Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәгә һәрвакыт таяныгыз!

Йәһвәгә һәрвакыт таяныгыз!

«Әй халыклар, һәрвакыт Аңа гына ышаныгыз» (МӘД. 61:9).

1—3. Паулның Йәһвәгә ышанычы нәрсә ярдәмендә ныгыган? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

РИМДА мәсихче булу куркыныч булган. Мәсих шәкертләрен б. э. 64 елында шәһәргә ут төртүдә һәм кешелекне нәфрәт итүдә гаепләгәннәр, шуңа күрә аларны мәрхәмәтсез эзәрлекләгәннәр. Ул вакытта мәсихче булган булсагыз, сезгә көн саен кулга алыну һәм җәзаланган булу куркынычы янап торыр иде. Кайбер кардәшләрегезне ерткыч хайваннарга ташларлар иде, ә кайберәүләрен исән килеш баганага кадаклап, төнлә яктырту өчен ут төрткән булырлар иде.

2 Күрәсең, шул авыр вакытта рәсүл Паулны Римда икенче тапкыр төрмәгә утыртканнар. Башка мәсихчеләр аңа ярдәмгә килерме? Паул моның турында борчылгандыр, чөнки ул Тимутигә: «Үземне беренче тапкыр яклаганда, минем якка беркем дә басмады, барысы да мине ташлап китте (бу аларга гаеп булып саналмасын)»,— дип язган. Шулай да Паул үзенең ярдәмсез калмаганын танып: «Хуҗабыз минем янымда миңа көч биреп торды»,— дигән. Әйе, Йәһвә Хуҗабыз Гайсә аша аңа кирәкле көч биреп торган. Бу Паулга нинди файда китергән? Паул: «Ул мине арыслан авызыннан коткарды»,— дип язган (2 Тим. 4:16, 17) *.

3 Бу очракны искә төшерү Паулны ныгыткан, шулай ук Йәһвәнең аңа сынауларны һәм киләчәктә булачак авырлыкларны кичерергә ярдәм итәчәгенә ышанырга булышкан. Паул болай дип дәвам иткән: «Хуҗабыз мине һәркайсы явызлыктан коткарып торачак» (2 Тим. 4:18). Әйе, Паул шуңа инанган: хәтта кешеләр булышмаса да, Йәһвә һәм аның Улы, һичшиксез, ярдәм итәчәк!

«РАББЫГА СЫЕНУ» ӨЧЕН МӨМКИНЛЕКЛӘР

4, 5. а) Сезгә кирәкле ярдәмне кем һәрвакыт күрсәтә ала? б) Сез Йәһвә белән мөнәсәбәтләрегезне ничек ныгыта аласыз?

4 Сезнең кайчан да булса авыр хәлгә эләккәч, үзегезне ярдәмсез калган кеше итеп хис иткәнегез бармы? Бәлки, сез эш таба алмагансыздыр, мәктәптә басымга дучар булгансыз, авыргансыз я башка берәр авырлыкка очрагансыздыр. Бәлки, сез ярдәм сорагансыз, әмма беркем дә булыша алмаган. Әйе, кайбер проблемаларны кешеләр ярдәме белән генә хәл итеп булмый. Андый очракларда «Раббыга сыен» дигән киңәш файдасыз һәм мәгънәсезме? (Гыйб. сүз. 3:5, 6) Һич тә юк! Аллаһы чыннан да ярдәм итә. Моны без Изге Язмаларда язылган күп хәбәрләрдән белә алабыз.

5 Шуңа күрә кешеләр булыша алмаганда, ачуланыр урынына андый авырлыкларга рәсүл Паул кебек карагыз. Паул үз проблемаларын Йәһвәгә тулысынча таяныр һәм аның кайгыртуын сизәр өчен мөмкинлек итеп кулланган. Бу сезгә Аллаһыга ныграк таянырга һәм аңа якынрак булып китәргә булышыр.

АЛЛАҺЫГА ТАЯНУ БИК МӨҺИМ

6. Ни өчен авыр хәлдә Йәһвәгә таяну кайвакыт аеруча авыр була?

