Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДӘРЕС 15

Гайсә Мәсих кем ул?

Гайсә Мәсих кем ул?

Гайсә — тарихта иң билгеле кешеләрнең берсе. Әмма күп кешеләр аның турында исеменнән башка бернәрсә дә белми диярлек. Гайсәнең чынлыкта кем икәнлеге турында төрле фикерләр бар. Ә Изге Язмаларда аның турында нәрсә әйтелә?

1. Гайсә Мәсих кем ул?

Гайсә — күктә яшәүче куәтле фәрештә. Йәһвә Аллаһы аны иң беренче итеп барлыкка китергән. Шуңа күрә Гайсә «яратылганнарның беренчесе» дип атала (Көләсәйлеләргә 1:15). Изге Язмалар Гайсәне Аллаһының «бердәнбер Улы» a дип атый, чөнки Гайсәне генә Йәһвә үзе барлыкка китергән (Яхъя 3:16). Үз Атасы Йәһвәгә башка бар нәрсәне барлыкка китерергә ярдәм итеп, Гайсә аның белән тыгыз хезмәттәшлек иткән. (Гыйбрәтле сүзләр 8:30 укы.) Гайсә Йәһвә белән җылы, якын мөнәсәбәтләргә ия. Ул Аллаһының хәбәрләрен һәм күрсәтмәләрен башкаларга җиткереп, аның вәкиле, «Сүз», булып тугры хезмәт итә (Яхъя 1:14).

2. Ни өчен Гайсә җиргә килгән?

Якынча 2 000 ел элек Йәһвә, үзенең изге рухын кулланып, бер могҗиза кылган. Ул Гайсәне Мәрьям исемле гыйффәтле кызның карынында яралгыга әйләндергән. Шулай итеп, Гайсә кеше булып туган. (Лүк 1:34, 35 укы.) Гайсә җиргә вәгъдә ителгән Мәсих булыр өчен һәм кешелекне коткарыр өчен килгән b. Изге Язмаларның Мәсих турындагы барлык пәйгамбәрлекләре аңарда үтәлгән. Шуңа күрә кешеләр Гайсәне «Мәсих, тере Аллаһының Улы» итеп таный алган (Маттай 16:16).

3. Гайсә хәзер кайда?

Үлгәннән соң, Гайсә рух булып терелтелгән булган һәм кире күккә кайткан. Анда «Аллаһы аны тагы да югарырак күтәргән» (Филипиялеләргә 2:9). Хәзер Гайсә зур хакимлеккә ия: ул Йәһвәдән соң икенче шәхес.

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Гайсә турында күбрәк белегез һәм аның турында белем алу ни өчен шулкадәр мөһим икәнен ачыклагыз.

4. Гайсә Чиксез Кодрәтле Аллаһы түгел

Изге Язмалар өйрәткәнчә, Гайсә күктә куәтле рухи зат булса да, ул үз Аллаһысы һәм Атасы Йәһвәгә буйсына. Ни өчен алай дип әйтеп була? Изге Язмалар буенча, Гайсә Чиксез Кодрәтле Аллаһы түгел икәнен күрер өчен, ВИДЕОРОЛИК карагыз.

Йәһвә белән Гайсә арасындагы аерманы аңларга ярдәм итүче шигырьләрне карап чыгыгыз. Шигырьләрне укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.

Лүк 1:30—32 не укыгыз.

  • Фәрештә әйткәнчә, Гайсә һәм «Аллаһы Тәгалә» Йәһвә арасында нинди аерма бар?

Маттай 3:16, 17 не укыгыз.

  • Гайсә суга чумдырылгач, күктән килгән тавыш нәрсә әйткән?

  • Сезнеңчә, бу кемнең тавышы булган?

Яхъя 14:28 не укыгыз.

  • Кем олырак һәм зуррак хакимлеккә ия? Ата я угылмы?

