62 НЧЕ ҖЫР
Яңа җыр
(Зәбур 98)
-
1. Йәһвәне данлап, җырлыйк аңа яңа җырны,
Шундый гаҗәеп бит аның бар эшләре.
Уң кулы белән коткарачак безне Йәһвә.
Тәкъвалык сөя ул, гадел хөкем итә.
КУШЫМТА:
Җыр җырлап,
Патша Йәһне мактыйк!
Җыр җырлап,
Данын яңгыратыйк!
-
2. Арфа һәм быргы яңгырасын бөтен җирдә!
Мәдхия җырлагыз Йәһвә исеменә.
Бер зур хор булып, җырлыйк аңа бертавыштан.
Һәрвакыт данлагыз аны чын күңелдән.
КУШЫМТА:
Җыр җырлап,
Патша Йәһне мактыйк!
Җыр җырлап,
Данын яңгыратыйк!
-
3. Су-елгаларда тере җаннар Йәһне данлый,
Күк, дала, урман да аны мактап җырлый.
Җир читләренә кадәр мактагыз кодрәтен,
Бар җирдә сөйләгез аның бөеклеген.
КУШЫМТА:
Җыр җырлап,
Патша Йәһне мактыйк!
Җыр җырлап,
Данын яңгыратыйк!
(Зәб. 96:1; 149:1; Ишаг. 42:10 да кара.)