Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Әти-әнием урнаштырган кагыйдәләр турында ничек сөйләшергә?

Әти-әнием урнаштырган кагыйдәләр турында ничек сөйләшергә?

 «Әти-әнием урнаштырган кагыйдәләр мин 15 яшьтәге яшүсмер булган чакта туры килә иде, ләкин мин инде 19 яшькә җиттем, алар минем ирегемне чикли» (Сильвия).

 Сильвиянең хәле синекенә охшаш булса, шушы мәкаләдәге киңәшләр сиңа әти-әниең белән уртак тел табарга булышыр.

 Нәрсә белү мөһим?

 Әти-әниең белән кагыйдәләр турында сөйләшергә ашыкма, башта менә нәрсә турында уйлап кара:

  •  Дөньяда таләпләр булмаса, тәртипсезлек булыр иде. Машиналар йөргән зур юлны күз алдыңа китереп кара. Юлда юл билгеләре, светофорлар булмаган булса һәм тизлек чикләнмәгән булса, ни булыр иде? Өй кагыйдәләре юл хәрәкәте кагыйдәләре сыман: алар тәртип саклый.

  •  Әти-әниең кагыйдәләр урнаштырса, димәк, сине ярата. Ә инде урнаштырмаса, димәк, сине бик үк кадерләми. Шулай булган булса, алар үзләрен ата-ана дип атарлык хәлдә булыр идеме?!

 СЕЗ БЕЛӘСЕЗМЕ? Әти-әниең дә кагыйдәләргә буйсына! Ышанмасаң, Яратылыш 2:24; Канун 6:6, 7; Эфеслеләргә 6:4 не һәм 1 Тимутигә 5:8 не укы.

 Боларның барысына карамастан әти-әниеңнең кагыйдәләрен гаделсез дип тапсаң, нишләргә?

 Нәрсә эшләп була?

 Алар белән сөйләшергә ашыкма, башта менә нәрсә турында уйлап кара. Син әти-әниеңнең кагыйдәләрен еш бозасыңмы? Еш бозсаң, «ирегем чикләнә» дип зарлану акыллы булмастыр. «Әти-әниемнең ышанычын ничек яуларга?» дигән мәкаләне укып чыксаң, яхшы булыр.

 Ә инде бозганың булмаса, әйтәсе сүзләреңне алдан уйла. Сүзләреңне хәтта язып куеп була. Бу адым сиңа ирек сорау акыллымы, юкмы икәнен күрергә булышыр. Шуннан соң әти-әниеңә алар белән сөйләшергә теләгәнең турында әйт: алар уңайлы вакыт һәм уңайлы урын сайласыннар. Әти-әниең белән сөйләшү вакыты җиткәч, боларны онытма:

 Әдәпле бул. «Каты сүз ачуны кузгата»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Гыйбрәтле сүзләр 15:1). Шуңа күрә әти-әниеңә каты сүз әйтә күрмә: алар белән бәхәсләшсәң я «ирегемне чиклисез» дип зарлансаң, яхшы сөйләшү килеп чыкмас.

 «Әти-әниемә хөрмәт күрсәткән саен, алар да миңа хөрмәт күрсәтәләр. Бер-береңне хөрмәт итсәң, уртак тел табу җиңел» (Бьянка, 19 яшь).

 Тыңла. Инҗилдә «тыңларга әзер бул[ырга], сөйләргә һәм ярсырга... ашыкмас[ка]» киңәш ителә (Ягъкуб 1:19). Шунсын истә тоту мөһим: син әти-әниең алдында нотык сөйләмисең, син алар белән сөйләшәсәң генә.

 «Үскән саен без үзебезне әти-әнидән акыллырак дип саныйбыз, әмма бу чынында алай түгел. Аларның киңәшләренә колак салсак, яхшырак булмасмы?» (Деван, 20 яшь).

 Әти-әниеңнең хәленә керә бел. Аларны аңларга тырыш. Изге Язмалардагы «үзегез турында гына түгел, ә башкалар [синең очрагыңда — әти-әниең] турында да уйлап яшәгез» дигән киңәш буенча эш итеп кара (Филипиялеләргә 2:4).

Синеңчә нинди адым сине максатыңа якынлаштырыр?

 «Мин гел әти-әниемне дошман итеп санадым, алар минем өчен дусларым булмады. Ләкин үскәч мин аңладым: мин яхшы кеше булырга өйрәнгәндә, алар яхшы әти-әни булырга өйрәнде. Нәрсә генә эшләгән булсалар да, алар яратудан чыгып эшли иде» (Йошуа, 21 яшь).

 Мәсьәләне чишү юлларын тәкъдим ит. Әйтик, син дусларың белән кич үткәрергә җыенасың, ди. Анда барып җитәр өчен, сиңа машина белән бер сәгать барырга туры килер. Шуңа күрә әти-әниең ризалыкларын бирми. Аларны аңларга тырыш: алар юл аркасында борчыламы? Я синең кичәгә баруыңны теләмиме?

  •   Юл аркасында борчылсалар, син ышанычлы машина йөртүче дустың белән бара алмас идеңме?

  •   Ә инде кичәгә баруыңны теләмәсә, син кемнәрнең барганнарын һәм олылар арасыннан кем булачагын әйтеп, әти-әниеңне тынычландыра алмас идеңме?

 Әти-әниең белән әдәпле генә сөйләш һәм аларны игътибар белән тыңла. «Әтиеңне һәм әниеңне хөрмәт» итүең сүзләреңдә һәм эш-гамәлләреңдә чагылып торсын (Эфеслеләргә 6:2, 3). Алар үз фикерен үзгәртерме, үзгәртмәсме — билгесез. Шулай да...

 Әти-әниеңнең карары белән исәпләш. Бу адымны мөһим дип санамыйлар, әмма нәкъ ул сине максатыңа якынлаштырыр. Теләгең тормышка ашмаганда әти-әниең белән бәхәсләшсәң, киләсе тапкыр сиңа максатыңа ирешү авыррак булыр. Ләкин теләп буйсынсаң, бәлки, алар синең теләгеңне тормышка ашырыр.