Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аерылышу. Бәхетле тормыш мөмкин

Аерылышу. Бәхетле тормыш мөмкин

«Бу минем өчен шок булды. Тормышың әйбәт кенә барганда, син бер көн бернәрсәсез каласың» (МАРК *, бер ел элек аерылышкан).

«Ирем бер яшь хатын белән якынлык кылды. Ул хатын безнең кызыбыз белән бер яшьтә иде. Аерылышкач, мин җиңел сулап куйдым, чөнки ирем начар холыклы кеше иде, әмма шул ук вакыт үземне изелгән һәм һичнәрсәгә яраксыз итеп хис итә идем» (ЕММЕЛИН, 17 ел элек аерылышкан).

Кайберәүләр тормышларын яхшы якка үзгәртергә өметләнеп аерылыша, ә кайберәүләрнең никахта каласы килсә дә, алар үз тормыш иптәшен ташлап китмәскә күндерә алмый. Аерылышкан кешеләрнең күбесе тормышлары шул хәтле авыр булыр дип уйламаган да. Әгәр сез күптән түгел генә аерылышкансыз икән, моны тормышыгыздагы иң авыр вакыйгаларның берсе дип саныйсыздыр. Аерылышкач туган авырлыкларны чишү җиңелрәк булсын өчен, әйдәгез, Изге Язмалардагы кайбер гамәли киңәшләрне карап чыгыйк.

БЕРЕНЧЕ АВЫРЛЫК: НАЧАР ХИСЛӘР

Акча, балаларны тәрбияләү белән бәйле проблемалар һәм ялгызлык аркасында туган стресс таудай зур булып күренергә мөмкин, һәм аннан кайвакыт тиз генә арынып булмый. Мәрхүм психолог Джудит Уоллерстайн мондый нәтиҗәгә килгән: аерылышканнан соң еллар узгач та, кешеләр һаман да начар хисләр кичерәләр. Аларга хыянәт иткәннәр, аларны ташлаганнар дип саный алар. Аларга «тормыш гаделсез, күңелсез» булып күренә, һәм алар үзләрен ялгыз хис итәләр.

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?

  • Үткәндәгене искә төшереп кайгыру табигый. Сез элекке тормыш иптәшегезне әле дә яратасыздыр һәм сагынасыздыр. Үзара мөнәсәбәтләрегез әллә ни мактанырлык булмаган булса да, сез, бәлки, кайгырасыздыр, чөнки никахта табарга өметләнгән шатлыкны кичермәгәнсездер (Гыйбрәтле сүзләр 5:18). Изге Язмаларда «елау вакыты» бар дип әйтелә, шуңа күрә күз яшьләреннән оялмагыз (Вәгазьче 3:1, 4).

  • Башка кешеләрдән читләшмәгез. Елар өчен кайвакыт берүзегез генә калсагыз да, кешеләрдән озакка читләшү акыллы булмас (Гыйбрәтле сүзләр 18:1). Дусларыгыз белән аралашканда яхшы нәрсәләр турында сөйләшергә тырышыгыз. Иптәшегезнең начар булганыннан, ул чыннан да шундый булса да, һәрвакыт зарлансагыз, кешеләр сездән читләшә башлар. Аерылышкач, җитди каралар кабул итәргә кирәк булса, ышанычлы кешедән ярдәмне кабул итегез.

  • Сәламәтлегегез турында кайгыртып торыгыз. Аерылышу аркасында туган стресс еш кына кан басымы һәм мигрень кебек проблемаларга китерә. Яхшы тукланыгыз, физик күнегүләр ясагыз һәм җитәрлек йоклагыз (Эфеслеләргә 5:29).

  • Кирәк булмаган әйберләрне чыгарып ташлагыз. Шул исәптән элекке тормыш иптәшегезне искә төшереп ачуыгызны чыгарып торган әйберләрне чыгарып ташлагыз, ләкин мөһим документларны һәм кәгазьләрне калдырыгыз. Туй фотографияләре кебек кайбер әйберләрне күрү күңелсез булса, аларны берәр тартмага салып балаларыгыз өчен саклагыз.