6 Әйтик, сезнең берәр проблемагыз бар, ди. Сез кулыгыздан килгәнне эшләдегез һәм Йәһвәдән ярдәм сорап дога кылдыгыз. Аллаһының үзегезгә булышачагына ышанып, сез хәзер үзегезне тыныч хис итә аласызмы? Әйе! (Мәдхия 61:9; 1 Петер 5:7 укы.) Йәһвә белән мөнәсәбәтләрегез якын булсын өчен, сезгә аңа таянырга өйрәнергә кирәк. Ләкин кайчак Йәһвәнең кирәкле ярдәм күрсәтәчәгәнә ышану авыр. Ни өчен? Сәбәпләрнең берсе — Йәһвәнең кайвакыт шунда ук җавап бирмәве (Мәд. 12:2, 3; 73:10; 88:47; 89:13; Хаб. 1:2).

7. Ни өчен Йәһвә кайвакыт догаларыбызга шунда ук җавап бирми?

7 Ни өчен Йәһвә кайбер догаларыбызга шунда ук җавап бирми? Ул кешеләр белән үз мөнәсәбәтләрен ата белән бала арасындагы мөнәсәбәтләр белән чагыштыра (Мәд. 102:13). Бала әтисе аның һәр үтенечен шунда ук үтәр дип көтәргә тиеш түгел. Кайвакыт бала нәрсәдер теләсә дә, соңыннан инде бу аңа кирәкми. Баланың кайбер үтенечләрен үтәр өчен, вакыт узарга тиеш. Әти кеше шулай ук шуны белә: баланың кайбер үтенечләрен үтәсә, бу я баланың үзенә, я башкаларга зыян китерер. Әти үз баласына ул сораган һәрнәрсәне шунда ук биреп торса, баласының хезмәтчесе булып китәр. Безнең күктәге Атабыз Йәһвә безне ярата. Акыллы Барлыкка Китерүче буларак, ул безгә нәрсә кирәк икәнен белә һәм үтенечебезгә кайсы вакытта җавап бирергә икәнен үзе хәл итә. Аллаһы безнең һәр үтенечебезгә шунда ук җавап биреп торса, бу аның белән мөнәсәбәтләребезгә зыян китерер иде. (Ишагыя 29:16; 45:9 белән чагыштыр.)

8. Авырлыклар турында әйткәндә, Йәһвә нинди вәгъдә бирә?

8 Өстәвенә, Йәһвә мөмкинлекләребезнең чикле булуын бик яхшы белә (Мәд. 102:14). Шуңа күрә ул авырлыкларны үз көчебез белән генә кичерербез дип көтми, ә әти буларак ярдәм күрсәтә. Әлбәттә, кайвакыт безгә бүтән түзеп булмый кебек тоеладыр. Ләкин Йәһвә үз хезмәтчеләренең кичерә алмаслык авырлыкларга дучар булуларын беркайчан да рөхсәт итмәскә вәгъдә итә. Әйе, «ул котылу юлын да күрсәтәчәк». (1 Көринтлеләргә 10:13 укы.) Шуңа күрә без Йәһвәнең нәрсә кичерә алганыбызны төгәл белүенә ышана алабыз.

9. Догабызга җавапны шунда ук алмасак, нәрсә эшләргә?

9 Ярдәм сорагач җавапны шунда ук алмасак, әйдәгез, Аллаһыны көтик. Ул кайчан эш итәргә кирәк икәнен белә. Шуны да онытмыйк: Йәһвә дә сабырлык күрсәтә, чөнки ул безгә ярдәм итәргә бик тели. «Йәһвә сезгә илтифат күрсәтер өчен сабырлык белән көтә һәм сезгә шәфкать күрсәтергә дип күтәрелер. Чөнки Йәһвә — гаделлек Аллаһысы. Аны көткәннәрнең барысы бәхетле» (Ишаг. 30:18).

«АРЫСЛАН АВЫЗЫ»

10—12. а) Авыру туганы турында кайгырткан мәсихченең хәлен нәрсә катлауландырырга мөмкин? б) Мәсихче авыр чакларында Йәһвәгә таянса, бу аның Аллаһы белән мөнәсәбәтләренә ничек тәэсир итәр? Мисал китерегез.

