Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Депрессияне ничек дәваларга?

Депрессияне ничек дәваларга?

 Гамәли киңәшләрне кулланып, син сәламәтлегеңне яхшырта аласың!

 Нишләрсең?

 Ике ситуацияне карап чыгыйк.

 Дженниферны инде бернәрсә дә шатландырмый. Бер сәбәпсез ул көне буе елый да елый. Ул кешеләрдән кача, ашавы да әйбәт түгел. Йокы кача, бернәрсә дә эшлисе килми. Дженнифер: «Миңа ни булды? Бу хәл кайчан да булса үзгәрер микән?» — дип уйлый.

 Марк элек яхшы укыган. Әмма хәзер ул мәктәпне нәфрәт итә, гел өчлеләр ала. Элек спорт белән шөгыльләнергә яратса, хәзер шөгыльләнерлек хәле юк. Аның дуслары нишләргә дә белми. Әти-әнисе аның өчен борчыла. Бу кыска вакытлык проблемамы? Аңа табипка барасы юкмы?

 Синең дә андый хисләр кичергәнең бармы? Булса, нишли идең? Бәлки, ике вариантның берсен кулланырсың:

  1.   мәсьәләне үзең хәл ит.

  2.   берәр олы кеше белән сөйләшеп ал.

 Бик сөйләшәсәң килмәсә, беренче вариант буенча эш итү җиңелрәк кебек тоелыр. Әмма шулай эшләү акыллымы? Изге Язмаларда менә нәрсә диелә: «Икәү булу ялгыз булуга караганда яхшырак... Берсе егылса, икенчесе иптәшенә торырга булышыр. Әмма торгызырлык кешесе булмый торып егылса, ни эшләр?» (Вәгазьче 4:9, 10)

 Мисал өчен: әйтик, син начар яктан дан казанган районда басып торасың. Урамда караңгы, кешеләр як-ягына каранып үтеп баралар. Син нишләр идең? Бәлки, син үзең берәр чара табарсың. Әмма берәр ышанычлы кешедән киңәш сорау яхшырак булмас идеме?

 Депрессия теге куркыныч урын белән чагыштырырлык. Кыска вакытка күңелсезләнеп китү аркасында борчыласы юк, ләкин озак вакыт боегып йөрсәң, табипка күренү акыллырак булыр.

 ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП «Башкалардан читләшүче кеше... зирәклекне кире кага» (Гыйбрәтле сүзләр 18:1).

 Икенче вариантның уңай ягы — әтиең (әниең) белән я башка берәр ышанычлы кеше белән сөйләшеп алсаң, ул синең белән үз тәҗрибәсе белән уртаклашыр.

 Бәлки, син: «Әти-әнием минем нәрсә хис иткәнемне күз алдына да китерә алмый!» — дип әйтерсең. Әмма син ялгышмыйсыңмы? Бәлки, аларның яшь чаклары бүгенге көннән бик аерылып торадыр, шулай да аларның да яшь чакта күңелсезләнгәне булган. Алар нәрсә эшләргә икәнен белә!

 ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП «Әллә картларның — зирәклеге, олыларның аңлау сәләте юкмы?» (Әюп 12:12)

 Әтиеңә (әниеңә) я башка берәр ышанычлы кешегә хисләреңне сөйләп бирсәң, ул сиңа, һичшиксез, яхшы киңәш бирер.

Депрессиядән интегү берәр куркыныч урында булуга тиң. Юлны табар өчен, ярдәм эзлә

 Табиплар гына ярдәм итә алса...

 Көн дә боегып йөрсәң, сиңа, күрәсең, табипка барып күренергә кирәк булыр.

 Яшүсмерләрнең кәефе көненә мең тапкыр үзгәргән кебек, депрессиядән интеккән яшүсмерләргә дә күңел күтәрелү-төшү хас, әмма депрессия белән авыручының хәле күпкә начаррак. Күңелсезлек көчле һәм дәвамлы авыруга әйләнсә, әти-әниең белән табипка бару турында сөйләшеп ал.

 ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП «Табиб сәламәт кешегә түгел, ә авыру кешегә кирәк» (Маттай 9:12).

 Сиңа депрессия дигән диагноз куйсалар, диагнозыңнан оялма. Яшьләр еш депрессиядән интегәләр, һәм аны дәвалап була! Чын дусларың сине ташлап китмәс.

 Киңәш. Сабыр ит. Син сәламәтләнә аласың, әмма сиңа бераз түзәргә кирәк булыр: яхшы көннәр дә була, авыр көннәр дә булачак a.

 Сәламәтләнүгә адымнар

 Сиңа табипка барасы бармы, юкмы, шулай да хәлеңне яхшыртып була. Күнегүләр вакыт-вакыт ясау, файдалы ризык ашау һәм әйбәт йоклау хисләреңне тәртипкә салырга булышыр (Вәгазьче 4:6; 1 Тимутигә 4:8). Көндәлек алып бару да файдалы: анда хисләреңне, нинди чаралар күрергә теләгәнеңне, ялгышканнарыңны һәм нәрсәгә ирешкәнеңне язып куеп була.

 Дәвамлы депрессиядән интегәсеңме, авыр вакыт кына кичерәсеңме — шуны истә тот: башкалар белән киңәшләшеп һәм дәваланыр өчен чаралар күреп, син хисләреңне тәртипкә салырга өйрәнерсең.

 Изге Язмалардан файдалы фикерләр

  •  «Йәһвә боек күңеллеләргә якын, рухы сынык булганнарны ул коткара» (Зәбур 34:18).

  •  «Үз йөгеңне Йәһвәгә сал, һәм ул сиңа булышыр. Тәкъва кешегә ул беркайчан да егылырга бирмәс» (Зәбур 55:22).

  •  «Мин, Аллаһың Йәһвә, сине уң кулыңнан тотып торам, сиңа: „Курыкма. Мин сиңа ярдәм итәрмен“,— диям» (Ишагыя 41:13).

  •  «Иртәгесе көн өчен һич тә кайгырмагыз» (Маттай 6:34).

  •  «Аллаһыга үз үтенечләрегезне җиткерегез, һәм һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгы йөрәгегезне һәм аңыгызны... саклаячак» (Филипиялеләргә 4:6, 7).

a Үз-үзеңә кул салу турында уйлый башласаң, шундук берәр ышанычлы кеше белән сөйләшеп ал. Моның турында күбрәк мәгълүмат табар өчен, 2014 елгы «Почему жить стоит? Три причины не сдаваться» дигән брошюраның тышлыктагы темасын ачыклый торган дүрт мәкаләсен укы.