Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Йөрешү (2 нче өлеш). Йөрешкәндә нәрсәгә игътибар итәргә?

Йөрешү (2 нче өлеш). Йөрешкәндә нәрсәгә игътибар итәргә?

 Сиңа бер кеше ошый ди. Син аңа тартыласың һәм сез, бер-берегез белән яхшырак танышыр өчен, йөрешә башлыйсыз. Сезнең максатыгыз — йөрешкән кеше яхшы тормыш иптәше булырмы икәнен күрү. Бу мәкаләдә йөрешкән кешеләр өчен кайбер киңәшләр бирелә

Бу мәкаләдә

 Үзеңне намуслы тот

 Дусларың белән бергә вакыт үткәргәндә сез бер-берегезне яхшырак белә башлыйсыз. Йөрешкән кешең белән дә бергә вакыт үткәргәндә син аның турында күбрәк белә алырсың.

 Ләкин сезгә икегезгә кайбер сорауларны бергә карап чыгарга кирәк һәм аларга җавап биргәндә намуслы булыгыз. Шул сораулар турында сөйләшкәндә бар якларны исәпкә алыгыз, бер нәрсәне дә яшереп калдырмагыз. Берәр карарга килгәндә аны хисләргә бирелеп түгел, ә фактларга нигезләнеп кабул итегез.

 Мондый сорауларны карап чыгыгыз:

  •   Акча. Синең бурычларың бармы? Бәлки, син кайвакыт акчаны тота белмисеңдер? Никахлашсагыз, сез тормыш иптәшегез белән акча эшләүгә һәм аны тотуга кагылышлы сорауларны ничек хәл итәчәксез?

  •   Сәламәтлек. Сәламәтләгең яхшымы? Үткәндә каты авырганың булмадымы?

  •   Максатлар. Тормышыңны нәрсәгә багышларга уйлыйсың? Сезнең максатларыгыз туры киләме? Никахлашканнан соң, куйган максатларыгызга ирешә алмасагыз, үзеңне бәхетле хис итә алырсыңмы?

  •   Гаилә. Сиңа берәр туганың турында кайгыртасы юкмы? Киләчәктә андый хәл тумасмы? Сез балалар табарга уйлыйсызмы? Гаиләгездә ничә бала булачак?

 Бу сорауларны карап чыкканда намуслы булыгыз. Кешедә яхшы тәэсир калдырыйм дип, фактларны яшермә я аларны үзгәртмә (Еврейләргә 13:18).

 Уйлан. Йөрешкән кешең турында сиңа нәрсә белергә кирәк? Ул синең турында нәрсәне белергә тиеш? Бер-берегездән бер нәрсәне дә яшермичә сөйләшү гадәте сезгә, никахлашырга булсагыз, соңрак ачыктан-ачык аралашырга ничек булышыр?

 Изге Язмалардагы принцип. «Һәрберегез үз якынына хакыйкатьне сөйләсен» (Эфеслеләргә 4:25).

 «Кыз болай дип уйларга мөмкин: „Алты айдан соң без, бәлки, ярәшербез“. Ә егет ул көнгә кадәр әле бер ел бар дип йөрергә мөмкин. Нәтиҗәдә, кыз аптырашта калырга, бу хәтта аңа авырту китерергә мөмкин. Шуңа күрә аларга ярәшү вакыты турында нәрсә уйлаганнарын бер-берсенә әйтергә кирәк». (Ариана, өйләнүенә бер ел).

 Карашларыгыз төрле булырга мөмкин

 Бер-берсенә 100 процент охшаш кеше юк. Шуңа күрә йөрешкән кешең бар нәрсәгә синең кебек карый я синең белән һәр нәрсәдә риза дип уйларга ашыкма. Алган тәрбия һәм культура сезнең карашларыгызга тәэсир итәргә мөмкин.

 Уйлан. Әйтик, берәр кечкенә сорау буенча Изге Язмаларда ачык җавап бирелми ди. Сез бу сорауга төрлечә карыйсыз булып чыкса, тынычлык саклар өчен, компромисска барырга әзерме?

 Изге Язмалардагы принцип. «Акыллы булуыгыз һәркемгә билгеле булсын» (Филипиялеләргә 4:5).

 «Сез: „Бездәй туры килгән кеше юктыр“,— дип уйлыйсыздыр. Шулай да тормышыгызда каршылыклар барыбер туып торачак. Бер-береңә туры килү мөһим булса да, каршылыклар туганда күрсәткән сыйфатларыгыз күпкә мөһимрәк» (Мэтью, өйләнүенә 5 ел).

 Йөрешкәндә акыл белән эш ит

 Йөрешү синең күп кенә вакытыңны алыр һәм кыенлыклар тудырыр. Нәрсә эшләргә?

 Акыл белән эш ит. Йөрешәм дип дөньяңны онытма. Синең башка эшләрең дә, дусларың да бар. Биш ел элек кияүгә чыккан Алана болай ди: «Дуслар өйләнгәннән соң да кирәк. Син дә аларга кирәк. Йөрешә башласаң да, аларны ташлама».

 Онытма, өйләнгәч, тормышта барысы да кирәк булачак. Шуңа инде йөрешкән чорда акыл белән эш итәргә өйрән.

 Уйлан. Син йөрешкән кешеңнән чиктән тыш күп вакыт һәм игътибар таләп итмисеңме? Ә, бәлки, син йөрешкән кешең үзен шулай тота дип уйлыйсыңдыр? Андый хисләр тумасын өчен сезгә акыл белән эш итәргә нәрсә булышыр?

 Изге Язмалардагы принцип. «Барлык нәрсәнең билгеле бер вакыты бар, күкләр астында һәр эшнең үз вакыты бар» (Вәгазьче 3:1).

 «Әгәр йөрешкән кешеләр бергә ял гына итсәләр, өйләнгәч алар күп нәрсәгә шаккатыр. Аларга көндәлек эшләрне дә бергә башкарырга кирәк. Мәсәлән, алар бергә кибеткә барып килә ала, өйдәге эшләрне башкара ала һәм бергә гыйбадәт кыла ала. Шулай итеп алар үз никахларына нык нигез салалар» (Дэниел, өйләнгәненә ике ел).

 Истә тот: йөрешү я никахлашуга, я йөрешкән кеше белән романтик мөнәсәбәтләрне өзүгә китерәчәк. Йөрешүгә багышланган мәкаләләрнең өченче өлешендә без шул адымнар турында сөйләшербез.