Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

29 НЧЫ ҖЫР

Исемеңә лаек булып яшибез

Исемеңә лаек булып яшибез

(Ишагыя 43:10—12)

  1. 1. И Аллабыз, кодрәтле һәм гадел син,

    Һәр эшеңдә зирәклек чагыла,

    Зур мәхәббәт күрсәтеп эш итәсең,

    Син — Галәмнең Хакиме, хак Алла.

    Үз халкыңа зур хөрмәт күрсәтәсең —

    Исемеңне без йөртәбез, Йәһвә.

    КУШЫМТА:

    Шаһитләрең буларак, омтылабыз

    Бу исемгә лаеклы булырга.

  2. 2. Без тынычлык һәм шатлык кичерәбез,

    Син тапшырган хезмәтне башкарып.

    Исемеңә дан-хөрмәт китерәбез,

    Бар кешегә хакыйкать таратып.

    Уй-фикердә, сүзләрдә, эшләрдә дә

    Без бик телибез сине данларга.

    КУШЫМТА:

    Шаһитләрең буларак, омтылабыз

    Бу исемгә лаеклы булырга.