Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДӘРЕС 02

Изге Язмалар өмет бирә

Изге Язмалар өмет бирә

Бүгенге дөньяда бар кешеләр проблемаларга очрый. Моның аркасында алар борчыла, кайгыра, һәм бу аларга хәтта авырту китерә. Сезнең дә авырлыкларыгыз бардыр. Бәлки, сез берәр чирдән интегәсездер я якыныгыз үлгәнгә кайгырасыздыр. Һәм шуңа күрә үзегезгә: «Тормыш яхшы якка үзгәрерме?» — дигән сорау бирәсездер. Изге Язмаларда бу сорауга ышанычлы җавап бар.

1. Изге Язмалар нинди өмет бирә?

Изге Язмалар китабында дөньядагы проблемаларның сәбәбе аңлатыла. Анда шулай ук бу проблемаларның вакытлыча гына булганы һәм тиздән юк ителәчәге турында яхшы хәбәр язылган. Изге Язмалардагы вәгъдәләр ярдәмендә сезнең «киләчәгегез һәм өметегез булачак». (Ирмия 29:11, 12 укы.) Бу вәгъдәләр безгә хәзерге проблемаларны кичереп чыгарга һәм уңай караш үстерергә булыша. Алар шулай ук киләчәгебез бәхетле булачагына ышандыра.

2. Изге Язмалар буенча киләчәк нинди булачак?

Изге Язмаларда киләчәктә «үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак» дип әйтелә. (Ачылыш 21:4 укы.) Кешеләр бүген хәл итә алмаган проблемалар, мәсәлән, ярлылык, гаделсезлек, чирләр һәм үлем юк ителәчәк. Изге Язмаларда кешеләр җирдәге оҗмахта мәңге шатланып яшәячәк дип вәгъдә ителә.

3. Изге Язмалар биргән өметкә ышаныч ничек булдырырга?

Күпләр яхшы нәрсәләргә өметләнә, ләкин алар өметләре тормышка ашачак дип төгәл әйтә алмый. Ә Изге Язмалар китабындагы вәгъдәләр һичшиксез үтәләчәк. Без, «Язмаларны... җентекләп тикшереп», аның әйткәннәренә ышаныч булдыра алабыз (Рәсүлләр 17:11). Изге Язмаларны өйрәнгәндә, сез анда киләчәк турында әйтелгәннәргә ышаныргамы, юкмы икәнен үзегез хәл итәрсез.

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Изге Язмалар китабында киләчәк турында әйтелгән кайбер вәгъдәләрне карап чыгыгыз. Анда язылган өметнең кешеләргә бүген ничек ярдәм иткәнен белегез.

4. Изге Язмалар яхшы шартларда мәңгелек тормыш вәгъдә итә

Түбәндә Изге Язмалардагы кайбер вәгъдәләр китерелә. Кайсысы сезгә аеруча ошый? Ни өчен?

Бу вәгъдәләрдән соң китерелгән шигырьләрне укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Сезнеңчә, бу шигырьләр үзегезгә, гаиләгезгә һәм дусларыгызга өмет бирә аламы?

Үзегезне мондый дөньяда күз алдына китерегез.

БЕРКЕМ ДӘ...

ҺӘРКЕМ...

  • авырту сизмәс, картаймас һәм үлмәс (Ишагыя 25:8).

  • җирдә үледән терелтелгән якыннарын күрәчәк (Яхъя 5:28, 29).

  • яхшы сәламәтлеккә һәм яшьлек куәтенә шатланачак (Әюп 33:25).

  • чиксез тынычлыктан рәхәтлек табачак (Зәбур 37:11).

  • коточкыч уйлардан һәм хатирәләрдән интекмәс (Ишагыя 65:17).

5. Изге Язмалардагы өметнең тормышка уңай тәэсире

Күпләр тирә-яктагы проблемаларны күргәндә, төшенкелеккә бирелә һәм хәтта аларның ачулары килә. Кайберәүләр хәлне яхшы якка үзгәртер өчен көрәшә. Изге Язмалардагы вәгъдәләрнең кешеләргә хәзер ничек ярдәм иткәнен карагыз. ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм җавап бирегез.

  • Рафиканы нинди гаделсезлек борчыган?

  • Бу гаделсезлек юкка чыкмаса да, Изге Язмалар аңа ничек ярдәм иткән?

Изге Язмалардагы киләчәккә өмет безгә күңел төшенкелеге белән көрәшергә һәм проблемаларга карамастан бәхетле булырга булыша. Гыйбрәтле сүзләр 17:22 һәм Римлыларга 12:12 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Сезнеңчә, Изге Язмалардагы өмет хәзер тормышыгызны яхшырта аламы? Ни өчен?

КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Изге Язмалардагы вәгъдәләр әкият кенә»,— дип әйтә.

  • Ни өчен барысын үзеңә тикшереп чыгу мөһим?

ЙОМГАКЛАУ

Изге Язмалар бәхетле киләчәк вәгъдә итеп, өмет бирә һәм авырлыкларыбызны кичереп чыгарга булыша.

Кабатлау

  • Ни өчен кешеләр Изге Язмалар биргән өметкә мохтаҗ?

  • Изге Язмаларда киләчәк турында нәрсә әйтелә?

  • Киләчәккә өмет инде хәзер ничек ярдәм итә ала?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Авырлыклар булганда, өметнең ничек ярдәм итә алганын белегез.

«Өметне кайдан табып була» («Уяныгыз!» 2004 ел, 22 апрель)

Киләчәккә өмет хроник авыру белән чирләгән кешеләргә ничек ярдәм итә икәнен белегез.

«Хроник авыру. Изге Язмалар булыша аламы?» (Интернет мәкалә)

Бу музыкаль видеоны караганда, үзегезне һәм гаиләгезне Изге Язмалар вәгъдә иткән оҗмахта күз алдына китерегез.

«Күз алдына китер» (3:37)

Изге Язмалардагы киләчәккә өмет турында белгәч, бер җәмәгать активистының тормышы ничек үзгәргәне турында укыгыз.

«Хәзер инде мин дөньяны үзгәртергә тырышмыйм» («Күзәтү манарасы» 2013 ел, 1 июль)