Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

28 НЧЕ ҖЫР

Кем Йәһвәнең дусты була ала?

Кем Йәһвәнең дусты була ала?

(Зәбур 15)

  1. 1. Кем, и Йәһвә Алла,

    Дус булачак сиңа?

    Кем соң синең изге тавыңда

    Мәңге яши ала?

    Нык иманлы кеше —

    Ул тавыңа килә.

    Андый кеше тугры, басынкы

    Һәм Сүзеңне сөя.

  2. 2. Кем билгеле сиңа?

    Кем соң сиңа якын?

    Йөрәгендә хакны сөйләүче —

    Ул кадерле дустың.

    Син хуплаган кеше

    Саф юллардан йөри,

    Ул ялганламый, гел намуслы,

    Тик дөресен сөйли.

  3. 3. И Аллабыз Йәһвә,

    Һәрчак дога кылып,

    Бар серләрне сөйлибез сиңа,

    Наз, ярату сизеп.

    Мәңге синең белән

    Дус буласы килә.

    Син иң якын, тугры Дустыбыз,

    Син Атабыз, Йәһвә.