  • Начар уй-фикерләр белән көрәшегез. Зина кылган ире белән аерылышкан Ольга: «Мин үземнән һәрвакыт ул хатын миннән кайсы ягы белән яхшырак дип сорый идем»,— дип әйтә. Ольга соңрак шуны аңлаган: начар уй-фикерләргә бирелеп тору «рух сынуына» китерергә мөмкин (Гыйбрәтле сүзләр 18:14).

    Күп кеше үз фикерләреңне язып кую аларны ачык итеп аңларга һәм йөгәнләп тотарга булыша дип әйтә. Сез дә шулай эшлисез икән, начар фикерләрегезне яхшы фикерләр белән алмаштырырга тырышыгыз (Эфеслеләргә 4:23). Ике мисал карап чыгыйк.

    Начар фикер: иптәшемнең хыянәтенә мин үзем гаепле.

    Яхшы фикер: кимчелекләрем иптәшемә хыянәт итәргә хак бирми иде.

    Начар фикер: иң яхшы елларымны юньсез бер кеше белән яшәп үткәргәнмен.

    Яхшы фикер: үткәндәгене түгел, ә киләчәктәгене уйлап яшәсәм, бәхетлерәк булырмын.

  • Авырту китерә торган сүзләргә игътибар итмәгез. Изге ниятләр белән дусларыгыз һәм туганнарыгыз сезгә авырту китерә торган сүзләр әйтергә я дөрес булмаган киңәшләр бирергә мөмкин. Мәсәлән, «сез болай да бер-берегезгә пар килми идегез» я «Аллаһы аерылышуны нәфрәт итә» *. Шуңа күрә Изге Язмаларда мондый яхшы киңәш язылган: «Кешеләр сөйләгән юк-бар сүзгә игътибар итмә» (Вәгазьче 7:21). Ике ел элек аерылышкан Мартина: «Җан әрнүләрен китерә торган сүзләр турында уйланып йөрер урынына мин бар нәрсәгә Аллаһы карашы белән карарга тырышам. Аның уйлары безнең уйларыбыздан югарырак»,— дип әйткән (Ишагыйя 55:8, 9).

  • Аллаһыга дога кылыгыз. Ул үз хезмәтчеләрен «бар мәшәкатьләрен», алар аеруча зур газаплар кичергәндә, үзенә йөкләргә чакыра (1 Петер 5:7).

КИҢӘШ. Изге Язмалардан үзегез өчен файдалы булган шигырьләрне кәгазь битләренә күчереп алыгыз. Аларны күзгә ешрак чалына торган урыннарга куегыз. Бу мәкаләдә инде китерелгән шигырьләрдән тыш аерылышкан кешеләрнең күпләренә мондый шигырьләр файда китергән: Мәдхия 26:10; 33:19; Ишагыйя 41:10; Римлыларга 8:38, 39.

Авыр вакытта Аллаһы Сүзе сезнең таянычыгыз булсын

ИКЕНЧЕ АВЫРЛЫК: ЭЛЕККЕ ТОРМЫШ ИПТӘШЕГЕЗ БЕЛӘН МӨНӘСӘБӘТЛӘР

11 ел кияүдә булган Юлиана болай ди: «Мин иремне үзем белән калырга күндереп караган идем. Әмма ул мине калдырып китте һәм башка бер хатын белән яши башлады. Минем аңа да, бу хатынга да ачуым чыкты». Аерылышкан күп кенә кешеләр үзләренең элекке тормыш иптәшләренә карата күп еллар дәвамында каты ачу саклый. Шулай да аларга бер-берсе белән, аеруча уртак балалары булса, еш кына аралашып торырга туры килә.

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?

  • Элекке тормыш иптәшегез белән яхшы мөнәсәбәтләр саклагыз. Аның белән сөйләшергә кирәк булса, сөйләшүегез кыска һәм конкрет булсын. Күпләрнең фикеренчә, сөйләшүне алай алып бару тыныч мөнәсәбәтләр сакларга булыша (Римлыларга 12:18).

  • Төрттереп сөйләшмәгез. Изге Язмаларда: «Акыллы кеше сүздә — тыйнак, гамәлендә сабыр-тыныч булыр»,— дип киңәш ителә (Гыйбрәтле сүзләр 17:27). Андый киңәшне, бигрәк тә тормыш иптәшегез сезгә «һөҗүм иткәндә», тотыгыз. Әгәр сөйләшүегез булып чыкмаса һәм бу хәлне берничек тә төзәтеп булмаса, болай дип әйтеп була: «Миңа әйткән сүзләрең турында уйлап алырга кирәк. Моның турында соңрак сөйләшербез».

