Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРГӘ АҢЛАТМА

Яхъя 3:16: «Аллаһы бит дөньяны шулкадәр ярата»

Яхъя 3:16: «Аллаһы бит дөньяны шулкадәр ярата»

 «Аллаһы бит дөньяны шулкадәр ярата ки, Улына иман итүче беркем һәлак булмасын өчен, ә мәңгелек тормыш алсын өчен, үзенең бердәнбер Улын бирде» (Яхъя 3:16, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).

 «Аллаһы дөньяны шулкадәр яратты ки, Углына иман итүчеләрнең берсе дә һәлак булмасын, ә бәлки мәңгелек тормыш алсын өчен, Үзенең бердәнбер Углын бирде» (Яхъя 3:16, Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе).

Яхъя 3:16 ның мәгънәсе

 Аллаһы безне ярата һәм безнең мәңге яшәвебезне тели. Шуңа күрә ул үз Улын — Гайсә Мәсихне җиргә җибәргән. Җирдә булганда, Гайсә күп эшләр башкарган. Беренчедән, ул үз шәкертләренә үз Аллаһысы һәм Атасы турында белем биргән (1 Петер 1:3). Икенчедән, ул кешелек хакына үз тормышын биргән. Мәңгелек тормышны алыр өчен, безгә Гайсәгә иман итәргә кирәк.

 Аллаһының мәхәббәте шушы сүзләрдән күренә: «үзенең бердәнбер Улын бирде» a. Гайсә Аллаһының башка угылларыннан аерылып торган. Аллаһы аны гына берүзе барлыкка китергән (Көләсәйлеләргә 1:17). Ул — «яратылганнарның беренчесе» (Көләсәйлеләргә 1:15). Башка фәрештәләр, кешеләр һәм бар нәрсә Гайсә ярдәмендә барлыкка килгән. Шулай да Йәһвә b үзенең газиз Улын «хезмәт итәргә һәм күпләрне йолып алыр өчен үз җанын бирергә» җибәргән (Маттай 20:28). Гайсә, безне мирас итеп алынган гөнаһ белән үлемнән азат итәр өчен, газаплар кичергән һәм үлгән (Римлыларга 5:8, 12).

 Гайсәгә иман итү — аңа ышану һәм аның безнең өчен нәрсә эшләгәнен тану гына түгел. Без Аллаһы Улына иман итүебезне аны тыңлап һәм аңардан үрнәк алып күрсәтәбез (Маттай 7:24—27; 1 Петер 2:21). Изге Язмаларда болай диелә: «Угылга иман итүче мәңгелек тормышка ия, Угылга буйсынмаучы исә тормышка ия булмаячак» (Яхъя 3:36).

Яхъя 3:16 ның контексты

 Гайсә бу сүзләрне яһүд башлыгы Никәдим белән сөйләшкәндә әйткән (Яхъя 3:1, 2). Бу сөйләшүдә Гайсә Аллаһы Патшалыгына c кагылышлы кайбер нечкәлекләрне һәм «яңадан туу» нәрсәне аңлатканын ачкан (Яхъя 3:3). Ул шулай ук үзенең ничек үләчәген әйткән. «Адәм Улын... күтәрергә [баганага асарга] тиешләр. Бу аңа иман итүче һәркем мәңгелек тормыш алсын өчен булачак» (Яхъя 3:14, 15). Аннары ул мәңге яшәү Аллаһының бөек мәхәббәте ярдәмендә мөмкин икәнен ассызыклаган. Ахырда ул яшәр өчен иман итәргә һәм Аллаһы ихтыярын үтәргә кирәклеген әйткән (Яхъя 3:17—21).

a «Бердәнбер» дип тәрҗемә ителгән моногене́с дигән грек сүзе «үзенә күрә бердәнбер; үзенә күрә бер генә; нәселнең бердәнбер әгъзасы; уникаль» дигәнне аңлата («A Greek-English Lexicon of the New Testament and Other Early Christian Literature», 658 нче бит).

b Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18).

c Аллаһы Патшалыгы шулай ук «күкләр Патшалыгы» дип атала һәм күктәге хөкүмәтне аңлата (Маттай 10:7; Ачылыш 11:15). Аллаһы Мәсихне бу Патшалыкның Патшасы итеп билгеләгән. Аллаһы Патшалыгы Аллаһының җиргә карата ниятен үтәячәк (Даниял 2:44; Маттай 6:10). Күбрәк белер өчен, «Нәрсә ул Аллаһы Патшалыгы?» дигән мәкаләне карагыз.