  • Гайсә Йәһвәне үз Атасы дип атаган. Бу безне нәрсәгә өйрәтә?

Яхъя 12:49 ны укыгыз.

  • Гайсә үзен һәм Атасын бер үк шәхес дип саныймы? Ә сез ничек уйлыйсыз?

5. Гайсәнең Мәсих булганына дәлилләр

Изге Язмаларда Мәсих, ягъни Аллаһы кешеләрне коткарыр өчен сайлаган зат, турында күп пәйгамбәрлекләр бар. Бу пәйгамбәрлекләр кешеләргә Мәсихне билгеләргә ярдәм иткән. Гайсәдә үтәлгән кайбер пәйгамбәрлекләр турында белер өчен, ВИДЕОРОЛИК карагыз.

Изге Язмалардагы шушы пәйгамбәрлекләрне укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез:

Мәсихнең кайда туарга тиеш булганын белер өчен, Микай 5:2 не укыгыз c.

  • Бу пәйгамбәрлек Гайсәдә үтәлгәнме? (Маттай 2:1)

Изге Язмаларда Мәсихнең үлеме турында алдан нәрсә әйтелгәнен белер өчен, Зәбур 34:20 һәм Зәкәрия 12:10 ны укыгыз.

  • Бу пәйгамбәрлекләр үтәлгәнме? (Яхъя 19:33—37)

  • Сезнеңчә, Гайсә бу пәйгамбәрлекләрнең үтәлешенә тәэсир итә алганмы?

  • Сез ничек уйлыйсыз, бу Гайсәнең Мәсих икәнлеген раслыймы?

6. Гайсә турында белем алу бүләкләнә

Изге Язмаларда Гайсә һәм аның роле турында белем алу бик мөһим дип әйтелә. Яхъя 14:6 һәм 17:3 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Ни өчен Гайсә турында белем алу мөһим?

Гайсә кешеләргә Аллаһының дусты булып китәргә юл ачкан. Ул Йәһвә турында хакыйкатькә өйрәткән, һәм Гайсә аша без мәңгелек тормыш ала алабыз.

КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Йәһвә Шаһитләре Гайсәнең Аллаһы Улы булуына ышана. Аллаһының улы була алмый»,— дип әйтә.

  • Сез ничек җавап бирер идегез?

ЙОМГАКЛАУ

Гайсә — кодрәтле фәрештә. Ул — Аллаһы Улы һәм Мәсих.

Кабатлау

  • Ни өчен Гайсә «яратылганнарның беренчесе» дип атала?

  • Гайсә, җиргә килгәнче, нәрсә эшләгән?

  • Гайсәнең Мәсих икәненә нинди дәлилләр бар?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Аллаһы, кешеләр балалар тудырган кебек, туры мәгънәдә Гайсәнең Атасы булып киткән дип Изге Язмалар өйрәтәме? Моны карап чыгыгыз.

«Ни өчен Гайсә Аллаһы Улы дип атала?» (Интернет мәкалә)

Ни өчен Троица Изге Язмалар тәгълиматы түгел?

«Гайсә Мәсих — Аллаһымы?» (Мәкаләләр 2009)

Бер хатын-кыз Изге Язмаларда Гайсә турында нәрсә әйтелгәнен тикшергәннән соң, аның тормышы үзгәргән. Моның турында укыгыз.

«Ни өчен еврей хатыны үз диненең дөресме-юкмы икәнлеген тикшергән?» («Уяныгыз!» 2013 ел, май)

a Изге Язмалар Аллаһы туры мәгънәдә ата булып киткән дип өйрәтми.

b 26 һәм 27 нче дәресләрдә ни өчен кешелек коткаруга мохтаҗ икәне һәм Гайсә безне ничек коткара икәне каралачак.

c Гайсәнең кайчан Мәсих булып китәчәген төгәл әйткән пәйгамбәрлек турында белер өчен, 2 нче аңлатманы карагыз.