Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Кайгыны ничек җиңәргә?

Кайгыны ничек җиңәргә?

 Кайгы һәр кеше күңелендә эз калдыра. Изге Язмаларда: «Һәрвакытта да йөгерештә — җитезләр, ә сугышта көчлеләр җиңми,— дип әйтелә,— аларның һәммәсе дә... очраклы хәлгә эләгә» (Вәгазьче 9:11, ЯД). Андый хәлгә кайбер яшьләр эләккән. Үз кайгыларын алар ничек җиңгән? Ике очракка игътибар итик.

 РЕБЕКА

 Миңа 14 яшь булганда, әти-әнием аерылышты.

 Мин, әти-әнием аерылышмады, әтиемә берникадәр вакыт кына кирәк, дип үземне юата идем. Ул әниемне ярата иде. Ни өчен соң аңа әниемне калдырып китәргә? Ни өчен мине калдырырга?

 Миңа башка кешеләргә моның турында сөйләү авыр булды. Моның турында уйлыйсы да килми иде. Үзем дә сизмичә ачу тотып яшәдем. Мин борчылып йөрдем, хәтта йоклый алмадым.

 Миңа 19 яшь булганда, әнием рак чиреннән вафат булды. Ә ул иң яхшы дустым иде.

 Әти-әниемнең аерылышуы мине гаҗәпкә салган булса, әниемнең үлеме хәсрәткә батырды. Мин әле дә кайгыдан арына алмыйм. Йокы качты, борчылулар әле дә интектереп тора.

 Миңа кайбер киңәшләр булышты. Мәсәлән, Гыйбрәтле сүзләр 18:1 дә үзебезне башкалардан читләштермәскә киңәш бирелә. Шуңа күрә мин бу киңәш буенча эш итәргә тырышам.

 Шулай ук, Йәһвә Шаһите буларак, мин Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларыбызны укырга тырышам. Әти-әнием аерылышкач, миңа «Сорауларыңа җаваплар» (рус) дигән китапның 2 нче томын уку ярдәм итте. Бигрәк тә «Мин ата я ана балаларын ялгыз үстергән гаиләдә бәхетле була аламмы?» дигән бүлекне хәтерлим.

 Борчылуларымны җиңәр өчен яраткан шигырьләремнең берсе — Маттай 6:25—34. Егерме җиденче шигырьдә язылганча, Гайсә мондый сорау бирә: «Кайсыгыз борчылып гомерен бер терсәккә a булса да озайта ала?»

 Авыр хәлләргә һәрберебез юлыга, ләкин әнием белән булган хәлдән мин шуңа өйрәндем: авырлыклар белән көрәшүебез бик мөһим. Ул күп авырлыкларны кичерде: аерылышу һәм үлемгә китергән чир. Әмма моңа карамастан, ул уңай караш саклады һәм ахырга тикле аның иманы нык калды. Мин дә әниемнең Йәһвә турында өйрәткәннәрен беркайчан онытмаячакмын.

 Уйлан. Изге Язмаларны һәм Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны уку сиңа кайгыны җиңәргә ничек ярдәм итә ала? (Зәбур 93:19)

 КОРДЕЛЛ

 17 яшемдә мин әтиемнең соңгы тапкыр тын алганын күрдем. Аны югалту тормышымда иң авыр нәрсә булды. Мине бушлык хисе урап алды.

 Миңа ул үлмәгән һәм, кешеләр аның тәнен җәймә белән каплаганда, бу минем әтием түгел кебек тоелды. Мин: «Ул иртәгә уяныр», — дип үземне юаттым. Мин бушлык сиздем һәм өметсезлеккә бирелдем.

 Мин һәм минем гаиләм — Йәһвә Шаһитләре. Әтием үлгәч, җыелышыбыз безгә зур терәк булды. Алар ашарга пешереп торды, берүзебезне калдырмады һәм безне якын күрде. Миңа калса, аларның ярдәменнән Йәһвә Шаһитләре — чын мәсихчеләр икәнен күрдем (Яхъя 13:35).

 2 Көринтлеләргә 4:17, 18 дәге сүзләр мине чыннан да дәртләндереп торды. Анда болай диелә: «Чөнки кыска вакытлы җиңелчә газап чигүебез безнең өчен чиктән тыш зур мәңгелек дан китерә. Без күренгәнне түгел, бәлки күренмәгәнне карыйбыз, чөнки күренгән нәрсә вакытлыча, ә күренмәгәне — мәңгелек».

 Бу соңгы шигырь миңа бик нык тәэсир итте. Әтиемнең газап чигүләре вакытлыча булды, ләкин Аллаһының киләчәккә кагылышлы вәгъдәләре мәңгелек. Әтиемнең үлеме миңа шуның турында уйланырга мөмкинлек бирде: тормышымны нәрсәгә багышларга һәм үземә нинди максатлар куярга?

 Уйлан. Синең кайгың үз максатларың турында уйланырга ничек ярдәм итә ала? (1 Яхъя 2:17)

a Терсәк — якынча 45 сантиметрга тиң булган үлчәү берәмлеге.