Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Оялчанлыгымны ничек җиңәргә?

Оялчанлыгымны ничек җиңәргә?

 Начар ягы: оялчанлык аркасында яхшы дуслыкны һәм кызыклы вакыйгаларны кулдан ычкындырып була.

 Яхшы ягы: оялчан булу һәрвакыт начар түгел. Бу сыйфат уйлап әйтергә, игътибарлырак булырга һәм, башкалар сөйләгәндә, аларны тыңлый белергә булыша.

 Өмет чаткысы: оялчан булсаң, бу син шундый мәңге булырсың дигән сүз түгел. Син оялчанлыкның тормышыңа никадәр тәэсир итәчәген контрольдә тота аласың. Бу мәкаләдә моңа кагылышлы киңәшләр карала.

 Үз куркуларыңны аңларга тырыш

 Сине берәр кеше белән йөзгә-йөз сөйләшергә кирәк дигән фикер генә инде куркыта ала. Нәтиҗәдә син үзеңне караңгы бүлмәдә ялгыз утыргандай хис итә аласың. Коточкыч хәл. Ләкин үз куркуларыңны аңларга тырышсаң, бу ут кабызгандай булыр: син куркулар нигезсез икәнен күрерсең. Өч мисал карап чыгыйк:

  •   1 нче курку: «Мин нәрсә турында сөйләшергә икәнен белмим».

     Факт: кешеләр күбрәк син сөйләгәнне түгел, ә бу аларда нинди хисләр тудырганын хәтерли. Кешеләрне игътибар белән тыңлап, аларның әйткәннәре белән эчкерсез кызыксынып, син үз куркуыңны контрольдә тота аласың.

     Уйланыр өчен: сиңа нинди дус ошый: һәрчак нәрсәдер сөйли торган такылдыкмы я тыңлый белгән кешеме?

  •   2 нче курку: «Кешеләргә минем белән күңелсез».

     Факт: син оялчанмы, юкмы, кешеләрнең барыбер синең турында ниндидер фикере туар. Куркуыңны контрольгә алсаң һәм кешеләргә үзең белән танышырга мөмкинлек бирсәң, син аларга үзең турында яхшырак фикердә булырга ярдәм итәрсең.

     Уйланыр өчен: һәркем сиңа тискәре карый дип уйлыйсың икән, син аларны нахакка гаеплисең булып чыкмыймы?

  •   3 нче курку: «Берәр нәрсә дөрес әйтмәсәм, мин югалып калырмын».

     Факт: кайчак барыбыз да берәр нәрсә дөрес әйтмәскә мөмкин. Андый хаталар синең үзеңне кимчелексез дип санамаганыңны күрсәтә. Моны истә тоту сиңа куркуыңны җиңәргә булышыр.

     Уйланыр өчен: сиңа үзләрен кимчелексез дип санамаучы кешеләр белән аралашу әллә ошамыймы?

 Син беләсеңме? Кайбер кешеләр телефон аша башкаларга күп хәбәрләр җибәрә һәм шуңа күрә үзләрен оялчан дип уйламый. Ләкин чын дуслык кешеләр белән йөзгә-йөз сөйләшкәндә барлыкка килә. Психолог һәм социолог Шерри Тёркл болай дип яза: «Бер-беребезнең йөзен күргәндә һәм бер-беребезнең тавышын ишеткәндә, без бер-беребезгә чын мәгънәдә якынлашабыз» a.

Үз куркуыңны контрольдә тотсаң, кешеләр белән йөзгә-йөз аралашу алай ук куркыныч түгел икәнен күрерсең

 Эш итү планы

  •   Чагыштырма. Сиңа бик аралашучан экстраверт булып китәсе юк. Максатың — дуслыкны һәм кызыклы вакыйгаларны кулдан ычкындырмас өчен, оялчанлыгыңны җиңү.

     «Сиңа озак-озак сөйләшергә һәм бик аралашучан булырга кирәк түгел. Нибары яңа кеше белән танышып ал һәм берничә гади сорау бир» (Алиша).

     Изге Язмалардагы принцип: «Һәркем үз эшләрен сынасын, шул чакта ул үз эшләренә шатланачак. Ул үзен башка берәү белән чагыштырмасын» (Гәләтиялеләргә 6:4).

  •   Күзәтүчән бул. Аралашучан кешеләрне күзәтеп, аларның башкалар белән ничек аралашуына игътибар ит. Аларның тәртибендә нинди уңай һәм нинди тискәре яклары бар? Син алардан нәрсәгә өйрәнергә теләр идең?

     «Башкалар белән җиңел дуслашып китә алган кешеләрне күзәт. Алар, берәрсен беренче тапкыр күргәндә, нәрсә эшли һәм нәрсә әйтә икәненә игътибар ит» (Арэн).

     Изге Язмалардагы принцип: «Тимер тимерне кайраган кебек, кеше дә үз дустын үткен итә» (Гыйбрәтле сүзләр 27:17).

  •   Сораулар бир. Кешеләр, гадәттә, төрле сораулар буенча үз фикерләрен әйтергә ярата. Шуңа күрә сораулар бирү — сөйләшүне башлар өчен яхшы ысул. Моның ярдәмендә кеше үз игътибарын сиңа түгел, ә син биргән сорауга туплый.

     «Алдан әзерләнү борчу хисен киметә ала. Берәрсе белән очрашыр алдыннан берничә тема я сорауны әзерләп була. Бу стрессны киметергә булышыр» (Элана).

     Изге Язмалардагы принцип: «Үзегез турында гына түгел, ә башкалар турында да уйлап яшәгез» (Филипиялеләргә 2:4).

a «Reclaiming Conversation» дигән китаптан.