Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

17 НЧЕ ДӘРЕС

Күчеп йөрүче күзәтчеләр безгә ничек ярдәм итә?

Күчеп йөрүче күзәтчеләр безгә ничек ярдәм итә?

Малави

Вәгазь очрашуы

Вәгазьләү

Өлкәннәр белән очрашу

Инҗилдә еш кына рәсүл Паул белән Барнаб искә алына. Бу ир-атлар, беренче гасырдагы җыелышларга килеп китеп, күчеп йөрүче күзәтчеләр булып хезмәт иткән. Ни өчен бу хезмәт кирәк булган? Алар рухи кардәшләренең иминлеге турында чын күңелдән борчылган. Рәсүл Паул, кардәшләр янына яңадан килеп, хәлләрен белешергә теләгән. Аларны ныгытыр өчен, ул йөзләгән километр үтәргә әзер булган (Рәсүлләр 15:36). Бүгенге күчеп йөрүче күзәтчеләрнең дә теләге шул.

Алар безне дәртләндерер өчен килә. Һәр район күзәтчесе бер ел эчендә якынча 20 җыелышка ике тапкыр килеп китә һәм һәрбер җыелышта бер атна үткәрә. Без бу тәҗрибәле абый-кардәшләрдән һәм, алар өйләнгән булса, аларның хатыннарыннан бик күп нәрсәгә өйрәнә алабыз. Алар яшьләр һәм олы яшьтәгеләр белән дә танышырга тырыша һәм ашкынып безнең белән вәгазьгә һәм Изге Язмалар өйрәнүләренә бара. Бу күзәтчеләр өлкәннәр белән бергә кардәшләр янына ныгытыр өчен килеп китә. Барыбызның да рухын күтәрер өчен, күзәтчеләр җыелыш очрашуларында һәм конгрессларда яхшы әзерләнгән нотыклар сөйли (Рәсүлләр 15:35).

Алар һәрберебез белән кызыксына. Район күзәтчеләре җыелышларның рухи хәле белән бик нык кызыксына. Алар, өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр белән очрашып, җыелыштагы уңышлар турында фикер алыша һәм аларга вазифаларына кагылышлы киңәшләр бирә. Алар пионерларга үз хезмәтләрен яхшыртырга ярдәм итә һәм, җыелышка яңа гына йөри башлаган кешеләр белән танышып, аларның рухи яктан үсүләренә сөенә. Бу абый-кардәшләр бар көчләрен куеп, безгә «булышучы хезмәттәш» булырга тырыша (2 Көринтлеләргә 8:23). Аларның нык иманы һәм Аллаһыга тугрылыгы үрнәк алырлык (Еврейләргә 13:7).

  • Район күзәтчеләре җыелышларга нинди максат белән килеп китә?

  • Аларның килеп китүе сезгә нинди файда китерә ала?