә Хезмәтне яхшырту мәктәбендә (бүген Патшалык вәгазьчеләре мәктәбе дип атала) укыдым. Бу мәктәптә мин җыелыштагы вазифаларны яхшырак башкарырга өйрәндем. Шул мәктәптә укыгач, мин Йәһвәнең үземне бик кадерләгәнен һәм бик яратканын аңладым. Ул һәртөрле кешене, үз ихтыяры буенча кулланыр өчен, сәләтле итә ала.

Гайсә: «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк»,— дигән (Рәсүлләр 20:35). Бүген мин чыннан да бәхетле. Элек башкаларга булыша алам дип беркайчан да уйламаган идем. Әмма хәзер мин башкаларга ярдәм итә алам.

^ 13 абз. Ни өчен Аллаһы газапларга юл куя икәнен белер өчен, «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапның 11 нче бүлеген карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.