Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Изге Язмалар миңа ничек ярдәм итә ала? 1 нче өлеш. Изге Язмалар битләре буенча сәяхәт

Изге Язмалар миңа ничек ярдәм итә ала? 1 нче өлеш. Изге Язмалар битләре буенча сәяхәт

 «Мин Изге Язмаларны укырга тырышкан идем, әмма аны тулысынча укып чыкканым булмады, ул шундый зур!» (Брайан, 15 яшь).

 Син дә шулай уйлыйсыңмы? Шулай булса, бу мәкалә нәкъ синең өчен!

 Ни өчен Изге Язмаларны укырга кирәк?

 Кайберәүләр өчен Изге Язмаларны уку кызыксыз нәрсә итеп тоела. Синең очракта та шулай булса, бу аңлашыла. Бәлки, син Изге Язмаларны кечкенә шрифтлы, меңләгән битле рәсемсез китап дип саныйсыңдыр. Ә менә телевидениебез белән видеороликларны карау чыннан да кызыклы нәрсә дип исәплисеңдер!

 Әмма шуның турында уйлап кара: әгәр дә син борынгы зур хәзинә сандыгы тапкан булсаң, аның эчендә нәрсә сакланганын әллә беләсең килмәс идеме?

 Изге Язмалар — асылташлар белән тулы хәзинәләр сандыгы ул. Аның эчендә сакланган күп-күп зирәклек асылташлары сиңа:

  •   акыллы карарлар кабул итәргә...

  •   әти-әниең белән яхшы мөнәсәбәтләрдә булырга...

  •   яхшы дусларга ия булырга...

  •   стрессны кичереп чыгарга булышыр.

 Әмма ничек андый борынгы китап безнең көннәрдә дә кулланырлык була ала? Чөнки «бар Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган» (2 Тимутигә 3:16). Башка сүзләр белән әйткәндә, Изге Язмаларның Авторы иң яхшы киңәшләр бирә ала.

Изге Язмалар — асылташлар белән тулы хәзинә сандыгы ул

 Изге Язмаларны ничек укырга?

 Беренче ысул — Изге Язмаларны баштан ахырга кадәр уку. Шулай укып, син Изге Язмаларның төп хәбәренә төшенерсең. Изге Язмаларны төрлечә укып була. Мәсәлән:

  •    Изге Язмаларның 66 китабын бер-бер артлы — Яратылыштан алып Ачылышка кадәр уку.

  •    Изге Язмаларны хронологик тәртиптә, ягъни хәл-вакыйгаларның барышын бер-бер артлы укып бару.

 Киңәш. «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең А7 кушымтасында Гайсә пәйгамбәрнең җирдәге тормышындагы төп вакыйгалар хронологик тәртиптә китерелә.

 Икенче ысул — Изге Язмаларның хәзерге хәл-шартларыңа туры килгән берәр өзеген сайлап уку. Мәсәлән:

  •   Син ышанычлы дуслар эзлисең, ди. Шулай булса, Йонафан белән Давыт турындагы хикәяне укы (1 Ишмуил китабы, 18—20 нче бүлекләр). Шуннан соң «Яхшы дусларны ничек табарга?» дигән йөкләмә үтәп, үзең өчен файдалы сабаклар ал.

  •   Вәсвәсәгә каршы торырлык көчкә ия булырга телисең, ди. Шулай булса, вәсвәсәгә каршы торган Йосыф турындагы хикәяне укы (Яратылыш китабы, 39 нчы бүлек). Аннары «Вәсвәсәләргә ничек каршы торырга? Йосыф (1 нче өлеш)» һәм «Ялган нигезендә гаепләнә. Йосыф (2 нче өлеш)» дигән йөкләмәләрне үтәп, үзең өчен файдалы сабаклар ал.

  •   Дога кылуның файдасы турында белергә телисең, ди. Шулай булса, Никами турындагы хикәяне укы (Никами китабы, 2 нче бүлек). Шуннан соң «Аллаһы аның догасына җавап биргән» дигән йөкләмәне үтәп, үзең өчен файдалы сабаклар ал.

 Киңәш. Изге Язмаларны тыныч урында укырга тырыш. Шулчакта сиңа игътибарыңны туплау авыр булмас.

 Өченче ысул — башта берәр өзекне я мәдхияне уку, ә аннары укыганны тормышта ничек кулланырга икәне турында уйлану. Укыганнан соң мондый сораулар биреп була:

  •   Ни өчен Йәһвә бу өзекне Изге Язмаларга кертергә булган?

  •   Бу өзек Йәһвә һәм аның эш-гамәлләре турында нәрсә ачыклый?

  •   Укыганны тормышымда ничек кулланып була?

 Киңәш. «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең өйрәнү өчен басмасындагы медиаматериалны, карталарны һәм башка үзенчәлекләрне куллану Изге Язмалар укуыңны күпкә файдалырак итәчәк.