Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРГӘ АҢЛАТМА

Яхъя 15:13: «Бөегрәк ярату юк»

Яхъя 15:13: «Бөегрәк ярату юк»

 «Дуслары өчен җанын биргән кешенең яратуыннан бөегрәк ярату юк» (Яхъя 15:13, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).

 «Дуслары өчен җанын биргән кешенең яратуыннан да бөек ярату юк» (Яхъя 15:13, Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе).

Яхъя 15:13 нең мәгънәсе

 Гайсә үз шәкертләренә шуны аңларга булышкан: аларның яратулары шулкадәр нык булырга тиеш ки, алар хәтта бер-берсе өчен үләргә әзер булырга тиеш.

 Алдарак Гайсә үз рәсүлләренә болай дигән булган: «Әмерем шул: бер-берегезне мин сезне яраткандай яратыгыз» (Яхъя 15:12). Гайсәнең аларга карата яратуы нинди булган? Ул аларны үз-үзен аямыйча яраткан, аның яратуында фидакарьлек рухы чагылган. Җирдә яшәгәндә ул үз шәкертләренең һәм башка кешеләрнең ихтыяҗларын үзенекеннән өстенрәк күргән. Ул авырганнарны савыктырган һәм кешеләрне Аллаһы Патшалыгы турында өйрәткән. a Гайсә башкалар хакына гадәттә хезмәтчеләр башкара торган эшләрне башкарган (Маттай 9:35; Лүк 22:27; Яхъя 13:3—5). Ләкин Яхъя 15:13 тә Гайсә күпкә бөегрәк ярату турында әйтә. Һәм берничә сәгать үткәннән соң ул үзе шул бөек ярату күрсәтеп «күпләрне йолып алыр өчен үз җанын биргән» булган (Маттай 20:28; 22:39). Шулай итеп Гайсә башкаларны, үзенә караганда, күбрәк ярата икәнен күрсәткән.

 Гайсә кешелекне ярата. Ләкин аеруча ул үз тәгълиматлары буенча яшәгән кешеләрне ярата. Ул үз шәкертләрен үз якын дуслары дип санаган, чөнки алар аның сүзләрен үтәп яшәгән һәм Гайсә сынаулар кичергәндә аның белән калганнар (Лүк 22:28; Яхъя 15:14, 15). Шуңа күрә аның алар өчен үз гомерен бирер өчен тагы да җитдирәк сәбәпләр булган.

 Беренче гасыр мәсихчеләре Гайсә әйткәнне үз тормышларында кулланган һәм бер-берсе өчен үз гомерен бирергә әзер булганнар (1 Яхъя 3:16). Әйе, Гайсә фидакарь ярату күрсәткән һәм андый ярату чын мәсихчеләрнең төп билгесе булып тора (Яхъя 13:34, 35).

Яхъя 15:13 нең контексты

 Яхъя китабының 13—17 нче бүлекләрендә Гайсәнең үз үлеме алдыннан рәсүлләренә әйткән сүзләре китерелә. Анда шулай ук аның алар белән кылган соңгы догасы язылган. Ә күп тә үтмәстән ул үлем татыган. 15 нче бүлектә Гайсә үз шәкертләрен йөзем агачының ботаклары белән чагыштыра. Шулай итеп ул шуны күрсәтә: кешегә, Гайсәнең чын шәкерте булуын күрсәтер өчен, Гайсә белән бердәмлектә калырга кирәк. Ул үз шәкертләрен «күп җимеш китерергә» өндәгән (Яхъя 15:1—5, 8). Андый җимеш китерүнең бер юлы — фидакарь ярату күрсәтү. Андый яратуны кеше Гайсә сөйләгән «Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне» вәгазьләп тә күрсәтә (Лүк 4:43; Яхъя 15:10, 17).

 Яхъя язган китап турындагы кыска видеороликны карагыз.

a Аллаһы Патшалыгы — күктәге хөкүмәт. Аллаһы аны җир өстеннән идарә итсен өчен һәм җиргә карата аның ихтыярын үтәсен өчен урнаштырган (Даниял 2:44; Маттай 6:9, 10). Моның турында күбрәк белер өчен «Нәрсә ул Аллаһы Патшалыгы?» дигән мәкаләне карагыз.