10 Каты авырлыкларга очраганда, сез үзегезне Паул кебек хис итәсездер: үзегезгә «арыслан авызы» яный дип тоеладыр. Андый чакларда Йәһвәгә таяну аеруча авыр һәм шул ук вакыт аеруча мөһим дә. Әйтик, сезгә хроник авыру белән чирләгән туганыгыз турында кайгыртырга кирәк, ди. Бәлки, сез Йәһвәдән зирәклек белән көч сорап дога кылгансыздыр һәм кулыгыздан килгәнне эшләгәнсездер *. Йәһвә сезне күрә, аңлый һәм, сез тугры кала алсын өчен, үзегезгә кирәкле ярдәм бирәчәк. Әллә моны белү сезне юатмыймы? (Мәд. 31:8)

11 Әмма кайвакыт сезгә Аллаһы булышмый кебек тоелырга мөмкин. Табиблар бер фикергә килә алмыйча, сезгә төрле киңәшләр бирәдер. Яки туганнарыгыз сезне юатыр урынына хәлне тагы да катлауландырадыр. Андый чакларда Йәһвәдән көч сорагыз һәм аңа якынлашыгыз. (1 Ишмуил 30:3, 6 укы *.) Догаларыгызга җавап алгач, Йәһвә белән мөнәсәбәтләрегез тагын да ныграк булып китәчәк.

12 Линда * моны үз тәҗрибәсендә күргән. Ул үзенең авырган әти-әнисен үлемнәренә кадәр берничә ел кайгырткан. Ул болай ди: «Кайвакыт ирем, энем һәм мин үзем нәрсә эшләргә дә белми идек. Кайчак без үзебезне ярдәмсез калган кебек хис итә идек. Әмма хәзер без Йәһвәнең ул вакытта үзебез белән булганын яхшырак аңлыйбыз. Хәтта авыр хәлебездән чыгу юлы юк кебек тоелганда да, ул безгә көч өсти иде һәм кирәкле ярдәм күрсәтә иде».

13. Йәһвәгә таяну бер апа-кардәшкә төрле бәлаләрне кичереп чыгарга ничек булышкан?

13 Йәһвәгә тулысынча таяну безгә хәтта бик авыр бәлаләр вакытында булыша. Ронданың Йәһвә Шаһите булмаган ире аның белән аерылышырга булган, ә энесе тире туберкулезы белән — үлемгә китерә торган чир белән авырып киткән. Берничә айдан соң энесенең хатыны үлгән. Ронда бар бу бәлаләрдән соң рәтләнә башлагач, гомуми пионер булып хезмәт итә башлаган. Ләкин күп тә үтмәстән аның әнисе үлгән. Рондага моның барысын кичереп чыгарга нәрсә булышкан? Ул болай ди: «Мин Йәһвә белән һәр көн сөйләштем, хәтта кечкенә карарлар кабул итәр алдыннан дога кылдым. Моның ярдәмендә мин Йәһвәгә якынлаштым. Бу мине үземә я кешеләргә түгел, ә Йәһвәгә таянырга өйрәтте. Ул миңа чыннан да булышты һәм бар ихтыяҗларымны канәгатьләндерде. Йәһвә мине кулымнан тоткандай булды».

Хәтта гаиләдә дә Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне сыный торган авырлыклар туарга мөмкин (14—16 нчы абзацларны кара.)

14. Туганы җыелыштан чыгарылган тугры мәсихче нәрсәгә өметләнә ала?

14 Башка бер хәлгә игътибар итик. Әйтик, яраткан туганыгызны җыелыштан чыгардылар, ди. Сез аның белән үзегезне ничек тотарга кирәк икәнен Изге Язмалардан беләсез (1 Көр. 5:11; 2 Яхъя 10). Ләкин туганыгызны җыелыштан чыгару карарына буйсыну авыр булырга һәм хәтта мөмкин түгел кебек күренергә мөмкин *. Күктәге Атагыз сезгә җыелыштан чыгарылуга кагылышлы Изге Язмалардагы җитәкчелеккә тыңлаучан булырга ярдәм итәрме? Сез бу авырлыкны Йәһвә белән мөнәсәбәтләрегезне ныгытыр өчен мөмкинлек дип санарсызмы?

15. Ни өчен Адәм Йәһвәнең әмеренә буйсынмаган?

15 Беренче кеше Адәм турында уйланыйк. Ул Йәһвәне тыңламаса да исән калыр дип уйлаганмы? Юк, чөнки Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «Адәм түгел, ә хатын-кыз алданган» (1 Тим. 2:14). Алайса, ни өчен Адәм Аллаһыны тыңламаган? Адәм, үз хатынын күбрәк яратканга, Хаува биргән җимешне ашаган. Ул Йәһвә Аллаһыны түгел, ә үз хатынын тыңлаган (Ярат. 3:6, 17).

16. Без кемне ныграк яратырга тиеш һәм ни өчен?

