Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Миңа үз ачуымны ничек тыярга?

Миңа үз ачуымны ничек тыярга?

 Тест

  •  Синең никадәр еш ачуың чыга?

    •  беркайчан да диярлек

    •  сирәк

    •  һәр көн

  •  Ачуың никадәр көчле була?

    •  көчле түгел

    •  көчле

    •  бик көчле

  •  Ешрак кемгә ачуың чыга?

    •  әти-әнигә

    •  бертуганнарга

    •  дусларга

 Ачуыңны тыярга кирәк икәнен күрсәң, бу мәкалә сиңа ярдәм итәр! Башта ни өчен үзеңне киеренке хәлләрдә тыныч тоту мөһим икәненә берничә сәбәп карап чыгыйк.

 Ни өчен бу мөһим?

 Сәламәтлегең. Гыйбрәтле сүзләр 14:30 да болай диелә: «Күңел сабырлыгы — тәнгә сихәт». Ә медицина буенча бер журналда «ачулану йөрәк-кан тамырлары авыруларына китерергә мөмкин» дип әйтелә (Journal of Medicine and Life).

 Дусларың. Изге Язмаларда болай диелә: «Күңелендә ачу саклаган кеше белән дуслашма, үчле кеше белән аралашма» (Гыйбрәтле сүзләр 22:24). Син тиз кызып китүчән икән, кешеләрнең үзеңнән читләшүенә гаҗәпләнәсе юк. «Үз ачуыңны тыярга өйрәнмәсәң,— дип әйтә Жасмин исемле кыз,— син якын дуслыкның ни икәнен белмәссең».

 Репутацияң. «Үзеңне кулда тота алмыйсың икән,— дип әйтә 17 яшьлек Итан,— башкалар моны белер, һәм бу аларның синең турында нинди фикердә булачакларына тәэсир итәр». Үзеңә мондый сорау бир: мин башкаларның үземне нинди кеше буларак белүләрен телим — тынычлык урнаштыручы буларакмы я тиз кызып китә торган кеше буларакмы? Изге Язмаларда болай диелә: «Сабыр кеше акылга бай булыр, ә дуамал кеше күп ахмаклыклар эшләр» (Гыйбрәтле сүзләр 14:29).

Бер кемнең дә тиз кызып китә торган кеше янында буласы килми

 Син нәрсә эшли аласың?

 Аста китерелгән Изге Язмалардагы шигырьләрне һәм яшьтәшләреңнең сүзләрен карап чык, шулай ук китерелгән сораулар турында уйлан.

  •   Гыйбрәтле сүзләр 29:22: «Ачулы кеше ызгыш-талаш чыгарыр; дуамал кеше күп гөнаһлар эшләр».

     «Яшүсмер чагымда миңа үз ачуымны тыярга бик авыр иде. Әти ягыннан туганнарымның да холыклары шундый ук. Без моны гаиләбезнең геннары дип атыйбыз. Безнең ачуыбыз тиз кузгала!» (Керри).

     Мин тиз кызып китәмме? Яхшы сыйфатларым үземнең казанышым дип уйлыйм икән, начар сыйфатларым өчен геннарымны гаепләү акыллы булыр идеме?

  •   Гыйбрәтле сүзләр 15:1: «Йомшак җавап ярсуны басар, мәсхәрәле сүз исә ачуны кузгатыр».

     «Иң мөһиме — үзеңнең хис-тойгыларыңны кулда тотарга өйрәнү. Юаш булу сыйфатын һәм бар нәрсәгә уңай караш үстерсәң, син үзеңне кулда тота алырсың» (Дарил).

     Берәрсе ачуымны чыгарганда, ни өчен аңа ничек җавап кайтарганым мөһим?

  •   Гыйбрәтле сүзләр 26:20: «Утын бетсә, ут сүнәр».

     «Мин тыныч кына җавап биргәндә, еш кына башка кешенең ачуы басыла, һәм без хис-тойгыларга бирелмичә генә сөйләшә алабыз» (Жасмин).

     Мин сүзләрем һәм эшләрем белән ничек утка май өсти алам?

  •   Гыйбрәтле сүзләр 22:3: «Акыллы кеше, бәла-каза якынлашуын абайлап, читкә тайпылыр, тәҗрибәсез кеше исә бәла эченә ташланып, михнәткә дучар булыр».

     «Кайчак миңа йөреп килеп, булган хәл турында уйларга кирәк. Шуннан соң, тынычлангач, мин киеренкелекне хәл итә алам» (Гэри).

     Киеренке хәлне кайчан калдыру яхшы булыр иде? Һәм моны, башка кешенең син аны санга сукмыйсың дигән фикере тумасын өчен, ничек эшләргә?

  •   Ягъкуб 3:2: «Барыбыз да еш кына абына».

     «Без хаталарыбыз өчен үкенергә тиеш, әмма шулай ук алардан өйрәнергә дә кирәк. Егылгач, безгә торырга һәм икенче тапкыр дөрес эш итәргә тәвәккәл булырга кирәк» (Керри).

 Киңәш. Максат куй. Берникадәр вакыт, мәсәлән бер ай, дәвамында ачуыңны тыярга карар ит. Көндәлеккә ирешкән уңышларыңны язып бар.