Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

61 НЧЕ ҖЫР

Курыкмагыз, барыгыз алга!

Курыкмагыз, барыгыз алга!

(Лүк 16:16)

  1. 1. Бу дөньяның ахыргы көннәрендә

    Шайтан каршылык күрсәтә эшебезгә.

    Шулай да кыю, нык торабыз

    Һәм кырыс шартларда тугры калабыз.

    КУШЫМТА:

    Сез бер дә курыкмагыз, барыгыз алга!

    Сөйләгез Йәһвә хәбәрен бар җиһанда!

    Оҗмах турында вәгазьлик кешеләргә.

    Ул тиздән булачак бар җирдә дә.

  2. 2. Киң һәм җиңел юлларны эзләмибез.

    Бозык дөньяга охшарга теләмибез.

    Сафлык сакларга тырышабыз,

    Иң элек Аллага без буйсынабыз.

    КУШЫМТА:

    Сез бер дә курыкмагыз, барыгыз алга!

    Сөйләгез Йәһвә хәбәрен бар җиһанда!

    Оҗмах турында вәгазьлик кешеләргә.

    Ул тиздән булачак бар җирдә дә.

  3. 3. Күп кешеләр Алланы танымыйлар,

    Йәһвә исемен белергә теләмиләр.

    Аны без изге итәчәкбез,

    Патшалык турында сөйләячәкбез.

    КУШЫМТА:

    Сез бер дә курыкмагыз, барыгыз алга!

    Сөйләгез Йәһвә хәбәрен бар җиһанда!

    Оҗмах турында вәгазьлик кешеләргә.

    Ул тиздән булачак бар җирдә дә.