16 Бу без туганнарыбызны яратырга тиеш түгел дигәнне аңлатамы? Һич тә юк! Ләкин Йәһвәне без барысыннан да ныграк яратырга тиеш. (Маттай 22:37, 38 укы.) Туганнарыбыз Йәһвәгә хезмәт итәме, юкмы, Аллаһыны күбрәк яратсак кына, без аларга булыша алырбыз. Шуңа күрә Йәһвәгә яратуыгызны һәм таянуыгызны алга таба да үстерегез. Сез дә туганыгызның җыелыштан чыгарылуы аркасында борчыласыз икән, дога кылып Йәһвәгә йөрәгегезне бушатыгыз * (Рим. 12:12; Флп. 4:6, 7). Андый хәл сезгә зур кайгы һәм авырту китерәдер, әмма аны Йәһвә белән дуслыгыгызны ныгытыр өчен кулланыгыз. Бу сезгә Йәһвәгә таянып, иң яхшы нәтиҗәләрне күрергә булышыр.

ЙӘҺВӘНЕ КӨТЕГЕЗ

Йәһвә эшендә ашкынып катнашып, аңа таянуыгызны күрсәтегез (17 нче абзацны кара.)

17. Патшалык эшендә катнашып, без Йәһвәгә таянуыбызны ничек күрсәтәбез?

17 Ни өчен Паул «арыслан авызыннан» коткарылган булган? Ул үзе болай ди: «Вәгазь эше минем аша тулысынча үткәрелсен өчен һәм вәгазьне бар халыклар ишетсен өчен Хуҗабыз минем янымда миңа көч биреп торды» (2 Тим. 4:17). Паул кебек, вәгазь эшендә мәшгуль булсак, без Йәһвәнең үзебезгә кирәкле бар нәрсәләрне бирәчәгенә ышануыбызны күрсәтербез (Мат. 6:33). Без — Патшалык вәгазьчеләре һәм «яхшы хәбәрне вәгазьләргә яраклы дип танылдык». Йәһвә безне үз «хезмәттәшләре» дип саный (1 Тис. 2:4; 1 Көр. 3:9). Аллаһы эшендә мөмкин кадәр ашкыныбрак катнашсак, догаларыбызга җавапны көтү җиңелрәк булыр.

18. Йәһвәгә таянуыбызны һәм аның белән мөнәсәбәтләребезне нәрсә ярдәмендә ныгытып була?

18 Әйдәгез, вакытны Аллаһы белән мөнәсәбәтләребезне ныгытыр өчен кулланыйк. Берәр авырлык аркасында борчылсак, аны Йәһвәгә якынлашыр өчен кулланыйк. Аллаһы Сүзен тирән өйрәник, өзлексез дога кылыйк һәм рухи эшләргә чумыйк. Шулай эшләп без Йәһвәгә таянуыбызны күрсәтербез. Аллаһы безгә бар бүгенге проблемаларыбызны һәм киләчәктә була алган авырлыкларыбызны кичереп чыгарга булышачак. Без моңа бер дә шикләнмибез.

^ 2 абз. Паул я туры мәгънәдә, я күчмә мәгънәдә «арыслан авызыннан» коткарылган булган.

^ 10 абз. Үзләре авырган яисә авырган туганнары турында кайгырткан кардәшләргә булышыр өчен, мәкаләләр чыгарылган булган: «Уяныгыз!» 1994 ел, 8 февраль (ингл.); 1997 ел, 8 февраль (рус); 2000 ел, 22 май (рус); 2001 ел, 22 гыйнвар (рус).

^ 11 абз. 1 Ишмуил 30:3, 6: «Давыт белән аның кешеләре шәһәр янына килеп, карасалар, шәһәр янып беткән, ә аларның хатыннарын, улларын һәм кызларын әсирлеккә алып киткәннәр. Улларын һәм кызларын югалтканга, бөтенесенең дә күңелләре ачыну катыш ярсу белән тулды. Кешеләре Давытны ташлар атып үтерү турында сөйләшә башлады һәм Давытның йөрәге урыныннан кузгалды. Ләкин Давыт көч-ярдәмне Аллаһысы Йәһвәдән тапты».

^ 12 абз. Исемнәр үзгәртелгән.

^ 14 абз. Бу брошюрадагы «Җыелыштан чыгару — яратуга нигезләнгән чара» дигән мәкаләне кара.

^ 16 абз. Яраткан туганнары Йәһвәне калдырган мәсихчеләргә булышыр өчен, мәкаләләр чыгарылган булган. «Күзәтү манарасы» (рус) 2006 ел, 1 сентябрь, 17—21 нче битләрне кара.