  • Төрле документлар һәм кәгазьләр, мәсәлән, юридик, финанс һәм медик документлар турында әйткәндә, элекке тормыш иптәшегездән бәйсез булырга тырышыгыз.

КИҢӘШ. Элекке тормыш иптәшегез белән киләсе тапкыр сөйләшкәндә, шуңа игътибар итегез: сез бер-берегез белән үзегезне яклап сөйләшмисезме һәм сез юл куючанмы? Кирәк булса, сөйләшүне калдырып торыгыз я мәсьәләне чишәр өчен электрон почтаны кулланырга тәкъдим итегез (Гыйбрәтле сүзләр 17:14).

ӨЧЕНЧЕ АВЫРЛЫК: БАЛАГЫЗГА ЯҢА ТОРМЫШКА ИЯЛӘШЕРГӘ БУЛЫШУ

Мария ире белән аерылышканнан соң беренче көннәрен искә төшереп болай ди: «Кечкенә кызым һәрвакыт елый иде һәм кабат яткан урынына сия башлады. Олы кызым үз хисләрен яшереп йөрергә тырышса да, аның да үзгәргәне күренеп тора иде». Кызганычка каршы, сез балагызга иң кирәк чакта аңа ярдәм итәр өчен вакытыгыз да, көчегез дә юк икәнен сизәсездер.

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?

  • Балагызны үз күңелен бушатырга дәртләндерегез, хәтта бу «дуамалларча сөйләшү» кебек тоелса да, барыбер шулай эшләгез (Әюб 6:2, 3).

  • Авырлыкларыгызны балагызга йөкләмәгез. Сезгә эмоциональ яктан ярдәм кирәк булганда балагызга, ул сезгә булышырга тели кебек күренсә дә, олыларның авырлыкларын йөкләү дөрес булмас иде һәм аңа зыян китерер иде (1 Көринтлеләргә 13:11). Балагызны үз сердәшегез итмәгез. Аны элекке тормыш иптәшегез белән үзегез арагызда арадашчы я хәбәрче итеп кулланмагыз.

  • Бала тормышына зур үзгәрешләр кертмәгез. Яшәү урынын алмаштырмасагыз һәм тормышны элеккечә алып барсагыз, яхшы булыр иде. Әмма тагы да мөһимрәге шул: рухи эшләрдә катнашуыгызны дәвам итегез, шул исәптән Изге Язмаларны укыгыз һәм гаилә белән гыйбадәт кылыгыз (Канун 6:6—9).

КИҢӘШ. Атнага берничә тапкыр балагызга аны яратканыгызны күрсәтергә тырышыгыз һәм аны ышандырыгыз: ул аерылышуыгызда гаепле түгел. Баланың сорауларына җавап биргәндә, элекке тормыш иптәшегезне аерылышуда гаепләмәгез.

Сез аерылышудан соң да бәхетле тормыш алып бара аласыз. 16 ел кияүдә булган Мелисса болай ди: «Аерылышкач, мин: „Тормышымны башкарак күз алдыма китерә идем“,— дип уйлап куйдым». Шулай да ул үз тормышы белән канәгать булырга өйрәнгән. Мелисса болай ди: «Мин инде үткәндәгене үзгәртергә тырышмыйм, шуңа күрә үземне күпкә яхшырак хис итәм».

^ 2 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

^ 18 абз. Аллаһы кешенең мәкер корып аерылышуын нәфрәт итә. Әмма кешенең тормыш иптәше зина кылса, Аллаһы андый кешегә аерылышырга рөхсәт бирә (Малахий 2:16; Маттай 19:9). «Уяныгыз!» (рус) 1999 ел, 22 апрель саны, 11 биттәге «Аллаһы һәркайсы аерылышуны нәфрәт итәме?» дигән рамканы карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

ҮЗЕГЕЗГӘ МОНДЫЙ СОРАУЛАР БИРЕГЕЗ:

  • Мин аерылышу турында кайгырып елыйсым килгәндә елыйммы?

  • Элекке тормыш иптәшемә үпкә сакламас өчен, мин нәрсә эшли алам?